50 сум урынына 10 меңне кем алыр? Бала акчасы турында яңалык бар

50 сум күләмендә бирелүче пособиенең 10 меңгә җитәчәге хакында ел башыннан имеш-мимешләр йөрде. Ниһаять, аңа ачыклык кертелде шикелле. Ул төбәкләрдәге яшәү минимумы күләмендә булачак, әмма һәрбер гаиләгә бирелмәячәк.

Төгәлрәк әйткәндә, Россия Дәүләт Думасына яшь ярымнан өч яшькә кадәр сабыйга түләнүче пособиене арттыру тәкъдиме керт­кән­нәр, аны мохтаҗ ата-аналар гына алачак. Әлеге компенсацияне түләү системасына үзгәрешләр кер­теләчәге хакында хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев җит­кер­де. Яшәү минимумын һәр төбәк үзе билгели. Әйтик, Татарстанда ул сумма быел беренче кварталда 9 170 сум тәшкил итә. Җан башына исәпләгән­дә, гаиләдәге хез­мәткә яраклы кешенең уртача кереме ике яшәү минимумы суммасына тулмаган булырга тиеш, шул чагында гына гаилә аңа өмет­ләнә ала. Үзәк матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бала үс­терүче гаиләләргә пособие 2020 елның гыйнварыннан түләнә башларга мөмкин. Төгәл кистереп әйт­мәүнең сәбәбе: закон проекты әле кабул ител­мәгән. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгеч­ләре бу уңай­дан аң­латма бирергә ашыкмады. Бездә норматив документлар юк, ничек булачагы, аны кем­нәр алуы, белешмә­ләр­не ничек тапшырырга ки­рәк­леге билгеле түгел, диде­ләр.

Социаль ярдәм буларак, 50 сум күләмендә пособие түләү карары 1994 елдан га­мәлдә. Шул вакыт эчендә ул бер тапкыр да яңадан каралмаган, бәяләр гел үсеш­тә булуга карамастан, индексация дә ясалмаган. Шуңа багышланган киңәш­мәдә Дмитрий Медведев та: “Ул по­собиенең күләме аңлашы­лып бетми һәм социаль яр­дәм алай оештырылырга тиеш түгел”, – дип белдерде. Аның чыгышын тыңлагач, шундый фикергә киләсең: һәр гаиләгә аз-азлап, тигез итеп өлеш чыгарырга, дигән төшенчә искергән. Хәзер аз гаиләгә, ләкин күбрәк суммада эләк­сен, дигән принциптан чыгып эш итәчәкләр. Бү­ген яшь ярымга кадәр түлә­нүче пособиене төбәк­ләр­дәге яшәү минимумы күлә­мендә 2 миллионнан артык гаилә ала. 1,5 яшьтән өч яшькәчә пособие 1,8 миллион ке­шегә түләнә. Дәүләт казнасыннан аның өчен якынча 1,5 миллиард сум акча бүленә, түләүне арттырып, адреслы яклауны үсте­рергә кирәк”, – дип белдерде Премьер-министр.

– Яшь ярымнан өч яшь­кәчә түләнүче 50 сум по­со­бие бик күпләрдә ка­нә­гать­сезлек тудыра иде. Ул хакта миңа да мөрәҗәгать итү­че­ләр шактый булды, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. – Киләсе ярты елдан гаиләдә ки­мен­дә бер бала булса, олы кеше айга кимендә ике яшәү минимумыннан азрак хез­мәт хакы алса, ул балага тө­бәктәге яшәү минимумы кү­ләмендә акча түләнәчәк. Ур­тача 11 мең сумнан санасак, ике яшәү минимумы – 22 мең сум. Ике кешелек гаиләнең кереме – 44 мең сум һәм гаиләдә яшь ярымнан өч яшькәчә бала да бар икән, яшәү минимумы буенча пособие түләнәчәк. Ул пособие өчен акча федераль казнадан күчәчәк. Аның өчен 2020 елга якынча 74 миллиард сум акча кирәк булыр, дип фаразлана.

Инвалид бала тәрбия­ләү­че хезмәт яшендәге, әм­ма бала тәрбияләү сәбәпле эшлә­мәүче әти-әниләргә би­релү­че пособие күләме дә 1 июль­дән якынча ике тапкыр арта һәм ун мең сум булачак. Бу уңайдан редак­циягә: “Аны алу өчен гариза тапшырасы дип сөйлиләр, шул сүз дө­ресме икән?” – дип шалтыратучылар да булды. Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе ида­рәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әй­түенчә, аны рәсмиләштерү өчен, Пенсия фондына барып, гариза тапшыру кирәк­ми. Мо­ңа кадәр эшләгән ата-ана, киләчәктә эштән китеп, инвалид бала тәрбияләүгә күчсә генә, ул хакта хәбәр итәргә һәм гариза язарга тиеш була.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү