Марат Әхмәтов: комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына бәйге игълан итәбез

Республикада комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, урып-җыю кампаниясендә «комбайнчыдан бик күп нәрсә тора», дип билгеләп үтте, шулай ук механизаторларның хезмәт нәтиҗәләрен кызыксындыру эшнең сыйфатын арттыра һәм урып-җыюның барышын да тизләтә, диде ул.

«Республиканың барлык хуҗалыкларында комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру чаралары эшләнүе сөендерә, әлбәттә, күпчелек районнар [муниципалитетлар] башлыклары тарафыннан шулай ук бүләкләү чаралары эшләнгән, – дип, хәбәр итте министр. – Быел да, узган еллардагы кебек, комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына республика конкурсын игълан итәбез».

Марат Әхмәтов районнары комбайнчыларның хезмәт җитештерүчәнлеген объектив исәпкә алып барырга һәм белешмәләрне вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрергә кушты.

Моннан тыш, Арча районында комбайнчыларны суктырылган ашлык күләме буенча атна саен премияләү булачак, 2 мең сумнан биш премия каралган. Урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы комбайнчыларга 10 мең сумнан 20 премия каралган.

Шулай ук суктырылган ашлык күләме буенча 2шәр мең сумлык атналык премия Балтач районында да каралган. Алдынгы машина йөртүчеләр өчен атналык премия 1 мең сум тәшкил итә.

Зәй районында 600 тонна ашлык суктырган комбайнчыларны 1 мең сумлык премия белән бүләкләүне планлаштыралар, 1200 тоннага – 1,5 мең сум, 2000 тоннага – 2,5 мең сум. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100 мең сумнан 8 премия каралган.

Урыннарда иң яхшы механизаторларны бүләкләүгә болар аерым мисаллар гына. Урып-җыю эшләрендә катнашучыларны кызыксындыруның шундыйрак чаралары Лениногорск, Ютазы районнарында, шулай ук республиканың башка муниципаль районнарында да каралган.


Фикер өстәү