Татарстан янә “пилот” булачак. Бу юлы Идел ярларын яшелләндерү программасы буенча пилот төбәккә әйләнергә җыенабыз. Яр буйларына агачлар утырту эшен “Иделне савыктыру” федераль проекты кысасында башкару күздә тотыла.
“Без инде узган елдан бирле әлеге проект белән шөгыльләнәбез. Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы бу. Тормыш тәҗрибәсе һәм галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре агачларның Иделгә агып төшүче суларны чистартуын күрсәтә”, – дигән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мәктәпләрнең урман хуҗалыклары слетын ачканда. Аның әйтүенчә, проектны тормышка ашыруга киләсе елның язында акча бүлеп биреләчәк һәм тәүге агачлар да утыртыла башлаячак.
“Иделне савыктыру” проекты буенча Татарстанда барлыгы 4 миллион агач үсентесе утырту планлаштырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat