Зилә бакчага барамы? Ана назы балага ашау-эчү кебек кирәк

Газетаның бу язмасына теманы “баш мие штурмы” ысулы белән эшкәртү, проблеманың үткен кырларын һәм почмакларын ачыклау өчен, “ватсап”тагы төркемгә тапшырдым. Проблеманы игълан итүгә, төркем җанланды. Тормыш тәҗрибә­сен туплаган стажлы педагоглар, инде оныкларын үстерүче буын (араларында башкалада балалар бакчасын җитәкләгән ханым да бар) йөрәк аша уз­дырган фикерләре һәм хисләре белән уртаклаша башлады.

Тема исә яшьләр һәм аларның тормыштагы мөмкинлекләре белән бәйле иде. Озак еллар мәктәптә эш­ләгәннән соң, тагын бер югары белем алып, башка тармакка күчүче­ләр дә булганлыктан, “ватсап” проб­лема­ның төрле катламнарын ача һәм тәкъдим итә башлады. Менә Чал­лы педагогы шә­һәрдә бик күп эш урыннары булдырылуын, әмма яшьләрнең, заводларга килмичә, стажларын кайгыртмыйча, үз эш­ләрен ачып, үзләренә үзләре эшләп көн күрергә тырышуларын искәртә.

Чынлап та, мәшгульлек үзәклә­рендә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә ва­кансияләр күп, тик алар белән кызыксынучылар аз. Сәбәбе бик гади: вакансияле урыннарда гадәттә яшьләрне канәгатьләндерерлек, тигез җирдә тормыш корып, яшәп китәрлек түләмиләр. Шуңа күрә “кешегә эш юк һәм эшләргә кеше юк” дигән капма-каршы полюслы проблема бөтен Россиягә хас ул.

Балалар бакчасын җитәкләгән ханым позитив хәбәр белән уртаклаша: 1 сен­тябрьгә кадәр Татарстанда 30 балалар бакчасы ачылачак, аларда ясле төркемнәре булдырылып, балаларны яшь ярымнан махсус белемле тәрбиячеләр кулына биреп буласын әйтә. “Демография” илкүләм проекты республикада менә шулай уңышлы тормышка ашырыла икән. Федераль программаларны безнең җитәкчелек 101 процентка һәм уңышлы файдалана, монысын без беләбез. Хәер, “Демография” проектына бездә 5 миллиард сум бүленгән булса, шуның бары тик 944 миллион сумы гына – федераль бюджет өлеше. Проектның калган өлешен республика үз көче белән тартып бара. Бу елның 6 аенда гына да 279 миллиард сумнан артык акчаның Мәскәүгә озатылуын исәпкә алсак (федераль үзәккә тулысынча күчкән файдалы казылмалар салымы гына да – 190 миллиард сумнан артык), үзәк төбәкләргә илкүләм проектлар өчен бик аз тамыза, дигән тәэсир кала калуын. Шуңа карамастан, Татарстан 2022 елга 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге барлык балаларга да мәк­тәпкәчә белем бирү мөмкинлеге тудырачак һәм 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче әниләргә эшләү мөм­кинлеге бирәчәк.

Әнә “ватсап” та шатлана: кредитка баткан әниләр эшли алачак, ди. Менә бу шатлыклы хәбәрне мин субъектив акылым аша сөзеп үткәрәм дә, гафу итегез, анда ике төрле шом күрәм: беренчесе – яшьләрнең кредитка батуы, икенчесе – күкрәк баласын (ике яшькә кадәр бала әни сөтеннән аерылырга тиеш түгел әле), җылы әни кочагыннан аерып, бакчага илтү. Ипотека кредиты бирү фатирлы булуны җиңе­ләйтми, ә авырайта гына, дигән нәтиҗәне калькулятор ярдәмендә исәпләп, без күптән түгел генә игълан иткән идек. Һәм газета хәбәрчесе һәр яшь гаиләгә, бала туарга якынча өч ай кала, сатып алу шарты белән арендалана торган фатир ачкычы тоттырылуын, дәүләтнең фатир бәя­сенең тотрыклы һәм процентлап үсми торган булуын гарантия­ләвен теләр иде. Менә шундый фатирда яшь әнинең кимендә өч яшькә ка­дәр баласын үзе тәрбия­ләвенә иреш­­сәк тә, начар булмас иде.

Галимнәр хәзер беравыздан әй­теп тора бит: ана назы балага ашау-эчү инстинкты кебек үк мөһим. Шул җитмәгәндә, балада психик тайпылышлар башлана, мәрхә­мәтсезлек, рәхимсезлек кебек сыйфатлар барлыкка килә. Яшьләр арасында бүген күзәтелә торган явызлык спирале бөтерелү балаларның ана җылы­сыннан бик иртә мәхрүм ителүеннән түгел микән? Дөрес, Голландиядә бакча яше булып 0дән 4 яшькә ка­дәрле чор исәпләнә, 4 яшьтә нарасыйлар инде мәктәпкә йөри башлый. Мондый иртә өлгерү һич кенә дә уңышлы үрнәк түгел дип саныйм. Шуңа күрә феминист­каларның мине өзгәләп ташларга теләя­чәген аңла­ган хәлдә игълан итәм: хатын-кыз­ның ир-ат белән тигезлеге булырга тиеш түгел. Гүзәл затлар бала тудырудагы фидакарьлекләре өчен генә булса да өстенрәк бәяләнергә тиеш­ләр. Аларга өч яшькә кадәр бала тәрбияләгән чор өчен стаж язылып, пенсия баллары өстәлергә, ярыйсы гына пособие түләнергә тиеш.

Шуңа күрә Владимир Путин “туры элем­тә”дә игълан иткән өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче аналарга акча түләү идея­сенең оператив рәвештә тормышка аша башлавына мин ясле төркемнәре ачылуга караганда күбрәк сөенәм. Менә шул посо­биенең күләмен арттырасы, әниләрне матди тормышны яхшырту өчен карьера ясау мәшәкатеннән азат итәсе иде.

Балалар бакчалары белән агымдагы вазгыять исә хәзергә менә мондый. Безнең күршедә 3 яшен тутырып килүче Зилә исемле сабый яши. Әнисе – югары белемле табибә, әтисе энергетика тармагында көч түгә, икесе дә шәһәрдә, дөнья куу һәм карье­ра белән мәшгульләр. Һәр җомгада яисә шимбәдә, затлы япон машинасына утырып, алар авылга балалары янына ашыга. Бик акыллы әби һәм бабай тәрбиясендә яшәгән нарасый бала атна ахырында бер тапкыр чын сөенү белән сөенә, якшәмбе кичендә нәүмизләнә. Әти­гә һәм әнигә ияреп, шәһәргә китәм дип, әйберләрен җыя да аларны моңсуланып озатып кала. Марат Кәбиров язган теге вазгыять шулай атна саен кабатлана: әби белән бабай – кешелекле һәм ярдәмчел, бик яхшы кешеләр, әмма балага алар түгел, әни кирәк. Әнисе янында яшәргә күчү өчен, Зилә балалар бакчасына чиратта тора. Вәләкин чират балага өч яшь тулгач та елмаймый икән әле. Идеаль вазгыятьне мин менә болайрак күз алдына китерәм: әни эштән кайтканчы, сабый өйдә әби белән утыра. Әмма әби-бабай институ­тының мондый идеаль вариантын без күптән оныттык шул инде. Пенсия яшен күтәреп тә, ба­лаларның әби белән үсү мөмкин­леген чикләделәр бит хәзер. Пенсия реформасы берничә ел элек үткә­релсә, Зилә әни назыннан гына тү­гел, әби кайгыртуыннан да мәхрүм булыр иде. “Ватсап” дулкынында хәбәрләшү тормыш турында менә шундый уйлануларга этәрде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү