Бу көннәрдә башкалабыз Казанда Алтын Урда дәүләте оешуның 750 еллыгына багышланган халыкара гыйльми конференция бара. Аның эшчәнлегендә ундүрт илдән җыелган йөздән артык тикшеренүче – тарихчылар, археологлар, дин белгечләре, борынгы акчаларны өйрәнүчеләр катнаша.
Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат җыелышы булып узды. “Алтын Урданы өйрәнүчеләр җыенын халыкара күләмдә, киң колачлап, 2009 елда уздыра башладык. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. Бу алтынчы мәртәбә җыелуыбыз. Әлеге җыенның төп чарасы “Алтын Урда дәүләтчелеге һәм татар ханлыклары: традицияләр, идеяләр, яңалыклар, кризислар” дигән халыкара конференция булачак. 750 ел элек без урта гасыр татар халкы булып формалашканбыз. XIII–XVIII гасырларда Россия тарихында татар факторы мөһим роль уйнаган. Милләтебез тарихында да, дәүләтчелегебез тарихында да Алтын Урда зур урын биләп тора. Күпме генә өйрәнсәк тә, узмышыбызда бәхәсле урыннар, ак таплар күп әле. Шуңа күрә конференция, “түгәрәк өстәл”ләрдә бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк”, – дип башлады анда сүзне төп оештыручыларның берсе, Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтындагы Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.
– Бездә Алтын Урда, Бөек Дала, Казах ханлыгы тарихы белән кызыксыну, Нурсолтан Назарбаевның “Бөек Даланың җиде кыры” дигән программ мәкаләсе дөнья күргәч, аеруча нык артты. Хәзер фарсы, кытай чыганакларын тагын да җентекләбрәк өйрәнә башладык. Галимнәребез берничә мәртәбә Кытай, гарәп дәүләтләре, Төркия, Монголия, Россия архивларында булып, җиң сызганып эшкә кереште, – дип сөйләде үз чиратында Алматыдагы Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Абсаттар Дербисали.
– Билгеле, татар халкының тарихы 750 елга гына кайтып калмый, тагын да тирәнрәк. Сез бу җирләрдә борын-борыннан яшәгәнсез. Алтын Урданың сәүдә юллары кисешкән урында барлыкка килүе гаҗәп түгел. Монда татарларның борынгы бабалары гына түгел, башка халыклар да гомер иткән. Без, үзбәкләр, беренче чиратта биредә сакланучы чыганаклардан үзебезгә, Үзәк Азиягә кагылышлы мәгълүматларны эзлибез. Бөек Даланың мәшһүр ханнарыннан берсе булган Үзбәк хан милләтебезгә исем биргән. Аның дәвамчыларыннан берсе булган Шәйбани хан биредә яшәүче шактый кешене безнең тарафларга алып китеп, Үзбәк ханлыгын корган. Сер түгел, Урта диңгездән алып Тын океанга кадәр гаять зур җирләрне биләгән Алтын Урда империясенә күп кенә даирәләрдә һаман тискәре караш яшәп килә. Заманында бу тарихны өйрәнү тыелды. Без, галимнәр, бу тискәре карашны юкка чыгаруга ирешергә тиеш, – диде Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры урынбасары Шөһрәт Мөхәммәдов.
– Бу гыйльми җыеннар нәкъ менә шул тискәре стереотипларны юкка чыгару максатын куя да инде. Чынлап та, Россия мәктәп балалары һәм студентларының берничә буыны, Алтын Урда – Россия тарихының караңгы, кара чоры, дип укыды. Хәзер, күп кенә яңа археологик табылдыклар табылуы, Мәрҗани институтының яңа документлар бастырып чыгаруы нәтиҗәсендә, Алтын Урданың бик кызыклы, катлаулы күренеш булуы ачыклана. Византия күп кенә Көнбатыш дәүләтләренең формалашуына нык тәэсир итсә, Алтын Урда да, Көнчыгыш цивилизацияләренең уңай якларын үзендә туплап, бик күп Евразия халыкларының формалашуына йогынты ясаган. Анда Кытай, Монголия, төрки дала, мөселман дөньясы мәдәниятләренең бик үзенчәлекле үрелешен, кушылмасын күрәбез. Илебез тарихына, бигрәк тә Петр Беренчегә хәтле булган Россия тарихына Алтын Урда, зур татар йогынтысы булуы бәхәссез. Шушындый һәр гыйльми җыен булган саен, тарихны бер яклы гына аңлату ярамавы раслана. Мин моны үзебездә эшләнеп ята торган егерме томлык Россия тарихын язучы бер автор буларак та әйтәм. Бу басмада Алтын Урдага, татар ханлыкларына җитәрлек, лаеклы урын бирелергә тиеш, дигән фикеремне мин җитәкчелеккә дә җиткердем, – дип белдерде Россия Фәннәр академиясендәге Россия тарихы институтының Россия халыклары тарихы һәм милләтара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов.
Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип карарга буламы? Алтын Урданың дәвамчысы дигән исемне Явыз Иван да дәгъвалый аламы? Алтын Урданың теле татар теле булганмы? Журналистларның әлеге сорауларына озаклап, тәфсилләп җавап бирде галимнәр. Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәт Казан ханлыгына нигез сала, аның беренче ханы була. Шул яктан караганда гына да Татарстан – Алтын Урданың дәвамчысы. Билгеле, бу олуг империядә төрле халыклар, әйтик, кыпчаклар яшәгән. Кыпчаклар – татарларның да, казахларның да бабалары. Үзбәк ханлыгын коручыларның зур бер төркеме – Алтын Урдадан күченеп киткән бик зур, бик ишле үзбәкләр гаскәре булуын алдарак әйттек инде. Димәк, үзбәкләр дә өлешчә үзләрен Алтын Урда дәвамчылары дип исәпли ала. Казан, Әстерхан ханлыкларын яулап алган Явыз Иванны да өлешчә Алтын Урда дәвамчысы дип карарга мөмкин. Тик Россиядә Византия мирасы өстенлек ала, идеология үзгәрә, Мәхмүт Болгариның “Нәһҗел Фарадис” кебек борынгы әсәрләрен укысагыз, аны телебезне яхшы белгән хәзерге татар укучысына аңлау кыен түгел. Билгеле, борынгы татар теле белән хәзерге татар теле шактый аерыла. Әмма әдәби телне белгәннәргә бу кыенлык тудырмый, дип аңлатты фән әһелләре.
Рәшит Минһаҗ