«Аерма – җир белән күк арасы». АКШта авыру күпмегә төшә?

Республика офтальмология клиник хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Мин­хуҗина Татарстан хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы буенча стажировка үтеп кайтты. Ул АКШның Флорида штаты, Тампа шәһәрен­дәге дөнья күләмендә иң зур саналган күз банкында тәҗрибә туплаган.

– Андагы эшчәнлек күптәннән кызыксыну уята иде, – ди табибә. – Биоматериаллар белән ничек эш итәләр, ул каян алына, микроскопик тикшеренүләр ничек үткә­релә, медицина хезмәте ничек оештырыла? Барысына да җавап таптым. Күзнең мөгез катлавына (роговица) операциянең ничек ясалуын да күрдем. Кератоплас­тика буенча ясалучы яңа төр операция барышын күзәттем. Фән­ни-гамәли симпозиумнарда катнашу да рухи яктан баетты, АКШның бер фәнни журналы өчен тик­шеренү эше алып барабыз һәм язма әзерлибез. АКШтагы күз банкында биоматериаллар сак­лана. Бездә шуңа охшаш банк Мәскәүдә генә бар.
Нәрсә ул кератопластика?

Биоматериал куллану ысулы иң соңгы чиктә, башкача дәвалау мөмкинлеге булмаганда башкарыла. АКШта булачак хирурглар тере күз моделендә эшләргә өй­рәнә икән. “Тере модельдә өйрәнү бөтенләй икенче, бездә дә шундый мөмкинлек булсын иде”, – ди офтальмолог. АКШтагы укыту, эшкә өйрәтүдән тыш, дәвалау оеш­масында хезмәт күрсәтү дә бүтәнчә. Анда хөкүмәт хастаха­нәләре юк, барысы да – шәхси клиникалар. Кеше ай саен иминият акчасы күчереп бармаган икән, бушлай дәвалана алмый. Ярдәм күрсәтү котылгысыз булганда гына дәвалыйлар һәм аннан соң пациентка зур суммадагы исәп-хисап кәгазе җибәрәләр. Йомшак контакт линзасы сайлау доктор рецепты буенча гына хәл ителә. Дарулар да рецепт белән генә бирелә. Ул илдә безнең зур шә­һәрләрдәге шикелле даруханә пункт­ларын да адым саен оч­ратмассың.

Элина Минхуҗина әйтүенчә, кератопластиканың кайбер төр­ләре республика офтальмология хастаханәсендә дә башкарыла. Квота буенча елга утыздан артык операция ясала икән. Әлеге югары технологияле операция мәҗ­бүри медицина иминияте буенча бушлай башкарыла. Әйтик, күзнең мөгез катлавы бүлтәеп алга чыккан очраклар тумыштан ук килә. Әлеге әгъза зурайган саен, чир көчәя. Бу вакытта күрү начарлана. Аңа беренче, икенче этапта операцияне лазер белән ясыйлар. Өченче, дүртенче этапка килеп җитсә, биоматериал кулланмыйча, чирне җиңеп булмый.

Эндокератопластика вакытында күздәге мөгез катлауның арткы өлеше алына. “Аны ясаганда пациент авырту сизми, ул тиз ясала һәм тиз төзәлә дә. Хастаның икенче көнне үк күрүе 80 процентка яхшыра”, – дип аңлата табибә. Операцияне әлегә Рос­сиядә Мәскәүдә генә ясыйлар. Бу эш безнең республикада да башкарылачак һәм аның өчен яңа җиһазлар алырга ниятли­ләр икән. Элина Мин­ху­җина Америкада эшләү тәрти­бен өйрәнгән. Көз айларында Казаннан тагын бер­ничә белгеч Мәс­кәүдә тәҗрибә туп­ларга җыена. Татарстанда хә­зергә мөгез катлавын тулысынча алмаштыру ысулы гына кулланыла, ул иске алым санала.

“Алгарыш” грантын оту җиңел түгел

Элина Ленар кызы Казан дәү­ләт медицина академиясе кафедрасында 7 ел эшли, аңа кадәр әлеге белгечлек буенча 11 ел укыган. “Алгарыш” программасында катнашу һәм оту өчен бик күп документлар җыярга кирәк. Иң төп шарт – чит телдә аралашу. “Немец, инглиз телләрен яхшы беләм. Шулай ук фәнни мәкаләләрең булу да мө­һим, – ди табибә. – Америка – кыйбатлы ил, анда яшәү өчен грант акчасы гына да җитми. Америкада читтән килүчеләр ике зур проблема белән очраша: беренчесе – түләүле медицина, икенчесе – торак арендалау. Юлда йө­рүгә дә акча күп китә. Америка халкы өчен машина арендасы кыйммәт түгел, читтән килүчегә икеләтә кыйбатка чыга, чөнки иминият тә, шул илнең машина йөртү танык­лыгы да юк”.

Элина Минхуҗина тагын нәр­сәләргә игътибар иткән соң? АКШ табиблары өчәр-дүртәр клиникада эшли, анда хезмәт кенәгә­се юк. Табиб язу-сызу белән шөгыль­ләнми, кимендә ике ярдәмчесе бар. Пациентның табибка таләбе дә, хөрмәт тә зур. Дөрес, хаталар ясала, әмма Америкада табиб һәр яктан якланган, һәрбер клиника­ның үз адвокаты бар. Клиникаларда бернинди тавыш та, чират та юк. Иминият акчасы күчереп барган кеше үзе теләгән вакытта теләсә кайсы клиникага барып тикшеренү үтә. Кирәк икән, икенче көнне үк операция ясала. Клиникалар арасында – көчле көн­дәшлек. Анда иминиятсез дәва­лану бик кыйм­мәт, миллион сумга якын акча китә. Акчасы бармы, юк­мы, закон нигезендә бөтен ке­шегә хезмәт күрсәтелергә тиеш. Түли алмавың­ны дәлилли алсаң, бушка дәва­ланасың. Иминиятең яки баш­ка керемең булганда, акчаңны тулысынча чыгарырга туры ки­ләчәк. Аз керемлеләргә, студентларга, инвалидларга, армия ветераннарына ташламалар бар.

Россиягә байтак кына яңа­лык­лар читтән керә. Киләчәктә без­нең медицина да түләүлегә кү­чеп бетмәсме? Элина Минху­җина әй­түенчә, шәхсигә күчсәң, табибка хөрмәт артыр иде. Бушлай хезмәт күрсәтелгән җирдә чират дигән сүз. “Бездә эшнең сыйфаты начар димәс идем, ләкин түләүле хезмәт вакытында икенче инде, – ди ул. – АКШта эшлим дигән ке­шегә мөм­кинлекләр күп, карьера үсеше дә бар, тик бөтен кеше эшен югалтудан курка. Йөкле ха­тын-кызлар, бала тапкач, алты атнадан эшкә чыга, бәби тапканчы эшли. Анда “больничный” түләү­ләр юк. Теш дәвалату бик чыгымлы, ул иминият белән капланмый. Без дә кү­бесенчә түләүлегә йө­рибез, дип әйтүчеләр булыр, тик андагы хакны чагыштырсаң, аерма – җир белән күк арасы”.

Күзне ничек сакларга?

Компьютер белән дистанция сакламау, телефон-планшетларга озак карау аркасында күзгә көч килә. Караңгы бүлмәдә эшләү, ятып уку, физик күнегүләр эш­лә­мәү аркасында, муен, җилкә мус­куллары ката, кан әйләнеше бозыла. Хәзер ата-аналар балаларга телефон тоттыра да үзләре башка эш белән шөгыльләнә, аның зыяны хакында уйлап та карамый­лар. Бала җиде яшькә җитмичә, гаджетларны, го­му­мән, бирмәскә кирәк. Телевизорны көнгә 15 минуттан да артык карарга ярамый. Элек бала-чага гел урамда иде. Йөгереп уйнаганда, якынга да, еракка да карыйсың һәм күз ял итә. Гел бер ноктага гына төбәлү мус­куллар киеренкелеген арттыра. Урамда җәяү күбрәк йө­рергә, суда йөзәргә киңәш итәбез. Чамасын белеп кенә кояшта йө­рүнең, витаминнар эчүнең дә файдасы бар.

  • Кыскача
    Бүген дөньяда күрү буенча инвалидлар саны 180 миллионнан артык. 40 – 45 миллионы дөм сукыр һәм алар кеше ярдәменә мохтаҗ. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразы буенча, 25 ел эчендә бу сан ике тапкыр артачак. Сукырлыкка китерүче очракларның 10 процентка якыны күзнең мөгез катлавы җәрәхәтләнү аркасында барлыкка килә. Аннан дәвалап, пациентны тулы канлы тормышка кайтарып була, ди белгечләр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү