Алма үзе өзелеп төшми. Татарстан кем җимешен ашый?

Дөресен әйткәндә, әлеге тема белән ныклап кызыксына башлаганчы, шәхси хуҗалыклардан тыш җиләк-җимеш агачларын үстерү республикада юк дәрәҗәсендә дип уйлый идем. Һәм, яшермим, аның ихтыяҗын да әллә ни күрми идем. Тик бакчачылык юнәлешендә эшләүче фермерларның карашлары башка төрле булып чыкты. Бакча җиләге һәм җиләк-җимеш агачлары үстерү Татарстанда ни дәрәҗәдә киң җәелгән? Аларга сорау бармы? Ничек саклыйлар һәм эшкәртәләр? Фермерлар белән бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Җиләк чоры

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фике­рен­чә, берничә елдан Татарстан төш­ле җимеш культураларын үзенә җи­тәр­лек күләмдә җитеш­терә алачак.
– Соңгы елларда фермерлар җиләк культуралары, күпьеллык үсентеләр белән актив шөгыльләнә башлады, – дигән иде министр быел журналистлар белән очрашуда.

Республикада, шәхси хуҗалык­лар­ны да кертеп, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары 8,3 мең гектар мәйданда үсә. Әйтик, Әлмәт районында “Яшелчә үзәне” дип аталган масштаблы проект эшләп килә. “Авыл” кооперативы буларак бер­ләш­кән 16 фермер 110 гектар мәй­данда яшелчә һәм җиләк-җи­меш үстерә. Чөгендер, кишер, пекин, төс­ле һәм гади кәбестә, брокколи кебек яшелчәләрдән тыш, монда кура җиләге, карлыган, бакча җиләге, кара бөрлегән сатып алырга мөмкин. Узган ел биредә 3 мең тонна сыйдырышлы җимеш сак­лагыч төзелде. Моннан тыш, шул ук Әлмәттә “Җиләк үзәне” җәм­гыяте дә шактый уңышлы эшләп килә. Узган ел алар 9 млн сум табыш алган. Биредә үскән бакча һәм кура җиләге, карлыган үсен­теләре Россия төбәкләренә һәм Татарстанга тарала. Җиләк культуралары үс­терү буенча фермер хуҗалык­лары да нәтиҗәле эшләргә омтыла. Узган ел, мәсәлән, Илназ Харрасов һәм Ренат Азизов “Эш башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн сум грант откан.

Белгечләр фикеренчә, бакча җиләген үстерү отышлы, чөнки сату белән проблема юк. Бу шөгыль­не аеруча зур шәһәрләргә якын булган районнар үз иткән. Шулай булмыйни, җиләкнең бер килограммын 250–280 сум дип алсаң, бер килограмм ит бәясе бит бу! Быел әлеге юнәлештә 9 кеше грант откан иде. Димәк, тагын 14 гектар җирдә яңа бакчалар барлыкка киләчәк дигән сүз.

Өмет – интенсив бакчаларда

Татарстанда 2017 елда интенсив бакчалар утырту программасы да эшли башлады. Нәкъ менә аларга җитәкчеләр зур өметләр баглый да. Үзенең бер чыгышында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов:

– Бакчачылык белән элек нык­лап шөгыльләнә идек. Әмма соң­гы елларда продукцияне сату бәя­се түбән булу сәбәпле, эшкәртү пред­приятиеләре дә таралып бетте. Шул ук вакытта җиләк-җимеш үстерү буенча без икенче сулыш алып ки­ләбез. Бүген күбрәк интенсив бакчалар тотабыз, – дигән иде.

Гадәти бакчалардан аермалы буларак, җимеш агачлары (алмагач, чия, слива, груша) монда кыска һәм ян-як ботаксыз (колоновидный) булып үсә. Үстерү технологиясе дә аерыла. Татарстан Авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лы­гының игенчелек тармакларын үс­терү бүлеге белгечләре “ВТ”га бир­гән мәгълүматлары буенча, интенсив бакчалар 2017 елда – 59, 2018 елда – 110, быелның язында 68 гектар мәйданда утыртылган. Көз көне тагын 100 гектар яңа бакчага нигез салыныр дип уйлыйлар. Әле­гә мондый төр бакчалар Мамадыш (2 хуҗалык), Буа (2 хуҗалык), Чүпрә­ле районнарында киң җәе­леп килә. Алар барысы да крестьян-фермер­лык хуҗалыгы булып тер­кәлгән.

Дөрес, әлеге агачларның беренче җимешләрен, ким дигәндә, 3 елдан соң гына татып карарга мөмкин булачак. Белгечләр барлык утырткан агачлар да җимеш биргән очракта, бер гектардан 400 центнердан артык уңыш алып булыр дип өметләнә. Шулай булгач, чыгымнар – биш елдан, ә бәлки аннан да иртәрәк капланыр ди, алар. Дәүләт тә ярдәмен зурдан күрсә­тергә уйлый, чөнки интенсив җи­ләк-җимеш бакчасы төзү өчен тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Бер гектар интенсив бакча утыр­туның бәясе – 1 млн сум ти­рә­се. 2017-2018 елларда шуның 300 мең сумы субсидия рәвешендә кайтарылган.

Әлегә республикада мондый төр бакчаларның иң зурысы – Мамадыш районының Каен Аланы авылында яшәүче Оксана һәм Алек­сей Писцовлар хуҗалыгында. Чаллыдагы бизнесларын калдырып, авылга кайтып төпләнгән фер­мерлар 2018 елда – 50 гектар алмагач бакчасы, быел 50 гектар чия һәм 10 гектар груша утырткан. Көзен тагын – 40, киләсе елга 100 гектар алма бакчасы утыртмакчылар. Оксана Писцова әйтүенчә, әлеге агачлар 3-4 елдан соң җимеш бирә башлаячак. Ә инде тулысынча мул уңыш җыеп алу бишенче-алтынчы елга гына насыйп булачак.

– Моңарчы җиләк һәм кура җи­ләге үстердек. Сату белән бернинди дә проблема юк. Сораучы­ларның нибары 5 процентын гына канәгать­ләндерә алабыз. Үзебезгә килгән ке­шеләрне күршедәге җи­ләк үстерү­челәргә җибәрәбез хәт­та. Сатып алучылар арасында Татарстан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Башкортстаннан килүчеләр дә күп. Шуңа күрә безнең иртән җыйган җиләкләрне төштән соң алып та бетерәләр, – ди алар.

Хуҗалыктан халыкның өзел­мәвенең тагын бер сәбәбе бар: Писцовлар – Татарстанда “органик җи­ләк” сертификаты булган бер­дән­бер фермерлар. Ягъни алар бар­лык җиләкләрне дә химия кулланмыйча гына үстерә.

– Җиләкне күп кеше балаларына ала. Ә аларның ризыкларына аеруча да сак карарга кирәк. Җи­ләк бит ул бөтен агуны үзенә бик тиз сеңдерә. Хәтта ниндидер ашламаны артыгын кулланып җибәрү дә җиләкнең сыйфатына бик зур йогынты ясарга мөмкин, – ди Оксана Писцова.

Булганны ничек сакларга?

Үстерүен үстерәләр, тик менә сак­лау һәм эшкәртүне генә җайга сала алганнары юк әлегә. Республикада җиләк-җимеш эшкәртү цехы юк. Саклагычлар җитәрлек күләмдә булып, эшкәртү цехлары да эшли башласа, табыш та күбрәк керер иде анысы. Ә болай акчаның күп­челек өлеше арадашчылар кесә­сендә кала.

– Җиләк – тиз бозыла торган культура. Аны шундук туңдырырга кирәк. Өзеп алганнан соң бер сәгать эчендә шок алымы белән туңды­рыл­ган җиләк кибет суыткычында ярты ел тора ала. Гадәттә, җиләкне суыткычтан алгач, аның суы агып бетә. Ә шок алымы белән туңдырылганны­кы алай булмый. Моны соңрак эш­ләгән саен, саклану вакыты да кыскара бара. Шуңа күрә әлеге культураны үс­терү­челәр болай мәшәкать­лә­неп тормый, җыялар да шунда ук сатып җибәрү ягын карыйлар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Эшкәртү бөтенләй үк юк та тү­гел үзе, тик республика күләмен­дә караганда ул бик кечкенә. Узган ел “Кукмара РайПО” кооперативы халыктан һәм фермерлардан җы­ел­ган яшел­чә, җиләк-җимешне туң­дырып сак­лау һәм эшкәртү буенча эш башлаган. Кооператив җитәк­че­се ярдәмче­се Илһаметдин Зарипов әйтүенчә, алар кыяр һәм помидорны тозлый, солянка, борщ әзерли, җиләк-җи­меш­ләрнең бер өлешен туңдыралар, бер өлешен­нән кайнатма, джем, компот ясыйлар.

– Шунысы бар: без кыйммәткә сатып ала алмыйбыз. Аны эшкәрт­кәч, әзер продукт алтын бәясендә йөрия­чәк. Аларны үзебезнең кибетләргә куябыз, мәктәпләр бе­лән эшли башладык. Безнең продукцияне халык гадәттә кыш көне сатып ала. “Ашан”, “Зельгрос” кебек кибетләр дә үзлә­ренә кую тәкъ­диме белән чыккан иде. Чөнки халык үзебездә үскән, җитеш­те­рел­гән ризыкка өстенлек бирә икән. Ләкин аларга зур күләмдә һәм даими рәвештә кирәк. Без алай булдыра алмыйбыз. Иң зур проблемабыз – эшчеләр табу. Киләбез, эшлибез, дип ашкынып торучылар юк, – ди Илһаметдин Зарипов.

Андый эшкәртү цехын булдыру ихтыяҗы турында Югары Ослан районындагы данлыклы “Заря” ху­җа­лыгы (элеккеге “Татплодоовощ­пром”) җитәкчелеге берничә ел сөйли инде.
– Бик кирәк шул, тик менә башкарып чыгар өчен акча гына җит­ми, – дип көрсенә директор урынбасары Ринат Миначев.

212 гектар мәйданда алмагач, груша, слива, чия, карлыган, бакча һәм кура җиләге үстерүче хуҗалык өченче ел гына 1000 тоннага исәп­ләнгән җиләк-җимеш саклагычы тө­зегән иде. Алмаларны кышка кадәр шунда сакласалар, җиләк­ләр­не исә җыеп алу белән үк сатып бетерәләр.

– Узган ел алма бәясе 30-40 сумнан артмады. Бу арзан инде. Быел да алма уңышы узган ел кебек үк булырга охшап тора. Бакча һәм кура җиләге, карлыган былтыргыдан күбрәк булыр төсле. Ә менә чия, слива юк быел, – ди ул.

Әгәр соңгы өч елда интенсив ысул белән утыртылган яшь җимеш агачлары мул уңыш бирә башласа, булган җиләк саклагыч­ларның гына җитмәячәге көн кебек ачык.
Бу мәсьәлә Буа районының Бик-Үти авылында яшәүче Миләү­шә һәм Җәмил Дәүләтшиннарны да борчый. 8 гектар мәйданда 9700 төп агач (алмагач, кура җиләге) утырткан хуҗалык моның белән генә чикләнеп калмаска уйлый.

– Хәлебез, көчебез, мөмкинле­гебез булса, бер гектарга 2500 үсенте утыртырга хыялланабыз, – диде без­гә Миләүшә Дәүләтшина. – Авырлыкларга килгәндә, тәҗ­рибә һәм белемебез җитеп бет­мәү­не әйтер идем. Барысын да үзең эш­ләп, үзебезнең табигать шартларында үстереп карамыйча, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Аннан соң иң зур проблема – үсенте табу. Питомникларда алганнар безгә туры килми. Уңышлы сортларны табу бик кыен.

Утыртылган җимеш агачлары мул уңыш бирә башлагач, тырышлыкларыбыз юкка чыкмас микән, дигән куркулары барлыгын да яшерми Миләүшә ханым.
– Шуның кадәр тырышып үс­тергән җимеш­ләребез әрәм булмасын иде, җир тутырып ятмасыннар иде инде, дип тә телибез. Бакчаны бик тырышып утыртырга мөмкин, лә­кин аны саклап калу тагын да авыррак. Һәр агачны бала тәрбия­ләгән кебек кадерләп үстерергә ки­рәк. Саклауга килгәндә, бизнес-план­ны төзе­гәндә үк алдан карап эш итәр­гә туры килә. Шуңа күрә бакчада җәйге алмалар барлык мәй­данның нибары ун процентын гына алып торырга тиеш. Август ахыры – сентябрь­ башында җыела торган көзге алмаларны (30 проценты) яңа елга кадәр сакларга мөмкин. Ә инде ок­тябрьдә өлгерә торган сортны (70 проценты) кыш бет­кәнче, яз башына кадәр сак­лап була. Шуңа күрә алма саклагыч һич­шиксез кирәк булачак. Мин үзем кура җиләгеннән кайнатма ясарга да хыялланам, ләкин әлегә барысына да вакыт һәм акча кирәк. Эш искиткеч күп, – ди Миләүшә ханым.

Нәтиҗә

Авырлыклары, җайга саласы мәсь­ә­ләләре булса да, теләк булганда, яшелчә, җиләк-җимешне без­­нең шартларда да рәхәтләнеп үстереп була икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Сатып алучысы да, кайдадыр теләсә нинди шартларда җи­теш­кән җиләк-җимешкә караганда, үз туфрагыбызда үскәнне алып ашар иде. Ди­мәк, бу юнәлештә эш­ләргә дә эш­ләргә әле. Әнә бит, күп­ләр шикләнеп, куркып торганда, Писцовлар тотканнар да эш­­лә­гәннәр. Һәм шактый уңышка иреш­­кәннәр. Бүгенгедән бик ка­нә­гать­ләр.

– Миңа калса, бу юнәлешнең киләчәге бар. Җиләк-җимешкә сорау зур. Эш башлаучы фермерларга куркырга кирәкми. Агроном булып тумыйлар, аңа тормыш өйрә­тә. Теләк бар икән, өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Соңгы вакытта үзебезгә дә киңәш сорап мө­рә­җәгать итүчеләр арта һәм без аларда көндәшлек күр­мибез, – ди Оксана Писцова. – Чөнки республика халкына алма да, җиләк тә җитми. Чит илдән бик күп күләмдә алма кертелә. Күз алдына китерә­сезме, Польшада алмагачларны бер сезонга 36 тапкыр эшкәртәләр. Безнең әлеге культураны Европадан алып кайта торган дусларыбыз бар. Алар аның нинди шартларда үскә­нен күргәч, үзләре бер генә алманы да ашамый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү