Алай ярамый, егетләр! Дәүсоветта ришвәтчелек турында сөйләштеләр

Парламентта журналистлар өчен матбугат конференциясе узды. Аны хокукый һәм норматив актларның яшәеше­без­дәге урыны турында “ликбез” дип тә атап булыр иде. Без федераль һәм Татарстан законнары нигезендә яшәр­гә тиешбез. Әмма әлеге законнар кысасында әле төрле хокукый документлар кабул ителә, теге яки бу өлкәдә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча килешүләр төзелә. Менә шул вакытта закон белән каршылыклар килеп чыга, гамәллә­ребездә ришвәтчелек чалымнары күренә башлый.

Дәүсоветның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин әй­түенчә, бездә ришвәтчелеккә каршы көрәшү өчен ныклы хокукый база бар, Президент җитәкчелегендә Совет та эшли, район ха­кимиятләрендә дә ришвәтчелеккә каршы көрәшне җитәкләүче махсус кешеләр бар. Тик менә әлеге мәсьәлә һаман көн кадагында кала бирә. Икенче төрлерәк әйтсәк, “Бир­гәннең битенә бакма!” дигән әйтем үзенең озын гомерле булуын раслый тора.

Хәтта парламентның һәр комитеты да үзләре тәкъдим иткән законнарның ничек үтәлешен тикшереп тора.

Сүз дә юк, закон проекты закон рәвешен алганчы ук аны энә күзеннән үткәрәләр, кор­рупциягә каршы экспертиза да үткәрә­ләр. Кыскасы, законнарыбыз камил һәм кыек эшкә урын калдырылмый. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең интернет аша алып барылуы да ришвәтчелеккә юл куймый кебек. Хикмәт нидә соң? Шакир Яһудинның теге яки бу өлкәдә эшләүче “җаваплы иптәш”ләрнең җаваплылыгы мәсьәләсен күтәрүе юкка гына түгелдер. Шуның өстенә җаваплы ке­ше­ләрнең хокукый “грамота”сын күтәрү ки­рәклеге турындагы фикер дә игътибарга лаек дип уйлыйк. Инде килеп, прокуратура вәкиле Ренат Латыпов закон белән каршылыкка кергән кешене җавапка тартуның, нигездә, киңәш бирүгә кайтып калуын әйтте. Янәсе, брат, алай ярамый бит инде, дип кенә кыңгыр эшләргә нокта куеп булмый. Журналистлар, “хата” җибәрүчеләрнең нинди җа­вапка тартылулары турында мисаллар ки­терә алмассызмы, дип сораганнар иде. Бү­генгә нибары бер кешенең – Минзәлә районында опека оешмасында эшләүче бер ха­нымның эштән куылуын ишеттек.

Дөрес, 20 июльдән соң дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында хокукый һәм норматив экспертиза үткәрү нәтиҗәләре билгеле булачак, мәгълүматлар прокуратура сайтына куелачак, диделәр. Кызыксынган кеше сайтка кереп карый алачак. Тик бер сорау туа: гади халык экспертиза нәтиҗәләрен эз­ләп интернетта утырырмы соң?

Очрашуда хокук мәсьәләсендә халыкны агарту кирәклеге турында да сүз чыкты. Бу эш өлешчә массакүләм мәгълүмат чараларына да йөкләнә. Әмма законнарның асылын, хокук һәм бурычларыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшенә кем генә алыныр икән?

Шакир Яһудин әйтүенчә, СССР вакытында обком лекторлары халыкка чыга иде, хәзер алар юк. Дөрес, депутатлар халыкны кабул итә үзе, хокук белгечләре дә районнарга чыккалый. Тик менә шунысы бар: хәзерге законнар бик күпертелгән, ягъни элек биш-алты биттән торган закон хәзер кырык-илле битле. Алар бик вакланган һәм тиз генә очына чыга торган түгел. Шуның өстенә, белүемчә, кайбер законнар бер-бер­се белән үзара каршылыкка да керә. Менә шуларны тыңлап-уйлап утырдым да, үзебез проблемалар тудырып, аннан соң аларны хәл итү өчен бөтен көчебезне биреп яши бирәбез дип, тагын бер кат уйлап куйдым. Алдарак әйткәнемчә, ришвәтчелеккә каршы да мир белән көрәшәбез, бу көрәштә җәм­гыятебезнең төрле институтлары, бәй­сез экспертлар, гади халык та катнаша. Тик менә көрәшнең очы-кырые бик күренми. Кайсыбыздыр эшләп җиткерми, димәк.

 

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү