«Ак барс» яңа сезонны гамәлдәге чемпион ЦСКАга каршы очрашу белән башлаячак

“Ак барс” КХЛның яңа сезонындагы беренче очрашуын 3 сентябрь көнне Мәскәүдә гамәлдәге чемпион ЦСКАга каршы уздырачак. Кунакта өч уен уздырганнан соң, “Ак барс” 13 сентябрьдә үз кырында Магнитогорскиның “Металлург” командасы белән очраша.

КХЛда яңа сезон, 1 сентябрьдә башланып, 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Плэй-офф очрашулары, 1 мартта старт алып, 30 апрельгә кадәр сузылырга мөмкин. Сүз уңаеннан, “Ак барс”ның 23 декабрьдә “Салават Юлаев”ка каршы буласы бер матчы Швейцариянең Давос каласында узачак.

Түбән Каманың “Нефтехимик” уенчылары сезонны 2 сентябрь көнне Минскида җирле “Динамо”га каршы уен белән башлый.


Фикер өстәү