Нәрсә дисәң дә, кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәт тәрбиясе алып үскәннәр язмышларын авыл белән ешрак бәйли. Ә инде гаиләдә бар авырлыкны әти-әнисе җилкәсенә күчерергә тырышканнары, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә китәргә омтыла.
– Быел урта мәктәпне сигез егет һәм җиде кыз тәмамлады. Күбесе укырга кереп йөри. Әлегә авылда калырга теләк белдерүче булмады, – ди озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче танышым.
Соңгы биш елда мәктәпне тәмамлаучылар арасында нибары ике егет авылда калган. Бер белгеч, югары уку йортын тәмамлап, хуҗалыкка эшкә кайткан.
– Хезмәт хакы яхшы. Эш шартларыннан да зарланырлык түгел. Асфальт юл, өйләргә газ, су кертелгән. Ә яшьләр тизрәк авылдан китү ягын карый. Сыер савучы, терлекчеләрнең күбесе пенсия яшенә җитеп килә. Механизаторлар арасында да өлкән яшьтәгеләр күбрәк. Болай барсак, киләчәктә ничек эшләрбез? – дип баш вата җитәкче.
Хикмәт нәрсәдә? Яшьләр ни өчен авылдан китү ягын карый? Мондый хәлгә ничек киртә куясы? Бу сорауларга җавап бирү өчен, беренче чиратта, үрнәк күрсәтеп, балалар белән эшләү кирәктер, мөгаен.
Заманында даны Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә танылган Спас районындагы Чәчәкле авылы урта мәктәбе каршында оештырылган “Кече Артек” хезмәт һәм ял лагеренда тәрбияләнгән балаларның күбесе бүген дә андагы хәлләрне сагынып искә ала. Хезмәт һәм ял лагеренда чыныгу узган егермегә якын баланың үз язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләве дә тикмәгә түгелдер. Бу эшләрдә танылган педагог, фән докторы, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов башлап йөргән иде.
Туган авылының киләчәге турында чын күңелдән кайгыртучылар бүген дә бар. Шул ук Спас районы Иске Рәҗәп урта мәктәбе каршында оештырылган хезмәт һәм ял лагеренда балалар җәй буе төрле хезмәт күнегүләре ала. Укучылар җәй буе үз сыерлары, сарыклары, бозаулары, кош-кортларын тәрбияләп, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында мәш килә. Нәтиҗәдә мәктәпне тәмамлаучыларның яртысына якыны авыл хуҗалыгы буенча югары һәм урта уку йортларына укырга керә.
Бу мәсьәлә җитәкчеләрне дә борчый, әлбәттә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, бүген авылга югары әзерлеге булган яшьләр бик кирәк. Аларны әзерләүдә хуҗалыклар үзләре дә актив катнаша.
– Урта мәктәпне тәмамлап, хуҗалык ярдәме белән югары белемгә ия булган яшь белгечләр авылга эшкә кайткач, аларга дәүләт тарафыннан да, министрлыктан да шактый күләмдә матди ярдәм күрсәтелә. Иң элек Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан яшь белгечкә 300 мең сум күләмендә акча бирелә. Аннан соң бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 11289 сум өстәлә. Торак төзергә теләгәннәргә субсидия бирү дә карала. Югары уку йортын тәмамлап, хуҗалыкка эшкә кайтучылар белән аралашып торам. Яңарак кына Тәтештән – Самат Нургалиев, Актаныштан – Камил Габбасов, Лениногорскидан Рәхим Гаделшин белән сөйләштем. Хуҗалыклар яшь белгечләрне зур өметләр белән көтеп алган. Һәрберсе дәртләнеп эшкә кереште, – ди министр урынбасары.
Кайсы гына районга барып чыксам да, сораштыруымны хуҗалыкта эшләүче яшьләрнең хезмәт шартлары, эш хаклары, торак мәсьәләсе ничек хәл ителүен белешүдән башлыйм. Соңгы вакытта Лениногорск районындагы “Лениногорск”, Әгерҗе районындагы “Ак Барс” җәмгыятенә керүче хуҗалыкларда булган идем. Һәр икесендә дә хәлиткеч юнәлешләрне яшьләргә ышанып тапшырганнар.
– Яшь белгечләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез, – ди “Ак Барс – Әгерҗе” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Мәүлиев. Үземә дә яшь белгечнең беренче эш көнендә үк эш урынына хуҗалык биргән өр-яңа “Нива” машинасына утырып килүенең шаһиты булырга туры килгән иде.
Җитәкче әйтүенчә, яшьләр эшләгән юнәлешләрдә уңай нәтиҗәләр дә бар. Хезмәт хакы, эш шартларыннан да зарланмыйлар. Тик кайберләрен торак мәсьәләсе борчый. Аеруча яңарак кына гаилә коручыларны. Яшь кешенең авылда бөтен уңайлыклары булган йортта яшисе килә. Дөрес, министрлык андыйларны элек тә ярдәменнән ташламады. Хуҗалыклар да төзелеш вакытында төрлечә булышырга тырыша. Әмма мәсьәләне хәл итәрлек закон булмау борчый иде. Шөкер, 2020 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә социаль ипотека ярдәме белән торак төзү турындагы канун үз көченә керә. Димәк, бу проблема да киләчәктә уңай хәл ителер, дигән ышаныч бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat