Аягын бәйләп куя алмыйсың. Корткычларга каршы сиптерелгән агудан умартачылар зыян күрә

Соңгы көннәрдә умарта асраучылар­ның төн йокылары качты, чөнки республиканың төрле районнарыннан: “Оялары-оялары белән бал кортлары һәлак булган”, – дигән шомлы хәбәрләр килеп ирешә башлады. Аеруча Биектау, Мамадыш умартачы­ларының зыян күргәнлеге билгеле.

Белгечләр әйтүенчә, умарта корт­ла­рының күпләп үлү сәбәбе – игеннәргә корт­кычларга каршы сиптерелгән агу. Дөрес, әлегә тикшерү нәтиҗәләре билгеле түгел. Кычкырып әйтмәсәләр дә, сәбәбе ачык анысы.
Биектау районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев та, ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле, ди.

– Әлегә мин бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Анализлар алынды, нәтиҗәләре билгеле булмыйча, кемнедер гаепләргә ашыкмыйк, – дип кенә чикләнде.

Шулай да Татарстан буенча Рос­сель­хознадзор идарәсе белгечләре мон­дый хәлләрнең ел саен кабатла­нуын яшерми. Ел саен кабатлана, димәк, тиешле нәти­җәләр ясалмый, сабак алынмый. Иген­нәрне агулар алдыннан, бу хакта умартачылар өч көн, һич югы бер тәүлек алдан кисәтелергә тиеш, ди белгеч.
– Моның өчен җирле радионы, “йөгерек юл”ларны, социаль челтәрне дә кулланып була, – ди ул.

Арча районының Шура авылында яшәүче Кәшшаф Рәхмәтуллин да өч ел элек иген кырларына сиптерелгән агу аркасында зур зыян күргән булган. Кукурузга агу сиптергәннән соң, аның 50 баш умар­тасы һәлак булган. Уйлап карасаң, бик зур югалту бит инде бу.

– 50 баш умартабыз бар иде. Кукурузга агу сиптерделәр дә, көз көне – 25 баш, язын тагын 25 баш умартам һәлак булды. Быел менә тагын дүрт баш умарта алган идем. Шушы көннәрдә тагын шактый гына кортым үлде, – дип көрсенә ул.

Умартачы әйтүенчә, агулаган очракта, бу эшне төнлә, кортлар очмаган вакытта башкарырга кирәк.
– Иген культураларын иртәнге 8дә түгел, төнге өчтә агуларга кирәк. Төн­лә агуласаң, бал кортлары ул җиргә оч­мый. Ә башка вакытта гел бер урынга оча, – ди ул.

Корткычларга каршы препарат сип­терү турында кисәтелергә тиеш булса да, Кәшшаф абый әйтүенчә, күп очракта бу шарт үтәлми.

– Аларга – агулау, безгә бал кирәк. Бер уйласаң, алар да үз эшләрен башкара. Гаепләп тә булмый. Аннан соң, кисәткән очракта да, корт бит ул эре терлек түгел. Аны абзарда да асрап булмый, аягын да бәйләп куя алмыйсың, – дип фикер йөртә зыян күргән умартачы.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү