Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 130 камера урнаштыралар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны видео аша күзәтүне 65 территориаль участок комиссиясендә оештыралар, анда 130 камера урнаштырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау процессының үтә күренмәлелеген арттыру максатыннан, видеокүзәтү оештырылачак. 130 камера республиканың 65 территориаль сайлау комиссиясе биналарында урнаштырылачак һәм видеокүзәтү платформасына тоташтырылачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.

Камералардан видеотрансляция реаль вакыт режимында Интернет челтәрендәге махсус биттә территориаль участок комиссиясе атамасын, шулай ук трансляциянең датасын һәм вакытын күрсәтеп алып барылачак.

Видеоязмалар мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә сайлаулар нәтиҗәләре рәсми басылып чыкканнан соң ел дәвамында сакланачак. Аларга бары тик Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе генә керә алачак.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 100 мандат алмаштырылырга тиеш. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 50 депутат — партия исемлекләре буенча, 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

Фикер өстәү