Айгөл Зәйнуллина: «Балаларым кайтты. Ходай шушы бәхет­тән мәх­рүм итә күр­мәсен!»

“Болгар кызлары” төркеме җитәкчесе һәм вокалисты Айгөл Зәйнуллина өч ай буе елавыннан туктады. Ниһаять, аңа 24 июль көнне кичке сигездә улларын барып алырга насыйп була.

– Элеккеге ирем Тимур ул көн­не судка килмәде. Хәбәр­ләш­кәч, балаларны кичке җидедә тапшырам, дигән иде. Суд приставлары белән барып алдык. Сабыйларым мине бик сагынган. Аларны күр­гәч, йөрәк урыныннан чыга дип торам. Безнең бу тарткалашуда сабыйлар җәфа чигә дә, мин өзгә­ләнәм. Әмма Тимур үзен гаепле санамый. Аның үз туксаны-туксан. Күңелемдә бер начарлык та юк иде югыйсә. Җәй­ләрен балаларны әби-ба­ба­сына җибәреп тордым. Беркайчан да әтиләренә каршы котыртмадым. Алар бит аны да мине яраткан кебек ярата. Малайларга әти кирә­ген дә беләм. Тик менә шулай гауга ясап йөрүебез генә авыр. Бер-беребезне аңламый­быз, – ди Ай­гөл. – Социаль челтәр­ләр­дәге мөрә­җәгатемне күпләр ишетеп ярдәм итте. Татарстан Пре­зиденты тарафыннан да як­лау таптым. Тик балалар минем янда булса да, күңелем тыныч түгел. Шатланырга да куркам. Алга таба нәрсә булыр икән, дигән борчуым бар. Тимур суд карарын үтәсә, минем белән санлашса, бу хәлләр булмас та иде. Балаларны рөхсәтсез алып китүен әле дә аң­лый алмыйм. Авыр көннәр артта калсын иде. Балаларым янымда чакта шул­кадәр рәхәт. Ходай шушы бәхет­тән мәх­рүм итә күр­мәсен!

Гөлгенә Шиһапова


Айгөл Зәйнуллина: «Балаларым кайтты. Ходай шушы бәхет­тән мәх­рүм итә күр­мәсен!»” язмасына фикерләр

  1. Чын кунелдэн соенэм Айгол синен очен!Ходай газиз балаларыбыздан аермасын!Бэхетле булыгыз!

Фикер өстәү