Башкортстанда банкта эшләгән тагын бер хатын-кызны акча урлауда гаеплиләр

Башкортстанда банкта эшләгән тагын бер хатын-кызны акча урлауда гаеплиләр. Банктан 6,5 миллион сум акча югалган.

Россия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренә караганда, полициягә Уфадагы финанс-кредит оешмаларының берсендә җитәкче булып эшләгән кеше мөрәҗәгать иткән һәм ревизиядән соң 6,5 миллион сум акча җитмәгәнен әйткән.

Тикшерү барышында, әлеге җинаятькә 39 яшьлек банк хезмәткәренең катнашы булырга мөмкин икәне ачыкланган. Хокук сакчыларының мәгълүматларга караганда, ул акчаны өч ай дәвамында алып чыккан. Ә ревизия уздырыр алдыннан бер миллион сум урлаган, дип шикләнәләр.

Җинаять эше кузгатылган. Кассир ханымны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Билгеле булганча, “Россельхозбанк”ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаны Казанда эзләп таптылар.

 


Фикер өстәү