Мамадыш районында милләтебезнең тарихын барлауга, гореф-гадәтләребезне яңартуга багышланган олуг вакыйга – “Кирмән җыены” узды. Район хакимияте һәм районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган бу җыенга Казаннан, Чаллыдан, шулай ук башка шәһәр, районнардан бик күп кунаклар кайткан иде.
Тарихтан билгеле булганча, Кирмәнчек шәһәре урыс елъязмаларында беренче мәртәбә 1397, 1399 елларда ук урыс ушкуйникларының Кирмәнчек шәһәрен яндырып, тар-мар итүләре уңаеннан искә алына. Профессор Фаяз Хуҗин әйтүенчә, димәк, Кирмәнчек бай шәһәр булган. Юкса Бөек Новгородтан ук бирегә килеп йөрмәсләр иде.
– Кирмәнчек шәһәре, ул урнашкан биек тау астыннан агып чыккан бик күп төрле минераль матдәләргә бай җиде чишмә, янәшәдәге Ханнар зираты – чынлап та, бик тә изге урыннар бит бу. Ә Кирмәнчек шәһәренә килгәндә, 1992–1993 елларда биредә казу эшләре алып барганда шактый табылдыкларга юлыксак та, без Алтын Урда чорына караган әйберләр тапмадык диярлек, – дип сөйли галим. – Безнеңчә, Кирмәнчек, Грахань (хәзер бу авылда урыслар яши, ә кайчандыр анда Сафагәрәй ханның җәй көне гаиләсе белән ял итү урыны булган дип фаразлана – Л.Ф.), шулай ук Мамадыш шәһәре тирәләренә (ул урыннар әле җентекләп өйрәнүне көтә) болгарлар Х гасырда ук килеп урнашкан булырга тиеш. Ә “Омар хәзинәсе” (Омар авылы да Урта Кирмән авылыннан ерак түгел) дип йөртелүче урында табылган бронза урак исә таш гасырына, ягъни безнең эрага кадәр булган чорга ук карый. 2000 еллар башында ун ел буена Кирмәнчек шәһәре урынында минем шәкертем, хәзер КФУ филиалы – Алабуга педагогия университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев җитәкчелегендәге студентлар, казу эшләре алып барып, җимерелгән шәһәрчек урынына, район хакимияте ярдәме белән бергәләп, үзенчәлекле һәйкәл куйдылар. Тау башындагы ул һәйкәл Казан – Чаллы юлыннан йөрүчеләргә бик әйбәт күренеп тора.
Төрле риваятьләргә караганда, әлеге үзәнлектә – чишмәләр янында җәйге резеденцияләре Гәрәйханга (Граханьга) барышлый Сөембикә-ханбикә дә тукталып ял итә, чишмәләрнең сихәтле суын эчә торган булган. Риваятьнең мондые да бар: сөекле ире Сафагәрәй һәлак булганнан соң, Сөембикә, бирегә килеп, бик озак елаган, шул урында тагын бер чишмә тибеп чыккан, имеш. Халык аңа Күз яше чишмәсе (хәзер ул Күз чишмәсе дип йөртелә һәм күзгә бик файдалы диләр) дип исем биргән. Шул сәбәпле оештыручылар “Кирмән җыены”н ике өлешкә бүлеп, беренче өлешен – “Сөембикә эзләреннән”, икенчесен “Асылыма кайтам” дип атаганнар.
Биредәге барча халыкның өйлә намазын бергәләп укуы һәм Кирмәнчек шәһәрен саклаганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылуы Җыенга килүчеләрне аеруча берләштерде. Урта Кирмән авылы мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин (ул укучыларыбызга бу урыннарның тарихын яктырту буенча яхшы таныш) катнашында авыл үзешчәннәре әзерләгән, XIV гасырда барган орышларны, Сөембикә-ханбикәбезнең биредә елау күренешләрен гәүдәләндергән театрлаштырылган тамаша күңелләрне аеруча тетрәндерде. Район “Ак калфак” оешмасының гаҗәеп нечкә күңелле, акыллы һәм оештыру сәләте ташып торган җитәкчесе Рузалия Ибраһимова кул астындагы Көек-Комазан, Мамадыш шәһәре, Югары Сон, Көмеш күл, Дусай авылларыннан килгән аккалфаклылар, төрле урыннарда җырлы-биюле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, бар халыкны (иганәчеләр ярдәме белән) шушында ук пешерелгән пылау һәм өйләреннән үзләре әзерләп килгән тәм-томнар белән сыйладылар.
– Бу хикмәтле – күңелләрне әллә нишләтә торган урынга без аккалфаклылар белән инде берничә ел йөрибез, – дип сөенечен уртаклашты бу уңайдан Рузалия Ибраһимова. – Башта ел саен килеп, чишмәләрне чистарттык. Узган ел исә үзебезнең җыен формасында үткәрдек. Быел инде, шөкер, бу эшне оештыруга район хакимияте һәм район Туган якны өйрәнү музее да алынды.
– Без Болгар, Биләр, Җүкәтау, Сувар шәһәрләре турында шактый беләбез, ул урыннарга халык та агылып йөри. Ә безнең Кирмәнчек шәһәребезнең тарихы әһәмияте ягыннан алардан киммени? – ди музейның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова, шатлыгын яшерә алмыйча. – Ә бездәге кебек Ханнар зираты тагын кайда бар? Киләчәктә аңа да игътибар артыр дип ышанам. Ә җиде – һәммәсенең үз исеме һәм шул исемдәге авыруларга сихәте булган Изге чишмәбез дә аерым игътибарга лаек бит. Аның янына Казан – Чаллы юлыннан йөрүчеләр еш туктый, тәмле һәм файдалы суын авыз итеп, үзе белән алып китә. Шуңа да мин бүген аеруча бәхетле: күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – меңгә якын халык катнашында уза җыеныбыз. Алла боерса, без “Кирмән җыены”н ел саен уздырырга планлаштырабыз һәм алдан ук бар халыкны шунда чакырып калабыз!
Люция Фаршатова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat