Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Бүген Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Көндез һава +25…+30 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометцентр үзәге хәбәр итә.

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан салмак җил булачак.

Якшәмбе, 28 июльдә исә Татарстанда җылы көннәр кинәт килгән салкыннар белән алмашачак. Метеорологлар фаразлары буенча, 28 июльдә Татарстан территориясендә һава температурасы 4 градуска, ә 29 июльдә 8 градуска нормадан түбән булачак.

Фикер өстәү