Бал кортларының күпләп һәлак булуыннан килгән зыян триллион сум белән билгеләнә

Бал кортларының күпләп һәлак булуы аркасында Россия икътисадына 1 триллионга якын зыян килергә мөмкин. Бу хакта Умартачылар һәм умарта корты продукциясен эшкәртүчеләр илкүләм ассоциациясе президенты Әлфир Маннапов әйтте. Бу хакта РИА Новости яза. 

Быелгы җәйдә Россиянең төрле төбәкләрендә умарта кортлары күпләп һәлак булды. Аерым алганда мондый очраклар Удмуртия, Марий Эл, Липецк, Саратов, Ульян, Курск өлкәләрендә, Алтай краенда күзәтелде. Белгечләр фикеренчә, умарта ояларының күпләп үлүе басуларны эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик матдәләрне куллану таләпләрен бозуга бәйле булырга мөмкин.

“Әгәр икътисадчыларның исәпләвенә карасак, бүгенге көндә Россия триллион сум югалтырга мөмкин”, — диде Маннапов бал кортларының күпләп үлүе проблемасы буенча экспертлар киңәшмәсендә. Утырыш Табигый байлыклар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча Дәүләт Думасы комитетында узды. Чарада Россельхознадзор, профильле ассоциацияләр, әлеге тармак оешмалары вәкилләре катнашты.

Журналистлар белән сөйләшкән вакытта Әлфир Маннапов, югалтуларны бөҗәкләр серкәләндерә торган авыл хуҗалыгы культураларына карап ачыклауларын әйтте. “Әлеге нәтиҗәләр буенча, 30 процент бал корты һәлак булганда без ярты триллион югалтабыз. Ә хәзерге кебек 60 процент бал корты үлсә, триллион сум югалтабыз”, — диде ассоциация президенты.

Ә Алтай өлкәсенең Умартачылар һәм умарта корты продукцияләрен эшкәртүчеләр союзы башлыгы Сергей Тастан пестицидлар аркасында бал кортлары үлеменең глобальлеген билгеләде. “Бөтен дөнья буенча иң мөһиме – серкәләндерү. Россиядә дә һәм дөньяда азык-төлек продукциясен җитештерүнең 80 проценты нәкъ менә серкәләнүгә, беренче чиратта серкәләндерүче бал кортларына бәйле”, — диде тармак вәкиле.

Аның сүзләренчә, химикатларны, бигрәк тә Кытайда җитештерелгәннәрен контрольсез куллану аркасында туфракка зыян килә һәм бу авыл хуҗалыгы культураларыннан да күренә. Шуңа күрә әлеге матдәләрне куллануны җайга салу вәкаләтен Россельхознадзорга кайтарырга кирәк дип саный Тастан.

«Татар-информ»


Фикер өстәү