Акчарлаклар ник кырыла?

Иделдә балыкларның күпләп кырылуы гадәти күренешкә әйләнде. Инде чират акчарлакларга җиткән. Әлегә кадәр мондый хәлнең күренгәне юк иде. Казанның Победилово бистәсе янындагы Идел суында булган бу хәл.

– Кошлар күз алдымда үлде. Без моннан ерак яшәмибез. Су буена килсәк, җансыз кошларны күреп җан өзгәләнә. Балалар бигрәк тә борчыла, – ди бу бистәдә гомер итүче Наилә Сибгатуллина.

Илсур Садыйков Иделдә балык тотарга ярата. “Атна саен кармагымны алып, күңе­лемне басып кайтам. Яр буенда үле балык­ларны еш күрәм. Артык игътибар гына бирми идем. Балыклар үлми тормый инде ул, шулай да кешеләр бигрәк хәвефләнә”, – ди ул. Күпләр балык-кошларның үлемен сулыклар­ның чиста булмавыннан күрә. Халык чаң сукса да, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре алай борчылырлык урын тапмый.

– Экологлар, акчарлаклар үлгән урынга барып, суның пробасын алды. Әмма, ни гаҗәп, бу хакта күп сөйләсәләр дә, социаль челтәрләрдә видеолар урнаштырсалар да, без килгәндә бернинди үлгән балык та, кош та юк иде. Идел елгасы – федераль объект. Шунлыктан без тикшерү нәтиҗә­ләрен Рос­природнадзорга җибәрәчәкбез. Шулай ук нәтиҗәләр Биоресурслар дәүләт комитетына да җибәреләчәк. Чөнки судагы балык­лар һәм кошлар алар карамагында, – ди министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Мөлекова.

Казан дәүләт университетының мөгал­ли­мәсе Нәфисә Минһаҗева да социаль челтәрләрдәге видеоларны караган.

– Минемчә, монда берничә сәбәп булырга мөмкин. Акчарлаклар балык белән генә тукланмый, алар чүплектә дә актарынырга ярата. Мөгаен, алар берәр чүплектән нидер ашап агуланганнардыр. Бәлки, күсе агуыдыр. Халык суның яшелләнүеннән зарлана. Төгәл җавапны су составының анализын белгәч кенә әйтеп була, – ди ул.

Су ни өчен яшелләнә дигән сорауга да җавап бар. Экологлар, куркыныч әйбер юк, диләр.

– Май ае эссе торды, елгаларда су кимеде. Суның яшелләнүе – табигый процесс. Моннан куркырга кирәкми. Суүсемнәр ярга чыгып, шундый төсмер бирә, – ди Рос­природнадзор идарәсенең баш белгече Ләйсән Мрясова.

Әлегә су анализларын белмичә, берни әйтә алмыйлар. Моның өчен җиде көн вакыт кирәк икән.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү