Бүген «Рубин» үз кырында «Ахмат»ка каршы уйный

Бүген Казанның «Рубин» командасы үз кырында Грозныйның «Ахмат» футболчыларын кабул итә. Башкаланың Үзәк стадионында узасы очрашу кичке сәгать сигездә башлана.

Моңа кадәр ике команда үзара 37 матч уздырган. Икесе дә 11әр тапкыр җиңгән. 15 уен ничьяга тәмамланган.

Яңа сезонның беренче ике матчын казаннар Мәскәүдә уздырды. Якташларыбыз «Локомотив» белән ничьяга уйнады, «Динамо»ны исә 1:0 исәбе белән ота алды.

 

 


Фикер өстәү