Авылга хәзер бригадир кирәкми, яки “Ватсап”лы капка төбе

Моннан берничә ел элек Балтач районындагы бер авылның хуҗалык җитәкчесе: “Авылга хәзер бригадир да кирәкми. “Ватсап”та үз төркемебез бар. Бөтен эшне шуның аша кушабыз, кемгә нәрсә әйтәсе бар – шунда язабыз”, – дип гаҗәпләндергән иде.

Әле ул чакта “ватсап” шаукымы авылларга үтеп кенә керә башлаган иде. Ә бүген инде бөтен авылда – шул хәл. Менә безнең 60 хуҗалыклы авылның гына да инде өч төркеме бар (болар әле – мин кушылганнары һәм белгән­нәре генә, ышанам: алар тагын бардыр). Авылның төп төркемен оеш­тырган Ландышыбыз безне бер дә тик тотмый: әле өмәгә чакыра, әле… Менә соңгы арада гына авылда ике өмә булып үтте.

Беренчесендә мәчетнең әйләнә-тирәсен чистарттык. Үткән елларда мондый чара үтәсе булса, авылның бер яртысында – Рауза апа, икенче яртысында мин яки башка берәү, өй борынча кеше­ләрне әйдәләп, чакырып йөри идек. Быел шул төркемгә язу бе­лән дә халык шактый актив килде. Узган атнада гына Ландыш тагын бер чакыру ташлады. “Авылда чүпле өч урын бар, шул чытырманлыкларны ничек тә юк итәсе иде. Әйдәгез, бер талпынып чис­тартып алыйк әле, монда безгә яшисе”, – дигән. Дөрес, бу чакыруга санаулы гына кеше кушылды. Һәм кемнәр килгәнен шул кичне үк белдек. Ландышыбыз, иренми­чә, катнашучыларның һәр­кайсын фотога төшергән һәм, рәхмәтен язып, авыл урамнары көлеп тора, дигән мәгълүмат та урнаштырды. Сүз тыңлап, үз эшләрен читкә куеп килүчеләр­нең дә күңеле булгандыр. Ни дисәң дә, мондый өмәләр эштән соң оештырыла, авылда кичен дә һәр хуҗалыкта эш бетми.

Күршебез Ришат быел көтү төр­кеме булдырды. И-и, бу төр­кем­нең кирәклеге, моңарчы ничек берсенең дә башына килмә­гән, диештек. “Бүген көтү иртәрәк кайта”, – дип тә язалар, “Көн буе яң­гыр койды, көтүчеләр, сез исән­ме?” – дип тә, “Кайтыгыз инде”, – дип тә язабыз. Бер чорда, электр “көтүче” кирәкме, дип тә бәхәслә­шеп алдык… Иң кирәге: кемнең сыеры үгез сорый, көтү­челәр, шалт, фотосын төшерәләр дә “элеп куялар”. Хуҗасы, үз сыерын танып, инде көтү кайтышка орлык салдыручыны чакырып куя (авыл кешесе өчен бу бик мөһим, белми калсаң, тагын бер срок көтәргә, буазландыру срогы күчәргә мөмкин).

Әле тагын күрше Биктәш авылы белән берлектә (ике авылның сөтен бергә җыялар) сөт тапшыручылар төркеме дә бар. Монысы үткән елларда ук булган, мин быел гына кушылдым. Шулай ук рәхәт. Хуҗалыкта эшләүче кеше булмагач, еш кына сөт акчасы биргәннәрен белми кала идек, хәзер шунда язалар. Яки төрле сәбәп белән сөтне иртәрәк яки соңрак җыярга мөмкин – анысын да алдан хәбәр итәләр. Сирәк кенә булса да, сөтләр ачыган яки антибиотик чыкты дип тә “сөендерә­ләр”. Барыбер белеп тору зыянга түгел.

Дүрт авылга уртак авыл җир­леге төркеме дә бар әле. Анысында җирлек башлыгы шулай ук кирәкле рәсми белдерү, яңалык, хәбәрләрне җиткереп бара. Алдагы елларда: “Зиратларда өмә була”, – дип хат җибәрәләр иде, хә­зер шушы төркемгә генә язалар. Электр, газ бирү туктатылып тора, су трассасы тишелгән, суны ябачаклар, запас туплап калыгыз, дип тә кисәтәләр. Бу төркемгә әле хуҗалык агрономнары кайсы вакытта басуларга агу сиптерә­чәкләрен дә яза.

Менә шулай, авылга тагын бер заман чире иярде. Шактый йо­гыш­лы чир. Ничә еллар биреш­мәскә тырышып, гади кесә телефонын сөйләшү, хәбәрләшү чарасы буларак кына кулланган идем, юк, менә шушындый кирәкле хәбәрләрне белү өчен бик тә хаҗәт булып чыкты заманчарагы.

Шушы берничә төркемне бер кат күздән кичереп чыксаң да, капка төбенә чыгып торасы юк, шактый яңалыктан хәбәрдар бу­ла­сың. Әй, авылларда инде болай да капка төбендә кич утыру дигән әйбер күптән бетте. Очрашсак, шул көтү каршында гына хәл-әхвәл алыша идек.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү