Соңгы көннәрдә умарта асраучыларның төн йокылары качты, чөнки республиканың төрле районнарыннан: “Оялары-оялары белән бал кортлары һәлак булган”, – дигән шомлы хәбәрләр килеп ирешә башлады. Аеруча Биектау, Мамадыш умартачыларының зыян күргәнлеге билгеле.
Белгечләр әйтүенчә, умарта кортларының күпләп үлү сәбәбе – игеннәргә корткычларга каршы сиптерелгән агу. Дөрес, әлегә тикшерү нәтиҗәләре билгеле түгел. Кычкырып әйтмәсәләр дә, сәбәбе ачык анысы.
Биектау районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев та, ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле, ди.
– Әлегә мин бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Анализлар алынды, нәтиҗәләре билгеле булмыйча, кемнедер гаепләргә ашыкмыйк, – дип кенә чикләнде.
Шулай да Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре мондый хәлләрнең ел саен кабатлануын яшерми. Ел саен кабатлана, димәк, тиешле нәтиҗәләр ясалмый, сабак алынмый. Игеннәрне агулар алдыннан, бу хакта умартачылар өч көн, һич югы бер тәүлек алдан кисәтелергә тиеш, ди белгеч.
– Моның өчен җирле радионы, “йөгерек юл”ларны, социаль челтәрне дә кулланып була, – ди ул.
Арча районының Шура авылында яшәүче Кәшшаф Рәхмәтуллин да өч ел элек иген кырларына сиптерелгән агу аркасында зур зыян күргән булган. Кукурузга агу сиптергәннән соң, аның 50 баш умартасы һәлак булган. Уйлап карасаң, бик зур югалту бит инде бу.
– 50 баш умартабыз бар иде. Кукурузга агу сиптерделәр дә, көз көне – 25 баш, язын тагын 25 баш умартам һәлак булды. Быел менә тагын дүрт баш умарта алган идем. Шушы көннәрдә тагын шактый гына кортым үлде, – дип көрсенә ул.
Умартачы әйтүенчә, агулаган очракта, бу эшне төнлә, кортлар очмаган вакытта башкарырга кирәк.
– Иген культураларын иртәнге 8дә түгел, төнге өчтә агуларга кирәк. Төнлә агуласаң, бал кортлары ул җиргә очмый. Ә башка вакытта гел бер урынга оча, – ди ул.
Корткычларга каршы препарат сиптерү турында кисәтелергә тиеш булса да, Кәшшаф абый әйтүенчә, күп очракта бу шарт үтәлми.
– Аларга – агулау, безгә бал кирәк. Бер уйласаң, алар да үз эшләрен башкара. Гаепләп тә булмый. Аннан соң, кисәткән очракта да, корт бит ул эре терлек түгел. Аны абзарда да асрап булмый, аягын да бәйләп куя алмыйсың, – дип фикер йөртә зыян күргән умартачы.
Зөһрә Садыйкова
Фото: pixabay.com