Алты шәкерт армиягә китә. Укып бетергәч, кая эшкә урнашырга?

Әлеге сорау дөньяви уку йортларын тәмамлаганнарны гына түгел, мәдрәсә шәкерт­ләрен дә борчый. Бу көннәрдә күпче­лек мәдрәсә­ләрдә, әйтик, Россия Ислам университетында узган шимбә көнне чыгарылыш кичәсе булды. Уку йорты җитәкчеләренә шылтыратып, шәкертләре­гезне кая эшкә урнаштырасыз, әллә үзләре эш эзлиме, дип сораштырдык.

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры:
– Быел безнең читтән торып уку бүлеген тәмамлаучылар булмады. Чөнки дүртьеллык укытуга күчәбез. Кичен укучылардан (алар былтыр дүртьеллыкка күчкән иде) 19 кеше тәмамлады. Аларның икесе РИУга керергә исәпли. Араларында имам булып эшләүчеләр дә бар. Тугызы – хатын-кыз. Алар бө­те­несе мәчетләр каршындагы як­шәмбе мәктәплә­рендә укыта. Көн­дезге бүлекне ике егет тәмамлады. Икесе дә укуларын РИУда дәвам иттермәкче. Көндезге­ләр өч ел укый. Киләсе елда көн­дез­гене дүр­тәү тәмамлар дип торабыз. Киләсе елда, Алла боерса, читтән торып укучылар белән бергә исәп­ләгән­дә, 46 кеше укып чыгарга тиеш. Соңгы елларда бездә башкортстан­лылар бик күп укый.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры:
– Быел мәдрәсәбезнең көн­дезге бүлеген унбер шәкерт тәмам­лады. Болар – алты егет, биш кыз. Егет­ләребезнең берсе армиягә китте. Икесе Бөгелмәдә һәм Казанда имам ярдәмчесе булып эшкә урнашты. Берсе үзебездә эшкә калды. Кызлар да эшсез калмас. Мәчет­ләр каршындагы курсларда укытачаклар. Әйтик, бер кызыбыз Новокузнецкидан килеп укыган иде. Үз­ләренә кайтып урнашты. Киләсе елда тугыз кеше көндезгене тәмам­лар дип торабыз. Башкалардан аер­малы буларак, бездә биш ел укырга кирәк. Кайдадыр өч мең с­ә­гать укысалар, бездә сигез мең сәгать укыту каралган. Укып бете­рүчеләргә ихтыяҗ зур. Әле менә, фатир да, хезмәт хакы да була, дип Нурлат шәһәренә бер егет җибә­рүебезне сорадылар. Алла боерса, киләсе елга җибәрербез, быел егет­ләребез урнашып бетте инде, дидем. Бездә читтән торып укучылар гадәттә – мәчеттә эшләү­че муллалар, курсларда укытучы абыс­тайлар. Аларның эш урыны бар, диплом кирәк. Болар – иллеләп кеше – әле августта гына тәмамлый. Кич­ке бүлекне 190лап кеше тәмам­лады. Боларның күбесе – хатын-кыз­лар, өлкән буын кешеләре. Алар гадәттә мәчет каршындагы курсларда укыта. Ир-атлар арасында нигездә мәчеттә эшләүчеләр – каравылда торучылар, мәзиннәр, икенче имамнар гыйлем ала. Без – республикадагы иң зур мәдрәсә. Быел бездә, бөтен укучыларны исәпкә алганда, 1100 кеше укыды.

Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе ректоры:
– Быел мәдрәсәбезне сигез шә­керт тәмамлады. Аларның икесе Казанда РИУда укуын дәвам итте­рергә җыена. Икесе үзебезнең районда имам булып кала. Икесе армиягә китә. Егетләребез параллель рә­вештә Казан вузларының Буа филиалында да укый. Калган икесе шунда укуларын дәвам иттерәчәк.

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт мәчете ректоры:
– Бездә быел сигез егет укып бетерде, диплом алды. Аларның өче­се армиягә китә. Бер егетебез РИУ­ның шәригать факультетына укырга керә, икесе шундагы Коръ­ән­хафизлар үзәгендә укыячак. Ике шәкертебез, чит илләргә китеп, дини гыйлем алырга җыена. Бу арада документларын тапшырып йөри­ләр. Бездә читтән торып уку бүлеге юк. Кичке бүлекне тә­мамлап, быел уналты кеше дип­лом алды. Аларның кайберләре районыбызда имам булып эшли, өчесе үзебезнең мәд­рәсәдә эшкә кала. Хатын-кызла­рыбыз, Алла боерса, мәчет каршындагы курсларда сабак бирәчәк.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, РИУ ректоры:
– Быел Россия Ислам институты белән Казан Ислам университетын тәмамлаучыларның саны 186 булды. Дистанцион рәвештә укыган утызлап шәкерт укуын бетерде. Алар арасында мәдрәсә укытучылары, имам-хатыйплар да бар. Хатын-кызларыбызның кү­бе­се мәчетләр каршындагы курс­ларда укытырга җыена. Егетләр­нең күбесе Болгар Ислам акаде­миясендә (БИА) магистратурада укырга ниятли. Икесе имам булып эшләргә исәпли. Бер егетебезне Татарстан Диния нәза­рәтенең мәгариф бүлегенә эшкә урнаштырырга ниятлибез. Башка елларда укытып чыгарган биш шә­кертебез быел Мисырның “Әл-Әз­һәр” университетына укырга китте. Әлегә анда ике айлык курсларда укыйлар. Быел тәмамлаучылардан чит илгә барып укуын дәвам итте­рүче булмас шикелле. БИА ачылгач, чит илдә дини гыйлем алу ул кадәр актуаль түгел. Теология факультетын тәмамлаучы өч кырымтатар өй­ләренә кайтып китте. Алар үзлә­рендә имам булып эшләячәк. Икесе бездә магистратурада укуын дәвам иттерергә җыена. Быел журналистика бү­леген биш кеше тәмамлады. Алар­ның бөтенесе дә инде эшкә урнашты дияргә мөм­кин. Әйтик, берсе Арча радиосында хезмәт куя. Берсе үзе “Мечети Казани” дигән газета чыгара. Кызыл дип­лом алган Альфредыбызга бер­ничә вариант тәкъдим иткән­нәр. Әле ул тәгаен кайда урнашасын хәл итмәгән. Дөрес, ислам икъ­тисады бүлеген тәмамлау­чы­ларга эшкә урнашу кыен. Чөнки бу тармакта эшләүчеләр әлегә аз. Һәрхәлдә аларның һәрбер­сенең үз бизнесы, эше бар. Сер түгел, җәмгыятебездә икътисадчы бел­гечләр болай да күп әзерләнде. Шуңа күрә уку йортыбызда икътисад үзәге генә калдырып, алга таба икътисадчылар әзерләүне туктатып торырга уйлыйбыз.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү