Соңгы биш ел эчендә Татарстанда барлыгы 1704 ишегалды төзекләндерелгән. Моның өчен 5,5 миллиард сум акча тотылган. “Бердәм Россия”нең “Безнең ишегалды” проекты ярдәмендә әлеге уңышлы тәҗрибәне Татарстанның барлык шәһәрләре һәм авылларында җәелдерү күздә тотыла. Кичә “Безнең ишегалды” проектының эш төркеме әгъзасы Ольга Воронова Казанның Яңа Савин районындагы йортларның ишегалларын карап йөрде.
“2013 елдан бирле республикада бу юнәлештә күп эшләнде. Әмма халык төзекләндерү проекты буенча фикерләренең күбрәк исәпкә алынуын тели. “Бердәм Россия” ишегалларны яңача – балалар, спорт мәйданчыклары, ял зоналары булдыру нигезендә төзекләндерү турында тәкъдим белән чыкты. Хәзер без бу җәһәттән халыкның фикерен ишетү, тәкъдимнәрне карау өчен шушы территорияләргә “сәяхәт”ләр оештырабыз,” – дип аңлатып үтте Ольга Воронова.
Аның әйтүенчә, халык асылда балалар мәйданчыклары булдыруны сорый. Өстәвенә әле күпләр кече яшьтәге һәм биш яшьтән зуррак балалар өчен аерым мәйданчыклар ясарга тәкъдим итә. Шулай ук эскәмияләр, спорт мәйданчыклары кирәк. Халыкны иминлек мәсьәләләре дә борчый – алар видеокүзәтү камералары һәм коймалар урнаштырырга тели.
Депутат белән очрашуда Гаврилов, Әпсәләмов, Бондаренко урамнарындагы кайбер күп катлы йортларда яшәүчеләр төзекләндерү эшләре нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Гаврилов урамындагы 40, 40/2, 44 һәм 46 нчы йортлар өчен уртак ишегалды – Яңа Савин районында иң төзек ишегалларыннан берсе. Ольга Воронова әйтүенчә, биредә асфальт түшәмәсе алыштырылган, пандуслар урнаштырылган, балалар мәйданчыгы булдырылган. Инде 30 ел ремонт күрмәгән бу ишегалды “Савиново” иҗтимагый үзидарә территориясе откан грант, йортларның гомуми мөлкәтен арендага бирүдән кергән акча һәм шул йортларда яшәүчеләр акчасы хисабына матурландырылган.
2019 елда башкалабызда ишегалларын төзекләндерүгә барлыгы 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Быел барлыгы 290 ишегалдын тәртипкә салу каралган. Бүгенгә инде шуның 140ында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Республиканың башка шәһәрләрендә дә байтак кына йортларның ишегаллары төзекләндерелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat