Туй көнен онытылмаслык итеп үткәрүдә һәр вак-төякнең өлеше бар. Кәләшнең купшы туй күлмәге, теле телгә йокмаган тамада, кыйммәтле машина белән генә кунакларны гаҗәпләндерәм димә! Хәзер өйләнешергә җыенучы яшьләр вак кына кирәк-яракны да фантазиягә бирелеп сайлый. Ихтыяҗ булганда, тәкъдиме дә бар: туй эшләнмәләрен җитештерүчеләр үрчеп кенә тора. Казанда яшәүче Айгөл Евдокимова да шундыйлардан.
– Белемем буенча – филолог, моңа өстәп, дизайнер-полиграфист һәм халыкара флорист белгечлекләрен дә үзләштердем. Кул эшләре белән шөгыльләнү балачактан ук ошый иде. Мавыгып китеп, заказга әйберләр ясарга бала белән декрет ялында утырганда керештем, – ди Айгөл.
Киностудиядә дизайнер булып эшләгән Айгөл, декрет ялы тәмамлануга, эшкә кайтыргамы-юкмы дип уйлана башлый. Шулай итеп, декрет ялында гына шөгыльләнә торган эшен табыш китерә торган кәсепкә әйләндерә. “Моңа кадәр кул эшләнмәләрен ясау, аларны кемгәдер бүләк итүне җитди эш дип санамый да идем. Алай түгел икән. Кулдан ясалган үзенчәлекле әйберләр һәрвакыт аерылып тора. Шөгылем һөнәремә әйләнде: үз студиям бар, шунда мәш киләм”, – ди үзе.
Үзенчәлекле туй эшләнмәләре тудыру өчен, Айгөл атлас тасмалар, башка төрле нәфис тукымалар, сәйләннәр куллана. Хәтта агачтан ясаган эшләнмәләре дә бар. Туй җыелмасын ясау (гадәти җыелмада туйга чакыру кәгазьләре, “гаилә банкы”, шәмнәр, бокаллар, кәләшнең иптәш кызларына беләзекләр, кияүнең дусларына галстук-күбәләкләр, балдаклар кую өчен мендәрчек, бутоньерка, букет була) ун көнгә сузыла икән. Моңа өстәп, Айгөл гаилә альбомын, туй таныклыгы тышларын бизи. “Һәр заказ күп көч һәм тырышлык сорый. Барысын да шәхси яктан якын килеп эшлибез, парлар кабатланмауны, “эксклюзив” дигәнне ярата. Башта дизайнын уйлыйбыз, аннары макетын ясыйм, нинди материалдан ясарга кирәклеген хәл итәбез. Хәзер агачтан ясаганны үз итәләр. Туй өчен матурлык тудыру авыр да, җаваплы да”, – ди ул. Бәяләрен дә яшерми. Мәсәлән, туй бокалларын – 1500, балдаклар өчен тартмачыкны – 1000, гаилә альбомын 1200 сумга бизәп бирә ала. Айгөлне Татарстан парлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр икән.
Айгөл Евдокимова күптән түгел үзмәшгуль булып теркәлде һәм эшчәнлеген рәсмиләштерде. Яңа статуска күчкәч, тормышы үзгәргәнме? Шул хакта сорашабыз.
– Эшемдә берникадәр тотрыклылык сизгәч, барысын да рәсмиләштерергә һәм закон буенча эш итәргә кирәк дип уйладым. Үзмәшгуль булып теркәлүнең төп уңайлыгын юридик затлар белән эшләү мөмкинлеге барлыкка килүдә күрәм. Яңа статуска ия булгач, эшемә кайбер үзгәрешләр кертергә туры килде. Мәсәлән, хәзер мин заказ бирүчедән курыкмыйча алдан түләп кую (предоплата) сорый алам, моның өчен чек тәкъдим итәм. Шуңа күрә эшчәнлегемдә шикләр калмый, заказ бирүче белән минем арада ышаныч арта, – дип сөйләде Айгөл.
Үзмәшгуль булу сүздә генә җиңел, асылда – мәшәкате дә күп.
– Әгәр сез бер үк вакытта директор да, бухгалтер да, икътисадчы да, маркетолог та, сатучы да, консультант та, психолог та, сату буенча менеджер, моңа өстәп, фотограф, курьер һөнәрләренә дә әзер булсагыз, үз эшегезне башларга һәм аның белән шөгыльләнергә кирәк, – ди әңгәмәдәшебез, уенын-чынын бергә кушып.
Туй кирәк-яраклары белән генә чикләнми Айгөл. Үзенчәлекле чәч кыстыргычлар, түштамгалар, брошьлар, Яңа ел уенчыклары, бәйрәмнәргә тәбрикләмәләр ясау белән дә мавыга ул. “Гомумән, гел матурлыкка омтылам, матурлык тудырырга телим”, – ди Айгөл.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat