Имәндә икән чикләвек! 230 яшьлек агачның нәселе дәвам итәчәк

Балык Бистәсе районындагы Кызыл Йолдыз урманчылыгында 230 яшьлек имәнгә тап булалар. Агач карап торышка бернинди зыян күрмәгән, урманчылар әйтүенчә, көзен мул уңыш та бирәчәк әле.

– Бездә “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе” бөтенроссия урман үстерү һәм урман хуҗалы­гын механикалаштыру фән­ни-тикшеренү институты бел­гечләре тәҗри­бә уздыра. Алар килгәч, урманда бер­гәләп йөрдек. Менә шунда имәннең яшен ачыкладык та инде, – ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җи­тәкчесе-урманчысы Нияз Таҗмиев. – Бу агач бик күп­не күргәнгә охшаган. Ике гасырдан артык яшәвенә карамастан, орлыклары да бар. Агачның патологик торышын канәгать­ләнер­лек дип бәялибез. Көзен уңы­шын җыеп алгач, нәселен дә­вам иттерәчәкбез. Югары сыйфатлы, нәселле агачлар үсте­рербез дип уйлыйм. Аның янә­шәсендә сау-сәламәт башка агачлар да үсә. Димәк, карт имән зарарлы түгел. Агачның яшен махсус җайланма ярдәмен­дә билгеләдек.

Нияз Таҗмиев, әлеге имәнне социаль челтәрләр­дә күрсәтеп, шау-шу уятты. “Андый имәннәр күп бит инде ул”, – дип әйтүчеләр дә бар. Чыннан да, урманчы, Арча, Кайбыч якларында моннан да олырак яшь­тәге имәннәр бар, ди. Әмма Нияз әфәнде үз урманчылыгында очраган бу горур имән бе­лән мактанмыйча түзә алмый.

– Карт имән бу кадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әле дә шалтыратып сорыйлар. Димәк, халык битараф түгел. Мондый озын гомерле агачларны ка­дерләп, саклап торырга ки­рәк, – ди ул.

Кукмарада, мәсәлән, тарихи агачларга бик сак карыйлар. Төркәш авылына кайтканда, үзебез дә аның урманнарында үсеп утыручы карт имән янына барырга тырышабыз. Бак­саң, бу авылга кайткан һәр кунакны иң элек шушы имән белән таныштыралар икән.

– Бу агач – төбәгебезнең горурлыгы. Галимнәр аның яшен 350 елдан артык дип билгеләсә, 500 яшь дип уйлаучылар да бар. Үзебез исә, авыл тарихына күз салып, 400 ел бардыр дип уйлыйбыз. Безнең урманда элек шушындый 11 имән бар иде. 1978 елның галә­мәт салкын кышында алар­ның унысы өшеп корыды. Исән калганын киртә белән әй­ләндереп куйдык, – ди Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин.

  • Бу – кызык!
    — 2011 елда Татарстанда иң карт агач калдыкларын “Түбән Кама” милли паркында археологлар таба. Ул моннан 270 миллион ел элек үскән була.
    — Иң биек имән Саба районы урманында үсә. Яше – 350-400, биеклеге 54,5 метрны тәшкил итә. Кәүсәсенең диаметры – 129 сантиметр. Аны “пәһлевән имән” дип йөртәләр.
    — Кайбыч урманнарында имәнлекләр шаулап торган. XVIII гасыр башында ук, 1712 елда Петр I Указы белән: “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!” – дип боерган. Әле бүген дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгында әле дә 500 еллык имән үсеп утыра.

Имән себеркесенең файдасы

Аны июнь ахырыннан сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфракларына игътибар итәргә кирәк. Ул тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыясыз икән, андыйның себеркесе дә яхшырак була. Борынгылар, имән янәшәсендә әрекмән үсә икән, бу агач себерке өчен яхшы, дип әйтеп калдырган. Алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз, ул бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымын төшерергә булыша. Шуңа күрә дә бу себерке спортчыларга һәм гипертоникларга киңәш ителә. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тире авыруларыннан, аяк тирләүдән дәвалау чарасы буларак кулланыла. Имәннең киң яфраклары, чабынганда, мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү