Айфон акыллылана, без наданлана­быз­мы? (фикер)

Россияле кавем эштән буш вакытын ничек үткәрә? “Левада-Үзәк” дип аталган бәйсез сораштырулар һәм аналитика институты май азагында уздырылган сораштыруларның нәтиҗәләрен игълан итте. Аларга караганда, Россия халкының укудан һәм төрле аң-гыйлем, мәдәнияттән читләшүе, ул читләшүнең тирәнәюе күзәтелә.

Россиялеләрнең яртысыннан күбесе (55 процент) бервакытта да театрда, музейда яисә консерваториядә булмаган. Югары сәнгать гүя алар өчен бөтенләй юк. Моны ишеткәч, гаҗәпләнү катыш кызгану хисе ярала. Гомерендә бер залга утырып спектакль карамаган, музейда булмаган кеше ничек кызганыч булмасын? Хикмәтләр әле моның белән генә бетми. Респондентларның 28 проценты беркайчан да китап укымый, аны кулына тотып карамый икән. Бу очракта да шатлык юк. Халыкның тагын 27 проценты китапны кулына елга бер-ике тапкыр гына ала. “Белем чишмәсе”н көн саен укучылар саны исә 1994 елдагы сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кимегән: 23тән 14 процентка калган. Китапка атнага берничә тапкыр мөрәҗә­гать итүчеләр 26дан 14кә төшкән. Болары да – уйландыра торган саннар.

Инде көндәлек матбугатны укучыларны да барлап алыйк. Биредә, беренче карашка, хәлләр заманына күрә бөтенләй үк начар да түгел кебек. Кешеләрнең 39 проценты атнага бер булса да газета-журналга бага, укыштыра. Тагын 17 проценты аны айга бер-ике тапкыр кулына ала. 32 процент исә беркайчан да газета-журнал укымый. Яшьләр – 18 – 29 яшьлек­ләр дигәндә, әлеге җәһәттән сурәт бөтенләй куркыныч. Сораштыручылар китап, газета-журналларны бөтенләй укымаучылар санының 2006 ел белән чагыштырганда 12 (!) тапкыр артуын: 4тән 46 процентка җиткәнлеген билгели. Мондый куанычсыз хәлдә, әлбәттә, социаль челтәрләрнең популярлыгы, кулдан төшмәгән айфоннар, әлеге дә баягы заман сәбәпче, дип әйтеп булса да, күренеш гадәттән тыш. Яшьләр арасында газета сайтларына кергәләп торучылар, китапны электрон вариантта укучылар бар, дип юансак кына шул…

Гомумиләштергәндә, халык ял иткән­дә нишли, ял сәгатьләрен ничек үткәрә соң? Дөрес уйлыйсыз, аның күзе – “яш­ник”тә икән. Телевизордан сериаллар һәм кинолар карау – ватандашлары­бызның иң яраткан шөгыле, дип билгели “Левада-Үзәк”. Халыкның 79 проценты атнасына бер яисә берничә фильм йә сериал карамый калмый. Мондый хәлдә беренче карашка егылып үләрлек криминал күренмәсә дә, бу барыбер яхшыдан бигрәк начар түгелме?

Телевизорга, сериалларга, төрле телефильмнарга мөкиббәнлек нидән? Билгеле инде, адәм баласына ял кирәк. Ял һәм дөнья мәшәкатьләреннән качып, онытылып тору. Тик ялның да мәгънәле булуы, ял иткәндә аның иң җайлысын эзләмәү мәслихәт түгел микән? Кеше тормышы борынгы римлылар әйткән “икмәк һәм тамаша”га гына кайтып калырга тиеш түгел бит. Әйе, китапны, ул әле күпмедер җитдирәк тә булса, “сөреп” чыгу авыррак. Җитди газетадагы мәкаләне укып чыгу да баш миендәге сырларны эшкә җигүне сорый. Ә телевизор сиңа әзер сурәтне китерә дә күзеңә чәпи, китап укыгандагы кебек күз алдына китереп газапланасы юк. Рәхәт! Сериал сине акыллы итми, яхшыны начардан, бөртек­не кибәктән аралап бирми, тәрбия кылмый, ул сине бары ял иттерә, күңелеңне ачтыра. Анда мәдәният юк һәм була да алмый. Ә бит кеше заты, яшьме ул, картмы, һәрдаим билгеле бер дәрәҗәдәге тәр­биягә, фикерләү сәләтен үстереп торуга, гыйлемгә, мәдәнияткә, мәдәният-ле­леккә мохтаҗ. Киресенчә булганда, зат­сызлану көчәя, деградация эшкә керешә.

Наданлык белән мәдәниятсезлек – кардәшләр. Фәкыйрьлек тә алар белән янәшә йөри. Тикмәгә генә тукның күзе – икмәктә, туеп китсә – хикмәттә, ягъни кү­ңел ачуда, димәгәннәр. Бәлки бәлаләр­нең очы бездәге түбәнәеп килгән тормыш дәрәҗәсенә барып тоташадыр? Бәйләнеш, әлбәттә, бар. Әмма аңа карамастан, гавамның аң-белем, мәдәният дәрәҗәсен арттыруда, аны укый, уйлый торган итүдә дәүләт, теләгәндә, зур эшләр эшли ала. Тик теләп җиткерми. Шул ук телевизор аша да адәми затны чын гражданин, фикерле, уйлы, мәдәниятле итеп тә, тамак һәм тамашаны гына белгән, шуның өчен яшәгән бер гыйбад итеп тә тәрбия­ләп була бит. Бәлки гыйбадлар белән ида­рә итү, алардан файдалану җиңел булганга, дәүләт артыгын тырышмыйдыр? Янә бер сәбәп: россиялеләрнең күпчелек өлеше – “кичәге крепостнойлар” (крепостное право беткәнгә нибары гасыр ярым) да бит әле. Генетиканы, аның законнарын әле беркемнең дә урап уза алганы юк. Җыеп әйткәндә, “Левада-Үзәк” игълан иткән саннарның сәбәпләре күп төрле. Һәм шунысы аяныч: туннельнең башында яктылык әлегә шәйләнми.

Наил Шәрифуллин

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү