35 миллион сум. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга шул күләмдә акча бүленеп биреләчәк. Әмма бу акча һәркайсына да тәтемәячәк. Акча өчен оешмаларга ярышырга туры киләчәк.
“Бердәм Россия” партиясе тәкъдиме белән 2014 елдан бирле оештырыла торган социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Әмма барлык оешмалар һәм проектлар да бәйгедә катнаша алмый. Үзгәрешләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Татарстанда коммерцияле булмаган 6000 оешма теркәлгән. Ел саен бәйгедә катнашу өчен кабул итү комиссиясенә 200дән артык гариза килә. 2018 елда бәйгедә катнашып, 113 оешма грант откан. Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин бәйгедә аеруча актив катнашкан Казан, Чаллы, Азнакай, Чүпрәле, Арча, Балтач, Югары Ослан кебек шәһәр-районнарны билгеләп үтте. Грантлар откан проектларның да яртысы – башкаланыкы икән. Былтыр Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Актаныш, Балык Бистәсе, Биектау, Минзәлә, Әгерҗе, Теләче районнары бер проект белән дә катнашмаган.
Быел акча ике төрле юнәлеш – гражданлык җәмгыяте институты үсешенә һәм халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдереләчәк.
Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, гаризалар кабул итү эшен җиңеләйткәннәр. Гаризаларны хәзер электрон форматта бирергә мөмкин.
– Тагын бер яңалыгыбыз: әгәр дә грантка дәгъва кылган проект депутатлар тарафыннан якланса, гаризага баллар өстәлә. Бу катнашучыны җиңүгә якынайта. Моның өчен гаризага Дәүләт Советыннан яки районнан махсус хат беркетергә кирәк булачак, – дип аңлатты Пелевин. Оешмаларга ел да бер үк яисә кайчандыр грант откан проект белән катнашырга ярамый.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, бәйге халык мәнфәгатьләрен кайгырту, район һәм шәһәр җирлекләрендә булган социаль проблемаларны хәл итәргә юнәлдерелгән.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat