Бай кешеләрне яратасызмы? (сораштыру)

“Сез барысын да күпертәсез, шул рәвешле кешеләрдә байларга карата нәфрәт тәрбиялисез”. Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко журналистларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Июль башында “Forbes” жур­налы Россиянең иң бай дәүләт эшлеклеләре һәм депутатлары рейтингын төзегән иде. Исемлектә беренче урында урнашкан Владимир өлкәсе депутаты Павел Антоновның 9,97 млрд сумлык мал-мөлкәте бар икән. “Россиядә бай кешеләрне дискриминацияләү булырга тиеш түгел, эшмәкәрләрнең дәүләт хезмәтенә күчүләрен­нән дә гаеп табарга кирәкми”, – ди Матвиенко. Сәбәбе – Россиянең иң бай дәүләт эшлеклеләре һәм депутатлары рейтингын төзегән иде. Ә сез бай кешеләрне яратасызмы?

Таһир Һадиев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, депутат:
– Байлык кешегә берничә юл белән килергә мөмкин. Аның беренчесе – мал-мөл­кәт­нең нәселдән күчүе. Бу очракта кешенең гаебе бармы? Юк. Икенчесе – күп хез­мәт хакы алып эшли торган һөнәр ияләре бар. Соңгы вакытта программистлар, эш­мәкәрләр актив эш алып бара. Алар бит акчаны бер­кем­нән дә урламаган. Закон кысасында эшне дөрес оештырып, зур табыш алуга ирешә­ләр. Бик тырышып эшлиләр. Кулыннан да, зиһененнән дә килә. Үз көчләре белән тапкан бай­лык­тан нигә көнлә­шергә? Әгәр инде дәрәҗәсен­нән, җи­тәкче урында эшлә­веннән фай­даланып, үз ягын гына кайгыртып, байлык туп­ласа, монысы инде – башка мәсьә­лә. Кеше талап баеганнар да бар. Менә алары тагын да яманрак. 90 нчы еллардагы үзгәрешләрдән дә кайбе­рәү­ләр бик оста файдаланды. Бу темага Габдулла Тукайдан да яхшырак әйтүче булмас: “Барча күктәге йолдыздан бер ай булмас, дөньяның хәерчесен җыйсаң, бер бай булмас…” Ә авылда кешегә эш биреп эшләтә торган бер бай егет була икән, моның нәрсәсе начар? Син аннан кирәк нәрсәң­не сорап бара аласың, ә бөтен авылың белән хәерче булсаң, кем янына барасың? Шуңа күрә мин бай кешеләребез булырга тиеш дип саныйм. Аннан соң байлык ул рәхәтлек кенә түгел. Байлык, дәрәҗәле эш кешене бик нык сыный. Халык юктан гына: “Ач тамагым, тыныч колагым”, – димәгән бит.

Ләбиб Лерон, язучы:
– Кешенең ничек баюына игътибар итәм. Үз көче белән матди хәлен яхшыртканнар икенче төрлерәк була. Нәкъ шундый – күңеле белән бай кешеләрне яратам да инде. Акчасы булса да, адәм баласы кешелекле, гади булып калырга тиеш. Кемгәдер бирел­гән зур байлыкны Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау дип кабул итәм. Горур булып, дөньяның артына тибеп яшәсәләр дә, бу кылануның һәрчак ахыры начар була. Тикмәгә генә, байлык бер айлык, димиләр бит.

Гөлшат Фәррахова, укытучы:
– Безнең нәселне шул байлык бозды да инде. Туганнар икегә бүленде. Бер абыебызның акчасы күп. Кайбер туганнар шуның янына елышты. Ә мин исә андый акчаны яратмыйм. Гомерем буе хәләл акчама яшә­дем. Ирем дә тырышып эшли, маллар тотып, матди якны яхшыртабыз. Кемгәдер ярап, аның кубызына биеп йөрү минем өчен түгел. Дөрес, бай абзабыз безне читтә калдырмый. Мәҗлес­ләргә чакыра. Тик мин аннан бернинди ярдәм сорамыйм. Акча белән ерак китеп булмаганны беләм шул мин. Иң мөһиме – авыр чакта янә­шәң­дә булырлык дуслар кирәк.

Илгиз Баһаветдинов, студент:
– Хакимияттә күбесе 90 нчы еллардан калган кеше­ләр утыра. Россия байла­рының исемлеген хосусыйлаштыру чорында бер өлеш эләктереп калган кешеләр тәшкил итә. Ягъни күбесе­нең байлыгы ул – заводлар һәм комбинатлар. Безнең байларны акыл белән баеган кешеләр дип уйламыйм. Чит илдә, мәсәлән, кү­бесе­нең байлыгы интеллектларына бәйле. Ә хакимият органнарында утыручы байларга килгәндә, фикерем шундый: кешенең акчасы күбәй­гән саен, ул башкалар турында азрак уйлый башлый. Кызганыч, баеган саен, халыкның тормышын кайгырту бурычы арткы планга күчә шул.

 


Фикер өстәү