Синоптиклар суык көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге турында сөйләде

Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән суыклар бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».

Июль азагы – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булса да, быел эссе һава Көнбатыш Европада гына урнашты, дип белдерде синоптик.

Димәк, Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, һава торышы көзге ёава торышына якын. «Киләсе ял көннәрендә генә бераз җылытачак», – дип өстәде Паршина.

«Татар-информ»


Фикер өстәү