Бакчадан керергә ашыкмагыз: яшелчәнең яшәрәсе бар

Июль азагы – август башларында күпче­лек яшелчә инде уңыш бирә. Әмма бакчачыга тынычланып калырга иртәрәк. Ник дигәндә, кыяр-помидор, борычлар нәкъ менә шушы чорда аеруча зур игътибар һәм тәрбия таләп итә.

Помидор, пеш…

Ачык туфракта үсеп утыручы үсентеләр­нең очын, помидорлары тизрәк өлгерсен өчен, июль урталарында чеметеп өздек инде. Менә хәзер – ай азагында шушы ук максатта сабакларының аскы өлешендә 7-10 см озынлыкта уем ясап, шуларга агач таякчыклар урнаштырырга кирәк. Бу ысул, үсемлекләрнең дым һәм туклыклы матдәләрне үзләштерүен чикләп, помидорларның тизрәк кызарып пешүенә китерә.

Томат куакларын август башыннан пленкадан ясалган “түбә”гә кертергә кирәк. Шул ук вакытта ян-якларын япмаска – җилләнеп торсын. Туфрагы коры булсын.

Ә инде пленкадан ясалган теплицадагы озын “гәүдәле” помидор үсентеләре очын 5 – 10 август тирәләрендә чеметеп өзәсе. Поликарбонат һәм пыяла теплицада “утыручыларын” сентябрь башында шушы язмышка дучар итү шарт. Помидорлы ботаклар өстендә 2-3 яфрак кына калдырырга кирәк. Әлеге ысул ботакларда калган помидорларның эрерәк булып үсүенә һәм тизрәк өлгерүенә ярдәм итә.

Үсенте ботакларында еш кына тулышып пешәргә җыенган матур помидорлар янында үсүдән шып итеп туктап калганнарын да кү­рергә була. Мондый борчак-помидорларны йолкып ташлау әйбәтрәк. Помидорланган, әмма очлары әле һаман чәчәк атуны дәвам иткән ботакларны да кыскарту хәерлерәк.
Томатларның өлгерүен тизләтү өчен әледән-әле үсемлекнең түбәнге өлешендәге карт яфракларын өзеп торырга кирәк.

Татлы борычка килгәндә, борычланганнан соң 30–45 көн узгач өлгерә ул. Август урталарына кадәр төшкән борычларның һәммәсен ботакларында калдыру кирәк, чөнки алар өлгерәчәк әле. Ә чәчәкләрен, очларын өзеп ташларга. Үсеп җиткән борыч беренче кыраулардан курыкмый. Пленка астында яки теплицада сентябрь азагына кадәр үсәргә мөмкин.

Кыяр сый сорый

Кыяр түтәлләребезгә дә сарылык йөгерде инде. Яфраклары каты һәм чәнечкеле хәзер. Ботакларында кәкре-бөкре, зәгыйфь кыярлар көннән-көн ишәя.

Иң элек түтәлдә саргайган, картайган, авыру билгеләре күренә башлаган (таплар барлыкка килгән) яфракларны, шулай ук кыяр бирүдән туктаган нәзек ботакларны йолкып ташларга кирәк. Мондый ботакларны “асрау”­дан мәгънә юк. Аларны алып ташлагач, үсем­лекләргә яктылык күбрәк төшә, туфрагы әй­бәтрәк җилләнә. Сабаклары өскә бәйләп куелган кыяр үсен­теләрен болай сирәкләү җиңе­л­рәк, әлбәттә. Ә менә бәйләнмичә үстерелгән­нәрен бик зур сак­лык белән генә йолкырга кирәк.

Хәзер кыяр үсентеләренә яңа ботак-яф­раклар чыгару өчен мочевина эремәсе (бакча өчен иң кирәкле һәм иң зыянсыз ашлама) бөркү шарт. 7–10 көн узгач, тагын бер кат бөркергә. Ике тапкыр сипсәк, шул җитә. Болай тукландыру үсемлекләрне азотка баету белән беррәттән, авыруларга бирешмәүчән­лекләрен дә арттыра. Эремә ясау өчен 10 литр суга 5 аш кашыгы мочевина (белеп тору өчен: 1 аш кашыгына – 10 г, шырпы тартмасына 13 г мочевина сыя) һәм нинди дә булса бер сәдәф микроэлемент салып эретергә кирәк. Үсемлекләргә кичен яки болытлы көнне бөркү әйбәт. Эремәне вак тамчылар рәвешен­дә, барлык сабак-яфракларга бертигез тө­шәр­лек итеп бөркисе. Тамчы бөртекләре яфракларда никадәр озаграк сакланса, үсем­леккә кирәкле матдәләр шуның кадәр күбрәк эләгәчәк.

Шул ук вакытта кыярның тамырларын да игътибардан читтә калдырмаска. Яңа тамырлары барлыкка килсен өчен төпләренә компост, яңа чабып алынган үлән түшәргә яисә торф, уңдырышлы туфрак сибәргә.

  • Ә менә Балык Бистәсеннән Назилә исемле ханым “Серле сандык” кушымтасын укучыларыбызга кыярларны яшәртүнең мондыйрак ысулларын тәкъдим итмәкче.
    — Кичтән 1 чиләк суга 1 ипи салып калдырырга. Иртән ипиен сыгып, кош-кортка ашатырга була. Суына 10 тамчы йод кушарга. 1 чиләк суга 1 л төнәтмә кушып, кыярлар төбенә сибәргә.
    — 1 чиләк суга 0,7 литрлы 1 банка суган кабыгы салырга. Кайнатып чыгарырга һәм 14 сәгать төнәтергә. Сөзгәч, 1 л төнәтмәгә 4 л су кушып, кыярларның төпләре һәм яфрак­ларына сибәргә. Болай эшләгәндә, кыяр озак уңыш бирә, яфраклары да саргаймый.

Валентина Семенова


Фикер өстәү