Бакча җимеше түгел, акча җимеше. Җәйге җиләкне кышын да сатып була

Быел җиләк юк, дип зарлансалар да, Мамадыш районы халкы инде күптәннән җыя. Чыннан да, әллә ни күп түгел. Шуңа да бәясе кыйммәтрәк. Казан – Чаллы юлында 5 литрлы савыттагы җир җи­ләген – 1000 сумга, каен җилә­генең 1 литрын 500 сумга саталар.

Җәйне зарыгып көтәбез

– Акча эшләп алыр өчен, без җәйне көтеп торабыз. Нәрсә җыя алабыз, шуны сатабыз. Быел җиләк урыны-урыны белән генә. Яз җи­түгә, үзебез белгән урыннарны карап кайткан идек. Җылы көннәрдә алар шау чәчәктә утырды бит. Тик көннәр салкынаеп китте дә зыян килде, – дип сөйли Мамадыш райо­ны­ның Түбән Яке авылыннан Нуретдин абый. – Шуннан соң икенче партиясен көтә башладык. Шөкер, озак көттермәде. Каен җиләгенә ерак урманга барабыз. Җир җиләге – үзебезнең тау башында гына. Җиләкле урыннарны кешегә әйтү юк, гаиләбез белән барып җыябыз. Бүгенгә 15 мең сумлык саттык инде.

Юл буена чыгып сату итүне Түбән Яке авылы халкы башласа, бу эшкә әкренләп башкалар да кушылды. Хәзер менә күрше Уразбахты авылында яшәүчеләргә тиңнәр юк. Бу эшкә шулкадәр ияләшеп китте­ләр. Тирә-якта беренчелекне бир­миләр.

– Җиләк сату – юктан акча ясау ул. Бары тик иренмәскә генә кирәк. Быел беренче тапкыр 14 июньдә барган идек. Гадәттә җиләкне бер ай дәвамында җыябыз. Акча кирәк бит. Әле дә ярый җиләк бар, дип сөенәбез. Гадәти майонез чиләгенә тутырылган җир җиләге 250 сум тора. Кыйммәт дисәләр дә, алып ки­тәләр, – ди Уразбахты авылыннан Әлфия Миңнеханова. – Элек юлның бу чатында 40лап кеше сату итә иде. Быел алай күп түгел.

Кече Кирмән авылында яшәүче Гөлсинә Васыйлова да җиләк сата. Башкалардан аермалы буларак, ул юл буена бик сирәк чыга икән. Күбрәк Чаллы базарына илтеп сата. “Шулай эшләгәндә акча күбрәк керә. Ирем белән иртәнге 4тә торып, җиләккә китәбез. Ун тирә­сен­дә чиләкләр тула. Аннары Чаллыга юнә­ләбез. Анда ярты сәгать дигәндә сатып бетерәбез. Биш литрлы чи­ләкне 1250 сумга бирәбез. Юлга киткән бензин да исәптә”, – ди ул.

Җиләк өлгергәндә, ял алабыз

Яшерен-батырын түгел, ”җи­ләк өлгергән” дигән сүз йөрәкне әллә нишләтә. Аеруча кечкенәдән шул эш белән шөгыльләнгән ке­шегә таш калада, бина эчендә утыру бик авыр.

И ул җиләкле балачак! Җәй буе йокы күрми идек. Иртән көтү кит­кәнче уятып, урманга алып китәләр. Нигәдер, ул чакта без гел ерак урыс авыллары тирәсенә бара идек. Кояш кыздыра башлаганчы, чиләкләр тула. Ипи белән җиләк ашап алабыз да кайтырга чыгабыз. Кайбер көн­нәрне юл уңа. Трассага чыгып басуыбызга, җиләкне алып та китәләр. Тик нәфес дигән нәрсәнең бетәсе юк шул. Өйгә кайтасы урынга, кабат шул урынга кереп, җиләк җыябыз. Монысын да сатып җи­бәрәбез. Кичке якта тагын чыгып китәбез. Аның каравы без мәктәпкә кирәк-ярак алырлык акча эшли идек. Хәзер дә шулай әле безнең авылда. Бала-чага йоклап ятмый. Нишлисең, яхшы телефон, матур күлмәк кирәк икән – җиләк җыймыйча булмый.

– Җиләк сатуның файдасы күп. Бердән, балаларны эшкә өйрәтә­без. Икенчедән, алар акчаның кадерен белә башлый. Гаиләләре белән җәй­ге ялга кайтып, җиләк сатучылар да бар. Узган ел ике авылдашыбыз шәһәрдән фатир алып куйды. Машина алыштыручылар бар. Уку йортларында түләп укучылар җәй көне үзләренә кирәкле акчаны әзер­­ләп куя. Кечкенә генә сабыйлар да телефонлык акча эшли, – ди Түбән Яке авылыннан Лилия Мусина. Сүзгә Фәния апа Сафина кушыла.

– Гомер-гомергә шушы базарда сату итеп яшәдек. Җиләк пешкәндә, йокы кача, күңел ярсый. Ир­тәнге 3тә торып, тирә-як авыллардан сөт җыеп кайтам. Аннары, эшләремне тәмамлагач, җиләккә китәм. Быел оныкларым да булыша. Саткач, үз акчаларын үзләренә бирәм. Ярыша-ярыша акча саныйлар, – ди ул.

– Ел саен җиләк вакытында ял алабыз. Табигать биргән нигъмәт бит. Пешерәсе юк. Тау артына чыгасы да җыясы гына, – ди Түбән Камадан кайткан Венера Хәсәншина. Аның кебекләр биредә җитәрлек. Ләйсән Искәндәрова элек үзе генә җыйса, хәзер бу эшкә балаларын да өйрәткән. Уразбахты авылыннан Гөлия һәм Рәнис Юнысовлар узган ел, җиләк җыеп, машина алса, быел әле акчаны нәрсәгә тотасын уйлап бетермәгәннәр.

– Әти эшкә өйрәтте. Без гаиләдә өч кыз идек. Йорт сала башладык. Түшәм-сайгакка акча җитмәде. Бер­гәләп җиләк җыйдык. Саттык та бар акчаны әтигә бирдек, – дип сөйли Гөлия. – Хәзер инде бу безнең канга сеңде. Җиләк җыймыйча, тик ята алмыйбыз.

Безнең як кызлары, кая гына кияүгә чыкса да, бу бизнесны онытмый. Әнә Рузилә Гарипова Лаеш районының урманнарын, тугайларын урап кайткан инде. “Каен җи­лә­ге таптык. Анысын сатып бетердек инде. Җир җиләге юк. Атна ахырына үзебезгә кайтырга җыенабыз”, – ди ул. Кызлар кияүләрне дә эшкә өйрәтә. Алар да, үрмәләп, җиләк җыя. “Кулга акча кергәч, чебен-чер­ки тешләүләр дә онытыла. Арыганнар да бетә. Яңгыр яумаса иде, җиләк очраса иде, дип теләп, йок­ларга ятабыз”, – ди Рәнис Юнысов.

– Без җиләкне җәен түгел, кышын сатабыз. Хәзер көннәр матур торса, халык бәяне төшереп бетерә. Ә кышын көндәшләр булмый. Авыл хуҗалыгы ярминкәлә­рендә әйбәт кенә сатып җибәрәм. Җиләк өчен махсус зур лар алып куйдым, – ди Тәкәнештә яшәүче Альбина ханым.

  • Җиләкче серләре
    Юлыңа яхшы кеше очрау кирәк. Әгәр аның кулында буш чиләк
    икән, борылып керүең яхшырак
    Басуга баргач, беренче җиләкне кулы җиңел кешегә алдырталар
    Сатканда өстә яткан җиләкләрне кабартып куялар
    Чиләкнең өстен эре матур җиләкләр белән тутырып куючылар
    да очрый
    Җиләкне пакетка салып түгел, бераз акча өстәп, чиләге белән
    сату хәерлерәк
    Бер майонез чиләгенә – 1000нән артык каен җиләге, 700ләп җир
    җиләге сыя

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү