Күлнең тынычлыгын алдылар – 2. Казандагы сулыкның язмышын судта хәл итәчәкләр

Моннан бер ай элек редак­циягә Казанның Чуйков һәм Әмирхан урамнарында яшәүчеләрдән хат килгән иде. Алар 39 нчы кварталдагы кечкенә генә күл, дөресрәге аның өстендә кафе ачылуына борчылдылар. Хәзер хәлләр ничек тора икән дип, без кабат 39 нчы кварталга бардык.

Күлне Самир Алиев ди­гән кеше сатып алган иде. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән 20 елга килешү төзегәнен дә ачык­ладык. Бер ай элек, хуҗасы белән элемтәгә керә алмасак та, без шунда ялланып эшләүчеләр белән сөйләш­тек. Алар: “Без бит пычрак күлне чистартырга йөри­без. Күл буена ял итәргә килгән халык мәнфәгатен кайгыртып эшлибез. Матурлыкка хозурланып ял итсеннәр, дибез. Дөрес аң­ласыннар иде: безнең хуҗа бу җирне сатып алды. Ки­лешү төзелгән. Димәк, ул монда акча эшләячәк. Шул ук вакытта тирә-юньне дә тәртипкә китерәчәк. Үз ак­ча­сына. Әле киләчәктә би­редә катамараннар да йө­рер дип уйлыйбыз. Иң мө­һиме, исерткеч эчемлек­ләр сатылмаячак. Казино төзе­мибез бит. Балаларга – туң­дырма, олыларга шашлык булачак. Кышка да туктап тормабыз дип уйлыйбыз”, – дигәннәр иде.

Тик хәл сүздә әйтелгәнчә матур түгел.
– Баштарак безне тынычландырганнар иде. Янә­се, биредә балалар өчен кафе булачак, спиртлы эчем­лекләр сатылмаячак. Юк шул. Күл тирәсе әкренләп исерекләр белән тула башлады. Алар шешә күтәреп йөргәндә, ничек тыныч кына ял итеп булсын. Сабыйлар белән чыгып та булмый. Күлгә тимәсеннәр, – ди Әмирхан урамында яшәүче Рәмзия Шакирова.

– Алдан ук, биредә те­рек­лек юкка чыгачак, дип борчылдык. Фаразларыбыз дө­рескә чыкты. Үрдәкләр, оя корып, бала чыгара башлаганда, нәрсәгә кирәк иде бу кафе? Җансыз кошларга да тап булабыз. Ике акчарлак бәрелеп үлгән. Үзем күр­дем. Йөрәк елый. Ник җи­тәк­челәр безне ишетми икән? Карап торган күле­безне сатсыннар әле. Җан әрни, – дип сүзгә кушыла Миннефая Закирова.

Хәлгә ачыклык кертү өчен, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәк­чесе урынбасары Анна Апаевага мөрәҗәгать иттек.

– Бу күл тирәсендә Рос­природнадзор вәкилләре тик­­­шерү үткәрде. Бик күп кимчелекләр табылды. Арен­датор Самир Алиев­ның үзе хакында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүма­т­лар бир­гәнлеге ачыкланды. Халык зарлана. Күлдәге су­ның сыйфатын да начар, диләр. Әмма бер ягы бар: биләмә арендага бирелгәч, андагы тәртипне кулланучы сакларга тиеш. Аңа ай саен суның пробасын алып, экологик лаборатория чакырту мәҗбүри иде. Тик ул аны эшләмәде. Тиешле хисап та тотмады. Эко­логия министрлыгы аның белән киле­шүне өзәргә тели. 8 августта суд булачак. Шуннан соң бу күл беркемгә дә бирел­мәячәк, – диде ул.
Сүз уңаеннан. Халык­ның су яшелләнә дип борчылуын да ишеттеләр. Татарстан Эко­логия һәм табигый ресурслар министр­лыгының Үзәк мах­сус аналитик контроль инс­пек­ция­се белгеч­ләре Куй­бышев сусаклагычы акваториясен тикшерде. Бел­геч­ләр гидрохимик һәм гидробиологик анализга (зоо­­планк­тон күрсәткеч­ләре), шулай ук цианобактериаль токсиннар (микроцистин) булуга су пробалары алган. Тикшерү нәти­җә­ләре буенча, зәңгәр-яшел су­үсемнәр­нең, тиз үрчү сә­бәпле, чә­чәк атуы ачык­лан­ган. Су­үсем­нәр, үлә баш­лагач, суга токсиннар бү­леп чыгара. Бу – катлаулы процесс. Ул су­үсемнәрнең башка төр­ләре үсеше кимү­гә ярдәм итә. Зур концент­ра­цияләр булганда, алар ба­лык­лар­ның агулануына һәм үле­ме­нә китерергә мөм­­кин. Экологлар билге­ләгәнчә, зәң­­гәр-яшел суү­сем­нәр үр­чү сезонлы характерда бара. Ул июль аенда башлана, август һәм сентябрь айларында иң югары ноктасына җитә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү