Тормышта әллә нинди могҗизалар, ышанулар, юрап китерүләр бар. Ә менә Казанда яшәүче Сәлимә Насыйрова үзенә алты ел саен килгән кайгыны нәрсә дип тә аңлатырга белми.
– Мин күргән хәсрәтләрне башка кешегә кичерергә язмасын! Газиз балаңны югалтуның ни икәнен белми яшәсеннәр. Авыр ул! Авыру килсә, берәр даруын табып булыр иде, ә менә киткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, – ди ул. – Ә бит мин бик бәхетле гаиләдә дөньяга килдем. Әти белән әнинең бер-берсенә авыр сүз әйткәнен, хәтта начар караш ташлаганын да күреп үсмәдек. Кечкенәдән үземнең дә ике кызым, бер улым була дип хыялландым. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа шундый бәхетне насыйп итте. Тик кызларымның гомерләре генә кыска булды.
Сәлимә апа бу хакта тыныч кына сөйли дә алмый, күңеле тула. Ике баласы да, якты дөньядан китә.
– Кечкенә вакытларын уйлап куям. Алар бернигә мохтаҗ булмасын дип, көн-төн эшләдем. Әтиләре гомер буе авыру булды. Инвалидлык биргәч, эшләмәде. Ә мин исә, балаларым мохтаҗлык кичермәсен өчен, өчәр эшкә йөрдем, – дип искә ала Сәлимә апа. – Кайгылы вакыйгалар моннан 12 ел элек башланды. Ул чакта олы кызыма 24 яшь иде. Бер җирем авырта дип әйтмәде, зарланмады. Тик кунакка дип чыгып киткән җиреннән исән кайтмады. Табиблар, йөрәк, диделәр. 4 яшьлек кызы ятим калды. Кияү өйләнгәч, сабый бездә яши башлады. Бу хәсрәтне ирем дә, мин дә авыр кичердек. Үзебезгә табиб ярдәме кирәк булды. Шул чакта иремә операция дә ясадылар. Көчле булырга тырыштык, кечкенә оныгыбыз белән яңадан матур уйларга күмелеп яши башладык. Тормыш үз көенә барды. Мин тагын алты елдан безгә кайгы килер дип башыма да китермәдем.
2013 елда Сәлимә апаның уртанчы кызы Люция суга батып үлә.
– Люция кияүдә түгел иде, гаилә корырга ашыкмады. Башта эш диде, аннан фатир алды. Үзе өчен яши дә алмады балам. Гел эштә булгач, бераз ял итсен дип, үзебез диңгезгә җибәрдек. Хәзер менә кайчак үкенеп тә куям – ник җибәрдек икән, ял итмичә дә яшәгән булыр иде, дибез. Әмма бернишләп тә булмый. Күрәчәкне күрмичә, гүргә кермисең, диләр бит. Нәкъ шулай. Мин моңа үзем дә инандым. Кызларым вафатыннан соң, бик озак төшенкелеккә бирелеп йөрдем. Яшисем килмәде, ашамадым. Кан анализларым начарланып беткән иде. Әмма гомерем бетмәгәч, табиблар коткарып калды. Кайчак, кызларымны уйлап, нигә мин түгел, дип тә елыйм. Әмма елап кына берни үзгәрми, – ди Сәлимә апа. – Ике кызымның үлеме арасында алты ел узгач, бу елны да котым очып көттем. Күңелемә шом керде. Гел кызлар үлгәч, күңелемне, оныгыма чират җитмәсә ярый инде, дигән курку басты. Җитмәсә, бәби дә көтә иде. Ел башыннан ук кайгырып яши башладым. Оныгым гына исән булсын, йортыбызга хәсрәт килмәсен, дип тели идем. Ә менә иремә берәр нәрсә булыр, дип уйламадым да. Рамазан авыртудан зарланмый иде. Кан басымы да әйбәт булды. Тик менә бер көнне йөрәк тирәсен күрcәтеп, һава җитмәгәнен әйтте. Тиз арада табиб чакырттым. Рамазанны алып киттеләр. Инфаркт булды. Чыгып киткәндә: “Өйгә кире кайтырмынмы икән?” – дип сорады. Шуннан соң башка сөйләшмәде. Җиде көн реанимация бүлегендә ятты. Табиблар алдан ук кисәтте. Өмет юклыгын әйттеләр. Бу хәбәргә әзер булсам да, 37 ел бергә яшәгән пар канатымны югалту ачы булды. Тормышымның асты өскә килде. Бу кайгыны күтәрә алмам, дигән идем. Хәлемнең начарлануын күреп, яныма оныгым гаиләсе белән күченеп килде. Хәзер бергәләп бәби үстерәбез.
Намазга басканына да 20 елдан артык узган инде. Догалары белән сабыр итәргә тырыша. Янәшәсендәге бар кешегә яхшылык тели.
– Әле бит минем улым да бар. Шөкер, ул бәхетле булды. Бер дигән хатыны бар. Ике бала үстерәләр. Көн димим, төн димим, аларга шалтыратам. Киленем дә бик акыллы. Әни дип өзелеп тора, мине бик ярата, гел ярдәм итә, – ди Сәлимә апа. – Башны игән чакларымда, шушы балаларым кулын суза. Аларның җылы сүзе яшәтә дә инде мине.
Гөлгенә Шиһапова
«– Мин күргән хәсрәтләрне башка кешегә кичерергә язмасын! Газиз балаңны югалтуның ни икәнен белми яшәсеннәр. Авыр ул! Авыру килсә, берәр даруын табып булыр иде, ә менә киткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел»…
Хәлегезне аңлыйм, баштан кичте безнең дә… Калган гөмерне мәгънәле итеп узарга язсын инде.
Тагын ни булыр дип беркайчан да юрарга ярамый. Все мысли материально дилэр бит. Аллахым сабырлыклар бирсен. Андый кайгыларны курсэтмэсен
Я тоже единственную дочь потеряла ей всего 40 лет был ,у нее остались двое детей.Тоже чуть сума не сошла,здоровье потеряла ,живу уколами,таблетками.незнаю как дальше жить,остались у нее кредиты ,не до конца погашена ипотека ,детей надо на ноги поставить,была бы чуть чуть помоложе сама ,ведь мне 61,вся изношена, жизнь тяжела была
Юрамагыз
Нельзя ждать каждые 6 лет и думать что придет горе.постарайтесь забыть сколько лет прошло . одному горю вы привязываете другое горе сами этого не понимая
Баштан узды минем дэ бу хэсрэтлэр…чэчэктэй кызымны,бахадир улымны кумдем. Тормыш иптэшем ботенлэй яшьли вафат булды. Юрамагыз бердэ,килэчэккэ омет белэн яшэргэ кирэк. Ходай тэгалэбездэн жан тынычлыгы сорагыз🙏🙏🙏