“50 ел 50 көн кебек үтте”. Журналист Мәгъ­сүм Гәрәев гаилә серләре белән уртаклаша

Урамнан култыклашып үтеп киткән ак әби белән ак бабайга карап кем генә сокланмый икән? Ул кешеләр әле синең танышларың да булса, аеруча шатланасың. Кавышучылар күп, тик мәхәббәткә тугры калып, гомер азагына кадәр бергә атлаучылар сирәк.

Журналист Мәгъсүм абый Гәрәев белән хатыны Гөлха­җирә апаны иртән эшкә барганда күргәлим. Җор телле Мәгъсүм абый белән мөлаем Гөлхаҗирә апа гел янәшә: концертта да, театрда да, төр­ле кичәләрдә дә. 1963 елның 31 августында гаилә корганнар. Композитор Исмай Шәм­сетдинов, гармун уйнап, ку­накларның күңелен күргән. Айдар һәм Айрат исемле ике ул үстергәннәр. Икесе дә Казан дәүләт химия-технология институтының механика факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Мәгъсүм абый үзе дә Казан дәүләт педагогия институтының физика-ма­те­матика факультетында белем алган. Аны, икенче курста укыганда, радиога эшкә чакырып алалар. Талантлы булу өстенә елгыр, теләсә кемгә сүзе үтә торган егетне “Социалистик Татарстан” газетасы редакторы Шәмси Хамматов күреп ала һәм үзләренә эшкә күчәргә өнди. Кече уллары Айрат та бер чакны әтисе юлыннан китәргә тели, әмма кисәк кенә әлеге уеннан кире кайта. “Бер гаиләгә ике журналист кирәкмәс. Көне-төне язасың, өйгә сирәк кайтып кү­ренәсең, гел эштә син, гафу, әти, мин башка өлкәне сайлыйм”, – ди ул.

Бу урында Айрат кызганыч булып китте һәм Мәгъсүм абыйдан: “Сез, балалар үс­кәнне күрдегезме соң?” – дип кызыксындым.

– Командировкада дигәч тә, хатын, улларым хакында беркайчан онытмадым. Гаи­ләне тәэмин итү тулысынча минем өстә булды. Дөрес, ха­тын-кыз мәшәкатенә беркайчан күмелмәдем, идән юып, бәрәңге әрчеп утыру минем эш түгел. Гөлхаҗирә апагыз мине беркайчан алай вагайтмады, ә зур эшләрне аңа өймәдем, – ди Мәгъсүм абый. Гөлхаҗирә апа, ул сөй­лә­гән­дә, тыйнак кына елмаеп утыра, шулай ук сер бирми. “Аның командировкага чыгып китүенә беркайчан каршы килмәдем, иреген кысмадым. Журналистның өйдә генә утыра алмавын аңлый идем. Кайтканын сагынып көтеп тордык. Теләгән вакытта чыгып китте, кайтып керде”, – ди.

Мәгъсүм абый, уллары хакында сөйләгәндә, аеруча горурлык хисе кичерә. “Балалар бик тәүфыйклы булып үсте: тәмәке тартмыйлар, хәмер белән дус түгелләр. Мо­ны тәрбиядән килә дип кенә дә әйтеп булмый, үзләре шундый. Безне бик кадерләп торалар, кибеттән әйбер дә алдырмыйлар, нәрсә кирәк, әйтегез, диләр. Көн дә чылтыратып, хәлне белешәләр”, – ди ул.

Гаиләсенә генә түгел, те­ләсә кемгә сүзе үткән Мәгъ­сүм Гәрәев ул заманнарда редакция коллективын да өс-баш, азык-төлек белән тәэ­мин итеп торды, дип сөй­ли­ләр. Ул исә: “Радиода эшлә­гәндә, 22 яшемдә, сәүдә министры Мингали Исмәгый­левка “Сәүдә маяклары” ди­гән китап язарга булышкан идем, шуннан соң миңа бөтен ишекләр ачылды”, – дип, серне чишә. “Ул вакытта кием-салымга, ашамлыкка кытлык зур иде. Шагыйрь Мәхмүт Хө­сәен, Мөхәммәт Мәһдиев бе­лән якын дуслар идек, урыннары җәннәттә булсын. Икесе дә ыспай иде, матур киенергә яратты. Фәлән кием кирәк, булыш әле, дип еш киләләр иде, – ди Мәгъсүм абый. – Үзем күп нәрсәгә редакторыбыз Шәмси Хамматовтан өй­рәндем”.

Байтак кына иҗат кешесе гаилә кора алмый яки өй­ләнешкәч аерылыша. Араны өзү җиңел, кабат ялгау авыр, бер киселгән икмәк кире ябышмый, диләр бит. Гә­рәевләрнең гаилә җебенең ныклыгына кем яки нәрсә сәбәпче булган? “Бик күп ир-атларны беләм: гаиләдә аң­лашу булмау аркасында юкка чыктылар. Журна­лист­лар­ның, шагыйрьләрнең, язучы­ларның, артистларның, рәс­самнарның зур дәрәҗәгә кү­тәрелүендә хатыннарының өлеше әйтеп бетергесез. Хатын-кыз иренә иҗат итәргә мөмкинлек тудырмаса, иреген кысса, яхшы ана, яхшы хуҗабикә булмаса, бу мохит­тәге иҗатчы тегендә-монда бәргәләнәчәк. Ул иҗади мөм­кинлеген тулысынча күрсәтә алмаячак. Уңышка ирешкәч, дан килгәч, хатынын санга сукмаучылар да бар, анысы – кешелексезлек сыйфаты”, – дип саный гаилә башлыгы.

Гөлхаҗирә апа: “Бергә яшәгәндә, төрлесен күрәсең, кичерә белергә кирәк, хатасыз кеше юк”, – дисә, Мәгъ­сүм абый: “Ачуланышып, үчлә­шеп йөргән чаклар булмады. Илле ел бергә яшәү ил­ле көн кебек кенә үтеп китте, – ди. – Картлыгыбыз ти­гезлектә уза, мондый бәхет бөтен ке­шегә дә эләк­ми. Ир­ләр ника­дәр генә гай­рәтле булса да, гаиләнең тот­рык­лылыгы, уңышы барыбер – хатын-кыз кулында. Гөлха­җирә апагыз сабыр да, кырыс та була белде. Ул – әйбәт хатын, әйбәт ана, оныгыбызга – әйбәт әби”.

Мәгъсүм абый – дүрт китап авторы да. Китапларында милләтебезнең дөнья­кү­ләм танылган бөек шәхеслә­ре урын алган. Ул аларның һәркайсы белән аралашкан, язмаларында беркем бел­мәгән якларын ачып салган. Соңгы елларда, хәлегез ничек, дигәнгә язучы Гомәр Бә­широв сүзләре белән җавап кайтара. Гомәр ага белән гел аралашып торганнар. Аксакал туган көнендә – 7 гыйнварда өйгә килеп котлауларын яраткан. 97се тулганда, янына барып, хәл-әхвәлен сорагач: “96да 97гә караганда күп мәртәбә яхшырак иде”, – дип җавап биргән. Мәгъсүм абый моны еш искә төшерсә дә, аның үзенә ул яшькә җитәргә ерак әле – киләсе елда 85не генә тутыра. Ул 60 ел журналистикада эшләү белән бергә, 20 ел студентлар укыткан. Хәзер күп вакытым өйдә уза, дигәненә ышанасы килми, чөнки бер урында озак утырып, ял итеп ята торган кеше түгел Мәгъ­сүм Гәрәев. Студентлары гел киңәшкә килә икән. Гөлха­җирә апа фатирларыннан һәрчак кеше өзелмәвенә, ярдәм итә алуларына сөенә. “Мин редак­ция­дә тәэмин итү, оештыру белән шөгыль­ләнсәм, Гөлха­җирә апаң үз эш урынында – телефон стан­­ция­сендәгеләр­гә булышты, – ди Мәгъсүм абый. – Безнең күңелдә яхшылык орлыгы ята. Ул кү­ңелдә генә калырга тиеш түгел, кешеләргә дә күчәргә тиеш һәм күчте дә…”

Фәния Арсланова


Фикер өстәү