Акча өләшү генә түгел бу. Татарстанңа яңа бәйге башлана

Илкүләм проектларны тормышка ашыруда “Бердәм Россия” партиясе коммерциячел булмаган оешмалар ярдәменә дә исәп тота. Кичә партиянең Төбәк Сәяси советы каршындагы иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча комиссия утырышында сүз шул хакта барды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шин бу җәһәттән: “Хөкүмәт күреп бетермәгән урыннар бик күп. Халык сезгә ышана, чөнки игелекле эшләр бе­лән шөгыльләнәсез. Илкү­ләм проектлар күз күрмә­гән, колак ишетмәгән мөм­кинлекләр бирә”, – диде. Шушы уңайдан, грант отып, эшчәнлекне уңышлы дәвам иттерү өчен “Бердәм Россия” 2014 елдан бирле бәйге игълан итә. Бу өлкәгә ни­гездә ватанпәрвәрлек, ветераннар белән шөгыль­лә­нүче, гражданнарны як­лау һәм аларга ярдәм итү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар керә.

Утырышта узган ел игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. 2019 елгысына старт бирелде. Бу максатка быел 35 млн сум акча бүлеп бирелә. Әлбәттә инде, бәйге акча өләшер өчен генә үткәрелми. Ул социаль яктан әһәмияте булган проектларны, төрле башлангычларны, идеяләрне тормышка ашыру өчен кирәк. Алар барысы да республика халкының тормышын яхшыртуга юнәлтелгән.

2014 елда бәйгедә катнашу өчен 54 гариза кабул ителгән булса, 2017 елдан башлап, аларның саны ел саен 200дән артып китә. Грантны 100дән артык иҗ­тимагый оешма отарга мөмкин. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәк­чесе Андрей Кондратьев та: “Без грант оту механизмын алга таба җәелдерәчәкбез. Санга гына түгел, сыйфатка да игътибар итәчәкбез. Бу бик мөһим”, – дип, залда утыручыларның күңелендә өмет уятты. Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча эшче төркем җитәк­чесе Татьяна Ларионова исә барыбызны да актив булырга чакырды. Мөмкин­лекләр дә юк түгел. Бу җә­һәттән Халык башлангычларын хуплау үзәге дә оештырылган. Унике илкү­ләм проект арасында “Фотоконтроль – 2019” дигәне дә бар. Аңлашыла ки, монда үз фикерләреңне фотосу­рәт­ләр аша җиткерү шарт. Апас­та Әфганчылар оешмасы, төрле юнәлештәге ким­че­лек­ләрне күзәтеп торыр өчен, әнә шундый төркем оештырырга өлгергән дә инде. Элемтә булдыру өчен, “Бердәм Россия” төбәк партиясенең сайтына мөрә­җәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү