“Сез барысын да күпертәсез, шул рәвешле кешеләрдә байларга карата нәфрәт тәрбиялисез”. Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко журналистларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Июль башында “Forbes” журналы Россиянең иң бай дәүләт эшлеклеләре һәм депутатлары рейтингын төзегән иде. Исемлектә беренче урында урнашкан Владимир өлкәсе депутаты Павел Антоновның 9,97 млрд сумлык мал-мөлкәте бар икән. “Россиядә бай кешеләрне дискриминацияләү булырга тиеш түгел, эшмәкәрләрнең дәүләт хезмәтенә күчүләреннән дә гаеп табарга кирәкми”, – ди Матвиенко. Сәбәбе – Россиянең иң бай дәүләт эшлеклеләре һәм депутатлары рейтингын төзегән иде. Ә сез бай кешеләрне яратасызмы?
Таһир Һадиев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, депутат:
– Байлык кешегә берничә юл белән килергә мөмкин. Аның беренчесе – мал-мөлкәтнең нәселдән күчүе. Бу очракта кешенең гаебе бармы? Юк. Икенчесе – күп хезмәт хакы алып эшли торган һөнәр ияләре бар. Соңгы вакытта программистлар, эшмәкәрләр актив эш алып бара. Алар бит акчаны беркемнән дә урламаган. Закон кысасында эшне дөрес оештырып, зур табыш алуга ирешәләр. Бик тырышып эшлиләр. Кулыннан да, зиһененнән дә килә. Үз көчләре белән тапкан байлыктан нигә көнләшергә? Әгәр инде дәрәҗәсеннән, җитәкче урында эшләвеннән файдаланып, үз ягын гына кайгыртып, байлык тупласа, монысы инде – башка мәсьәлә. Кеше талап баеганнар да бар. Менә алары тагын да яманрак. 90 нчы еллардагы үзгәрешләрдән дә кайберәүләр бик оста файдаланды. Бу темага Габдулла Тукайдан да яхшырак әйтүче булмас: “Барча күктәге йолдыздан бер ай булмас, дөньяның хәерчесен җыйсаң, бер бай булмас…” Ә авылда кешегә эш биреп эшләтә торган бер бай егет була икән, моның нәрсәсе начар? Син аннан кирәк нәрсәңне сорап бара аласың, ә бөтен авылың белән хәерче булсаң, кем янына барасың? Шуңа күрә мин бай кешеләребез булырга тиеш дип саныйм. Аннан соң байлык ул рәхәтлек кенә түгел. Байлык, дәрәҗәле эш кешене бик нык сыный. Халык юктан гына: “Ач тамагым, тыныч колагым”, – димәгән бит.
Ләбиб Лерон, язучы:
– Кешенең ничек баюына игътибар итәм. Үз көче белән матди хәлен яхшыртканнар икенче төрлерәк була. Нәкъ шундый – күңеле белән бай кешеләрне яратам да инде. Акчасы булса да, адәм баласы кешелекле, гади булып калырга тиеш. Кемгәдер бирелгән зур байлыкны Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау дип кабул итәм. Горур булып, дөньяның артына тибеп яшәсәләр дә, бу кылануның һәрчак ахыры начар була. Тикмәгә генә, байлык бер айлык, димиләр бит.
Гөлшат Фәррахова, укытучы:
– Безнең нәселне шул байлык бозды да инде. Туганнар икегә бүленде. Бер абыебызның акчасы күп. Кайбер туганнар шуның янына елышты. Ә мин исә андый акчаны яратмыйм. Гомерем буе хәләл акчама яшәдем. Ирем дә тырышып эшли, маллар тотып, матди якны яхшыртабыз. Кемгәдер ярап, аның кубызына биеп йөрү минем өчен түгел. Дөрес, бай абзабыз безне читтә калдырмый. Мәҗлесләргә чакыра. Тик мин аннан бернинди ярдәм сорамыйм. Акча белән ерак китеп булмаганны беләм шул мин. Иң мөһиме – авыр чакта янәшәңдә булырлык дуслар кирәк.
Илгиз Баһаветдинов, студент:
– Хакимияттә күбесе 90 нчы еллардан калган кешеләр утыра. Россия байларының исемлеген хосусыйлаштыру чорында бер өлеш эләктереп калган кешеләр тәшкил итә. Ягъни күбесенең байлыгы ул – заводлар һәм комбинатлар. Безнең байларны акыл белән баеган кешеләр дип уйламыйм. Чит илдә, мәсәлән, күбесенең байлыгы интеллектларына бәйле. Ә хакимият органнарында утыручы байларга килгәндә, фикерем шундый: кешенең акчасы күбәйгән саен, ул башкалар турында азрак уйлый башлый. Кызганыч, баеган саен, халыкның тормышын кайгырту бурычы арткы планга күчә шул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat