«Бер айдан никах укыттык, бер дә үкенмибез»

Дини гаиләләрнең тормышы башкаларныкыннан кыенрактыр, аларга аралашу урыннары да әллә ни күп түгел кебек. Үз эшләрен ачарга уйласалар, өстәмә мәшәкатьләр туа, чөнки мөселманга процентлы кредит алу шәригать буенча тыела. Кыс­касы, күңелсез мохит… Менә шулай беркатлырак фикер йөртелгән. Башкортстан­ның Дәүләкән районында яшәүче Лилия һәм Рөстәм Бакаевлар белән танышу әлеге уйларны, шикне тулысынча юкка чыгарды.

Алар Казандагы Россия Ислам институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Лилия моңа кадәр көллияттә хисапчы һөнәрен үзләштергән, югары белеме дә бар. Рөстәм Әлмәттәге мәдрәсәне тә­мам­лаган. Әти-әниләре димләп, яшьли кавышканнар. Гаилә стажы – 10 ел. Әминә исемле кыз, Камил исемле ул үстерәләр. Үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Бер карасаң, гадәти гаилә һәм гадәти тормыш. Мин монда бәхетле дини гаилә һәм бәхетле тормыш дип тә өстәр идем. Без бүген япь-яшь ир белән хатыннан бәхетле булу серләрен өйрән­дек.

– Балаларны калдырып, икәү­ләшеп, башка шәһәргә укыр­га чы­гып китү җиңел түгел­дер?

– Лилия: Без булмаганда, балаларны әби-бабайлары карый, алар өчен күңел тыныч. Балаларга дини белем бирәсе килә. Гыйлем мирас шикелле буыннан буынга күчәргә тиеш. Дин дигәндә, тарихны да күз уңында тотам. Ирем белән киңә­шеп, икәүләп укырга кердек.

– Димәк, имтиханнар күбәеп киткән. Тормыш болай да гел сынаулардан тора. Бирешмәс өчен, алдан ук махсус догалар укыйсызмы?

– Рөстәм: Имтиханнар вакытында гына түгел, барлык мөсел­ман биш вакыт намаз укыган саен дога кыла. Ал­лаһы Тәгалә безгә файдалы гыйлем бирсен, яхшы гамәл­ләрне кабул итсен һәм авырулардан шифаландырсын дип, дога укып, кулларыбызны кү­тә­реп сорыйбыз. Намазлы һәм догалы булу яшәү рәве­шебезгә әй­ләнгән.

– Гыйбадәттән тыш, гамәл кылмыйча да булмый, ничек өлгерәсез?

– Р: Гамәл кылу – пәй­гам­бәрләрдән калган гадәт, аларның барысы да эшләгән. Мөхәммәд пәй­гамбәр көтү көткән, сәүдә ит­кән, Нух пәй­гам­бәр балта остасы булган. Кеше акчаны эшләп табарга һәм әрәм-шәрәм итмәскә тиеш, чөнки зәкят бирәсе дә бар. Коръән­нең күп аять­ләрдә, намаз укыгыз һәм зәкят бирегез, дип язылган. Зә­кят чыгарып, мохтаҗ­ларга, ятим­нәргә бу­лы­шасың. Дин безне ялкау булмаска, үз көнеңне үзең күрергә чакыра. Син дөнья­лыкны кайгыртырга, ахи­рәтне дә истән чыгар­мас­ка тиеш.

– Гаиләдә аңлашылмау­чы­лык булганда кайсыгыз юл куя?

– Л: Бездә бөтен нәрсә җиңел генә хәл ителә. Мин Рөстәмне бер кү­рүдә үземнең кеше икәнен аңла­дым. Максатлар, омтылышлар бер үк төрле. Әти-әниләр безне таныштырганда, миңа – 18, аңа 20 яшь иде. Бер айдан никах укыттык. Ун ел бергә яшибез, бер дә үкенмибез. Әти-әни мине, ата-ананы тыңлаган бала бәхетле була, дип үстерде. Аларның сүзеннән чыкмадым һәм Аллаһы Тәгалә бик әйбәт ир җи­бәрде. Безнең гаиләдә – хөрмәт, чисталык-пакьлек, шуңа күрә бә­рәкәт тә бар. Балаларыбыз исән-сау, әтиләре һәр яктан үрнәк: динле дә, эшли дә, спорт белән дә шө­гыльләнә.

– Р: Бәхәсләр була, тик алар озак дәвам итми. Кайбер ирләрнең бә­ласе – үзенчә генә эшләү. Үз фи­кереңне әйтергә, ләкин хатынны да тыңларга, уртак фикергә килер­гә кирәк. Без бит дошманнар тү­гел, дилбегәне төрлебез төрле якка тартмый. Балаларыбыз да сәләтле: Әминәбез, бакчага йөр­гәндә үк, төрле ярышларда катнашып, республика буенча җиңү яулый иде. Хәзер мәктәптә “бишле”гә генә укый, биш яшьлек улыбыз футболга тартыла. Узган ел “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән рес­публика бәйгесендә гаилә бе­лән катнашып, җиңеп чыктык. Мө­селман гаиләсе дә башкалардан калышмый. Чакырган җир­гә бармыйча калмыйбыз, сәяхәт тә итәбез. Баланы кеч­кенә­дән спортка тарту анда җиңү сәләтен арттыра. Миңа хаҗга барырга да насыйп булды.

– Хаҗ сәфәре үзгәрттеме?

– Хис-кичерешләрне әйтеп аң­лата торган түгел. Шундый атмосферага эләгәсең: анда барлык кеше – мөселман. Ул бик нык тәэсир итә, бөтенләй башка кеше булып кайта­сың.

– Күптән түгел ураза тәмам­ланды. Рамазан аенда күп кеше хәрамнан тыела, тәүбә итә, ә ура­за беткәч, элеккечә яши башлый…

– Р: Уразаның кыйммәте – изге гамәлләр кылып, тыелганнан тыелу, ач тору гына түгел. Син аннан соң да үзгәрмәскә, камиллеккә омтылырга тиеш. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре Рамазаннан соң ярты ел, Аллаһы Тәгалә уразаны кабул итсен иде, дип дога кылган. Икенче ярты елда чираттагы рамазанны күрсәк иде, дип сораганнар. Алла­һы Тәгалә шул айда җиргә Коръән иңдергән.

– Л: Ураза кешенең тормышын авырайтмый. Быел безнең үсенте­ләр сату чорына туры килде. Иртә­дән кичкә кадәр гел эштә булсак та, уразаны калдырмадык.

– Кешегә киңәш бирергә яратасызмы, тәнкыйтьләүгә ничек карыйсыз?

– Р: Киңәш тә бирмим, тән­кыйть­ләмим дә. Әйтергә мөмкин, ләкин кешене мәҗбүр итә алмый­сың. Ал­лаһы Тәгалә сайлау юлы биргән. Диндә мәҗбүр итү юк. Үгет-нәсихәт бирү – имамнар эше.

– Сездә имам булу теләге юкмы?

– Р: Имамнарны хөрмәт итәбез, мәчетләргә булышабыз, тик мин үземне башка өлкәдә күрәм. Бөтен кеше дә имам була алмый, мөсел­ман докторлар, эшкуарлар, башка өлкәдә эшләүчеләр дә кирәк. Әл­бәттә, алган гыйлемне кулланачакбыз. Хәдистә, үзеңне һәм үзең­нең гаиләңне беренче чиратта тәр­бия­лә, диелгән. Минем өчен төп юнә­леш – питомникны ел дәвамында эшләтү. Үз эшебезне ачканда да, хәләлне сайладык, процентлы кредитлар да алмадык. Аллаһы Тәгалә юлын күр­сәт­те. Баштарак әти-әниләр булышты, хәзер үзебез тырышабыз. Максатыбыз – акча эш­ләү генә түгел, ә яраткан шөгыльне башкару. Җир­дә, туфракта нәр­сәдер үстерим дисәң, аны яратырга кирәк. Бу – минем эш. Төнлә торып та, теплицадагы үсентеләрне сыйпап, алар белән сөйләшеп йө­рим.

– Л: Балаларга дини китаплар укыйбыз, бәйрәмнәрдә бүләкләр ясыйбыз. Безнең өчен иң зур бәй­рәм – ураза һәм корбан гаетләре. Әминә белән Камил мөселман гаи­ләләрендәге балалар белән аралаша. Дуслар да, туганнар да күп. Өй­дә тынычлык саклыйбыз, тавыш кү­тәрмибез. Ата-анасы кычкырышканда, бала үзен гаепле саный. Бала тату, наз, ярату булган гаиләдә генә бәхетле. Россия Ислам институтын тәмамлагач, балаларга дин сабагы бирергә, түгә­рәкләр оештырырга телим.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү