«Сәламәтлек саклау» проектына алдагы өч елга 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына алдагы өч елга 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга «Сәламәтлек саклау», «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Сәламәтлек саклау», «Демография» илкүләм проектларының төп бурычы – гомер озынлыгын арттыру, халыкның үлемен киметү. Министр “Сәламәтлек саклау” проектына каралган 7 миллиард сумның 72 проценты республикага федераль бюджеттан килүен билгеләп узды. “Проектларны финанслау күләме артуы мәҗбүри медицина иминияте фонды хисабына да ирешелде”, — диде Марат Садыйков.

Проект кысаларында 2024 елда ямаш шештән үлемне 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү ниятләнә.

  • “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты дүрт юнәлешне үз эченә ала: “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын арттыру”, “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш”, “Онкологик авыруларга каршы көрәш”, “Балалар сәламәтлек саклау тармагын үстерү”.

Фикер өстәү