Авыл һәм шәһәрдәге сәламәтлек саклау тармагын яңалыклар көтә. Халык сәламәтлеген кайгырту эше “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектлары буенча тормышка ашырыла. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинетында булган брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
Халыкның гомерен озынайту, үлем-җитемне киметү максатын күздә тоткан әлеге ике проект өчен өч елга 7 миллиард сумга якын акча бүленәчәк, 72 проценты республикага федераль казнадан киләчәк. Үзгәрешләргә тукталсак, республикада 65 яшьтән узган кешеләрнең сәламәтлеген аерым кайгырту җәһәтеннән, гериатрия кабинетлары ачыла башлады. Быел поликлиникалардагы мондый кабинетларны 40ка, хастаханәләрдә ятак урыннарны 170кә җиткермәкчеләр.
Диспансеризация тикшерүе үткәрүдә үзгәрешләр бар. Ул 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләргә өч елга бер мәртәбә оештырылса, 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны ел саен уза ала. Укучыларга киләчәктә диспансеризацияне мәктәпләрдә үткәрәчәкләр. Бу уңайдан Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла икән.
– Аның өчен мәктәпләрдә аерым кабинетлар булдырырга һәм аларны җиһазларга кирәк. Психолог, невропатолог, башка белгечләр мәктәпләргә үзләре барачак. Совет медицинасында да шулай иде. Анда стоматология кабинетлары да эшләде, педиатрлар, килеп, тикшеренүләр үткәрде. Хәер, мондый тикшерүләрне балалар бакчасыннан ук башласаң да зыян итмәс иде. Безгә, дәвалауга караганда профилактикага күбрәк әһәмият бирәсез, дип ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Ул сәламәтлекне авырганчы ук кайгыртсыннар һәм чир алданрак ачыклансын өчен кирәк, – ди министр.
Балалар арасында да яман шеш белән авыручылар күп, 8 меңнән артык бала онкологларда исәптә тора. Шуңа күрә Казанда балалар өчен онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзергә җыеналар. Киләсе елда Чаллыда республика онкология диспансеры филиалы, Казандагы 18 нче хастаханә һәм сугыш ветераннары госпитале базаларында кан тамырлары авырулары үзәкләре булдырылачак. Түбән Кама районы сәламәтлек саклау тармагында үзгәрешләр көтелә. Шәһәрнең үзәк хастаханәсе янында Казанның 7 нче хастаханәсенә охшаш яңа зур корпус төзелә икән. Түбән Кама җирлегендә җитди сәнәгать оешмалары барлыгын искә алып, август аенда үзәк хастаханәдә сигез урынга исәпләнгән пешү җәрәхәтләрен дәвалау бүлеге ачылачак. Казанда “Кояшлы шәһәр” һәм башка торак йортлар комплексларында яшәүчеләр өчен яңа поликлиникалар, балалар бакчалары, мәктәпләр булу мөһим. Ул уңайдан да концепция эшләнгән.
Районнарда поликлиникалар төзекләндерелә, авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары буенча быел 84 табиб, 10 фельдшер район җирлекләренә эшкә кайтырга тиеш. Тик бу да белгечләргә кытлыкны киметә алмый. Кайбер районнарда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты була торып, эшләргә белгеч таба алмыйлар. Министрдан ул хакта да белештек. Марат Садыйков әйтүенчә, республикада 24 фельдшер-акушерлык пунктында эшләргә кеше юк. Ул авылларның халкына медицина ярдәмен, якын-тирәдәге авыл фельдшерлары яки үзәк хастаханә поликлиникасы белгечләре күрсәтә. “Әлеге кыенлыкларны беләбез. ФАПлар өчен белгечләр максатчан рәвештә әзерләнә, сентябрь-октябрь айларына барысы да белгеч белән тәэмин ителергә тиеш”, – дип вәгъдә бирде министр. Димәк, сала халкына ябык биналарның ачылуын озак көтәргә калмаган.
Ә менә районнарда соңгы елларда бала табу бүлекләре оптимальләштерү программасы буенча ябылу берникадәр кыенлыклар тудырса да, аларны якын арада ачу каралмаган. 12 районда андый бүлек юк. Аларда яшәүче хатын-кызлар якын-тирә район-шәһәр хастаханәләренә беркетелгән. Быел көз айларында авыллар буйлап берничә белгеч катнашында медицина җиһазлары белән җиһазланган күчмә флюорограф һәм автопоездлар йөртә башлыйлар. Аны министр “күчмә поликлиника” дип атый. Авыл халкы диспансеризация тикшерүен дә шунда уза алачак. “Күчмә автомобильләр атна буе район җирлегендә эшләячәк. Үзләренең мөмкинлеге булмаган кешеләрне алып килү дә оештырылачак. Ул җирлектә күпме кеше яшәвен, нинди чирләр белән авыруларын беләчәкбез. Авырулар табылган очракта пациентлар турыдан-туры хастаханәләргә җибәреләчәк”, – ди Марат Садыйков.
- “Сәламәтлек саклау”, “Демография” илкүләм проектларының төп бурычы – гомер озынлыгын арттыру, халыкның үлемен киметү. Татарстанда уртача гомер озынлыгы узган ел 74,3не тәшкил итсә, 2024 елга – 79 яшькә, 2030 елда 80гә җиткерергә ниятлиләр. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты дүрт юнәлешне үз эченә ала: “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын арттыру”, “Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына каршы көрәш”, “Онкологик авыруларга каршы көрәш”, “Балалар сәламәтлек саклау тармагын үстерү”.
Фәния Арсланова
Фото: «Татар-информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat