Бөтен өмет – август җылысында. Һава торышы уңышка ничек тәэсир итә?

Җәен дә көз кебек. Бу сүзләрне еш кабатларга туры килер әле. Июль азагы – август башы җылы һава торышы белән куандырырга ашыкмый. Россиягә арк­тик һава агымы “ишелеп төште”.

“Российская газета” хә­бәр иткәнчә, илнең Европа өлешендәге үзәк полосада башланып киткән суыклар атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән. “Арктик һава Уралда урнашачак. Шуңа да үзәктәге төбәкләрдә көзге һава торышы сакланачак. Киләсе ялларда гына җылыту көтелә”, – дип, аның сүзләрен китерә басма.

Синоптик сүзләренчә, июль ахыры – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булып саналса да, быел эссе көннәр турында хыялланырга гына кала. Җылы һава – Көнбатыш Европада гына. “Кызганыч, Урал циклоны безгә салкын җибәрә. Һава циркуляциясе көнбатыштан көнчыгышка үзгәргәнче суык булачак”, – дип аңлата белгеч.

Европада эссе, Россия халкын көзге җилләр өше­тә, Якутиядә урманнар яна, Ерак Көнчыгышны су баса. Һава торышының көй­сез­леге нәр­сәгә бәйле соң? Галимнәр, бер эссегә, бер суыкка ташлаган үзгә­реш­ләрнең сәбәп­ләре төрле булырга мөмкин, дигән фи­кердә. “Климаттагы үзгә­реш­ләр астрономик, антропоген факторларга да бәй­ле. Шулай ук Җирнең магнит кырындагы үзгә­реш­ләр дә тәэсир итми калмый”, – дип саный метеоролог Татьяна Позднякова. Аныңча, 5-7 елга бер Россиянең кайбер өлешләренә салкын һава агымы бәреп керә. Бар ышаныч – августка. Мондый су­ык­ларны җәйнең соң­гы ае кап­ларга тиеш, ди бел­гечләр.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев та шулай уйлый. Казанга Арктикадан сал­кын һава массалары килү сәбәпле, әлегә җылыга өмет­ләнергә кирәкми. “Уртача көнлек температура хәзер 21 градус җылы булырга тиеш. Әмма нормадан тайпылыш күзәтелә. Шулай да августта җылы кире кайтачак”, – дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.

Метеокүзәтү тарихына карасаң, Казанда иң суык җәйге көн булып 1891 елның 18 июле теркәлгән. Һава температурасы бу көнне 4,6 градуска кадәр төшкән. 1914 ел­ның 20 июлендә дә шундый ук хәл күзәтелгән. 2010 елның июль ае да шундый салкын көне белән истә калган.

Көннәрнең бозылуы авыл хуҗалыгына да кыенлыклар китерә. Фермерлар борчуга төшкән: уңышны югалтмаслармы? Һава то­рышының эсселе-суыклы уйнавы урак эшләрен дә тоткарлый. Кукуруз, көнбагыш, бодай кебек культуралар өлгереп җитми. Күпчелек бакчачылар кыяр уңышын­нан коры калуын да әйтә.

– Уңыш җыю, ким ди­гән­дә, ике атнага диярлек тоткарланачак. Көнбагыш һәм кукуруз кебек соң өлгерә торган культуралар өчен бу аеруча куркыныч. Алар вакытында өлгермәячәк. Ике атна – безнең зона өчен бик зур вакыт. Августта җылы көннәр күп булыр, дип ышандыралар, шуңа өметләнеп торабыз, – ди Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров.

Һава торышының үзгә­рү­чәнлеген җылы яраткан культуралар бигрәк тә авыр кичерә. Бакча җиләге үр­четү белән шөгыльләнүче фермерлар көннәрнең салкын торуыннан шактый зыян кү­рүләре турында сөйли. Температура +5 градуска ка­дәр төшсә дә, җиләк чә­чәк­ләре шундук үлә, ди алар.

Азнакай районының “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов әйтүенчә, салкын дип эшләмичә торып булмый. Бөр­теклеләрне әкрен­ләп җыя башлаганнар инде.

– Уракка төштек-төшүен, әмма мондый һава торышы безнең өчен яхшы ук түгел, билгеле. Кайбер культуралар өлгермәскә дә мөмкин. Мә­сәлән, кукуруз – җылыда гына үсә торган үсемлек бит. Ул чәкәнен чыгарып та өлгерми. Бодайлар да җитешәм-җи­те­шәм дип тора, әмма мондый һава торышында бу мөмкин түгел. Узган ел бу вакытта урып-җыю эш­ләре гөрләп бара иде инде. Җы­лысы, кояшы булмагач, авыл хуҗа­лыгына кире тәэсир ясый инде бу. Әмма эшлә­мичә торырга да ярамый. Арышны әк­рен­ләп сугабыз. Эшләр бер атнага, ун көнгә тоткарланырга мөм­кин, – диде Рамил Зарипов. Эшләр болайга барса, азмы-күпме югалтуларга тү­зәр­гә кирәк булачак. Әм­ма җитәкче өметен өзми. “Икмәк җирдә калыр дип уйламыйм”, – ди ул.

Салкынга карамастан, без шалтыратканда үзе дә басуда эшләп йөргән Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев артык борчылмаска куша. “Һава торышының мондый гына бозылулары була инде. Питрау узгач, гадәттә, ел саен суытып ала. Артык хафага тө­шәргә кирәкми. Салкыннар уңышка артык тәэ­сир ит­мәячәк”, – дигән фи­кердә ул.

Һава торышы урак эше­нә дә зур зыян салмаска тиеш, дип саный Әмир абый.

– Җылы көннәр булды, сабан ашлыклары җитешеп өл­герде бит. Бездә арпа өлгер­де, әмма әле арыш өлгермәде. Арышның соңа­рып җитешүе дә – үзенә күрә кызык хәл. Әмма бу көннәр озакка бармаячак. Элек әле сен­тябрьдә дә урып-җыю тө­гәлләнми торган иде, – диде Әмир Шәрәфиев. – Август, һич­шик­сез, җылы киләчәк. Шулай да артык эссе­гә өметләнмәгез.

Салкыннар да, яңгырлар да үтәр, ә менә аның нә­тиҗәсе калыр. Узган ялларда булган көчле давылдан соң, Лаеш районында өч гаи­лә яшәгән бер йорт түбә­сез калды. Татарстан буенча Га­дәт­тән тыш хәлләр министрлыгы халыкны көчле җил турында ки­сәтә. Метеорологлар мәгъ­лү­матына караганда, 30 июль­дә көндезге якта Татарстанда секундына 17 метр тизлек­тәге көчле җил көтелә. МЧС, һава шартлары бозылганда, саклану чараларын күрергә киңәш итә. Гидрометеорология үзә­ге хәбәр итүен­чә, төнге сә­гать­ләрдә һава температурасы 5 – 11, көндез 12 – 18 градусны тәшкил итәчәк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү