“Айга менәргә этүчесе юк”. Профильле укыту саташмаска өйрәтә, ди белгечләр

Бүген әти-әниләр үз балаларын мәктәптән үк белгеч итәргә, аларны гади түгел, профильле сыйныфларда укытырга тели. Бу очракта вузга җиңел генә кереп була, дип уйлыйлар. Теләк – бер, чынбарлык – икенче нәрсә. Татарстанда профильле сыйныфларда белем алганнар­ның 69 проценты гына укуын үзе сайлаган юнәлеш буенча дәвам итә.

“Бөтенесен белеп булмый”

– Без профильле укытуны уз­ган гасырның туксанынчы елларында кертеп җи­бәрдек. Башта чит телләрне ти­рәнтен өйрәнү сыйныфлары ачтык. Аннан фи­зика-мате­матика, химия-биоло­гия юнә­леш­ләре бул­дырылды. Бө­тен фән­не дә бер дәрәҗәдә үзләштерүчеләр сирәк, тик кайбер фәннәрне үз итүчеләр шактый. Бу төр укыту үзен аклый, ул бигрәк тә белгечләр, галимнәр әзерләүне күздә тота. Шәһәрнең зур мәк­тәпләрендә хәтта алтышар юнә­леш ачып була. Билгеле, кечкенә авылларда моны эшләп булмый, – ди элеккеге мәгариф һәм фән министры Васил Гайфуллин. – Моның өчен үз фәнен яхшы белгән укытучылар кирәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада барлык укучыларның 77 проценты профильле сыйныфларда белем ала. 1375 сыйныф һәм 25 мең укучы дигән сүз бу. Югары сыйныф укучылары арасында со­циаль-икътисади, физика-мате­матика, химия-биология, технология, фи­зика-химия юнәлеш­лә­ренә өстен­лек бирелә. Био­логия-география, табигый-фәнни, ин­г­лиз-мате­ма­тика, табигый-мате­матика про­фильләрен тормышка ашыручы мәктәпләр дә бар. Инженерлык профиле, табигый-фәнни, математика юнәлешләре челтәре дә үсә.

Профильле укытуның файдасы имтихан нәтиҗәләреннән дә күренә. БДИны 100 баллга тапшыручылар арта. Физика, математикадан иң югары балл җыю­чылар, ил күрсәткечләре белән чагыштырганда, ике тапкыр күб­рәк. Укучылар сайлаган фән­нәреннән сынауларны да яхшырак тапшыра. Математикадан иң яхшы балларны математика, химия, информатика, биология сыйныфларында белем алучылар җыя икән.

“РАЭКС-Аналитика” агентлыгы төзегән “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә Казандагы биш уку йорты кертелгән. Фәннәрне сайлап укыту әнә шундый баскычларга да күтәрә әле. Болар – башкаланың 131 нче лицее (41 нче урында), КФУның IT-лицее (66 нчы урында), КФУның Лобачевский исемендәге лицее (70 нче), инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәбе (97 нче), 7 нче гимназиясе (99 нчы).

“Әти-әниләр күп уйлап тормый”

– Профильле укыту бик ки­рәк. Бүген җәмгыятьтә хез­мәткә өйрәтү, һөнәри юнәлеш бирү эше бик түбән. 9 – 11 нче сыйныф укучылары күбрәк һөнәрне БДИ нәтиҗәләренә карап сайлый. Ә профильле сыйныфта укыганнар үз язмышын алдан ук хәл итә. Күп профильле лицейлардан тыш, гади мәк­тәпләрдә дә андый сыйныфлар бар бүген. Яңалары ачыла тора. Әйтик, гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш юнәлеше буенча профильле сыйныф ачалар икән, әти-әни баласын тизрәк шунда бирергә тырыша. Баланың физиологиясе, психологиясенә карап тору дигән нәрсә юк. Менә монысына да игътибар итәргә кирәк, – ди педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Укырсың,тик барырсыңмы?

Быел Казан мәктәбен тәмам­лаган Рената Корниенко биоло­гия-химия сыйныфында укыган, әмма ул табиб та, химик та булырга җыенмый.
– Безнең сайланып тору мөм­кинлеге булмады. Минем гади сыйныфка барасы килмәде. Билгеле, әгәр социаль-гуманитар төркем ачсалар, шунда укыган булыр идем. Югары сыйныфларда химияне без атнага алтышар сәгать укыдык. БДИга кирәкле берничә фәнне генә өйрәнүне дөрес дип санамыйм. Икътисадчы яки тел белгече булырга хыялланам. Бер дә үкенмим. Мәк­тәптән төпле белем алдым дип сөенеп чыгам, – ди ул.

Гади сыйныфта укыган Чулпан Хаҗиева да башкалардан калышмаган. Имтиханнардан югары баллар җыйган. Профильле сыйныфта уку авыррак икән. “Тарихчы булыр өчен бюджет бүле­генә эләгермен дип уйлыйм. Био­логия-химия сыйныфында укыган яшьтәшләрем имтиханнарны зур балларга тапшырды. Профильле укыту кирәк”, – ди ул.
Арча районының Түбән Мә­тәс­кә авылы мәктәбе директоры Зөл­фәт Дәүләтбаев әйтүенчә, авылда бөтен балага да ярап булмый.

– Быел мәктәпне 11 укучы тә­мамлады. Аларның күбесе био­логия-химия юнәлешен сайларга теләк белдергәч, шуңа өстенлек бирдек. Икенче елны ул социаль-гуманитар юнәлеш булырга мөм­кин. Бер һөнәр белән генә чик­ләнеп булмый, тормышта югалып калмас өчен, 3-4 төрле һө­нәр кирәк, дип өйрәтәм укучыларны. Замана бит үзгәреп тора, – ди ул.
Балтач районының күп профильле Салавыч лицеенда 9 нчы сыйныфка кадәр балаларның кызыксынуларын яхшылап өй­рәнәләр икән.

– Соңгы елларда химия-био­логия буенча сыйныф оештырдык. Бу отышлы да. Математика да атнасына алты сәгать керә. Ан­да алган белем белән, медицина, авыл ху­җалыгы, ветеринария буенча да укуны дәвам итеп була. Җәмгыять белемен күбрәк өс­тәмә курсларда укытабыз. Укучылар үзләре те­ләгән уку йортларына керә, – ди директор Люция Закирова. – Мин дә айга менәр идем, арттан этүче булса, хәзер андый заман түгел. Университетка керү өчен яхшы белем кирәк. Безнең укучылар белем ташын ныграк кимереп калырга тырыша.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү