Татарстан 2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре нигезендә халыкның кредит активлыгы буенча әйдәп баручы Россия төбәкләре арасына керде. Бөтен ил күләмендә 600 кредитордан мәгълүматлар җыя торган Берләштерелгән кредит бюросының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Республикада апрельдән июнь аена кадәр гомуми күләме 55,16 миллиард сум тәшкил иткән 257,79 мең кредит бирелгән. 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, бирелгән кредитлар саны – 6, кредитлау күләме 3 процентка арткан. Төбәк кредит активлыгы буенча федерация субъектлары арасында алтынчы баскычта урнашкан.
Моннан тыш, Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан кредитларның кайбер төрләре күләме үсеше буенча да лидерлар рәтендә. Кредитны кулдагы акча белән бирү күләме – 7 (220 меңнән 236 меңгә); POS-кредитның уртача күләме – 10 (30 меңнән 33 меңгә); ипотека кредитының уртача күләме, Мәскәүдәге кебек, 15 процентка (1,75 миллионнан 2,03 миллионга) арткан.
«2019 елның икенче кварталында россиялеләр гомуми күләме 2,20 триллион сум тәшкил иткән 9,58 миллион яңа кредит алган. Бирелгән кредитлар күләме – 7, кредитлау күләме 4 процентка арткан», — диелә Берләштерелгән кредит бюросы хәбәрендә.
Шул ук вакытта, кредитлау күләме буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе әйдәп барса, аларның үсеш темплары буенча Башкортстан чемпион булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat