Белемегез акча эшләргә ярдәм итәме? (сораштыру)

Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыруда җавап бирүчеләрнең 70 проценты әнә шундый фикердә. Шул ук вакытта халыкның 18 проценты, диплом алырга кирәк, чөнки шулай кабул ителгән, ди, ә 58 проценты, югары белем – уңышлы карьера булдыру һәм алга куйган максатларга ирешү өчен яхшы мөмкинлек, дип исәпли. Белемегез акча эшләргә ярдәм итәме?

Дамир Шәйдуллин, авыр йөк ташу машинасы йөртүче:

– Авыл хуҗалыгы буенча югары белемем бар. Хуҗалыкка кайтып, мал табибы булып эшләп тә карадым. Дәүләт ярдәме бар, тик хезмәт хакы түбән. Хатыныма эш тә булмады. Авылда йорт төзүнең чыгымнары зур. Торак булса, ике балабыз белән шәһәргә күченеп китмәгән булыр идек. Бергә укыган төркемдәшлә­рем­нең күбесе, минем кебек, башка эштә. Зарланып әйтүем түгел. Хатыныма социаль ипотека буенча фатир бирделәр. Үзем авыр йөк машинасында ерак юлларга йөрим. Яшәргә була. Тик кайчак күңелгә ни өчен югары белем алдым соң дигән уйлар килә.

Тәнзилә Зәкиева, “Наз” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе:

– Булыша, нишләп булышмасын? Югары белем буенча ике дипломым бар. Берсе – китап­ханәче, икенчесе – менеджмент белгеченеке. Китапханәче булып эшлә­гәндә, үзәккә җитәкче итеп билгеләделәр. Әгәр югары белемем булмаса, бу эшне миңа ышанып тапшырырлар идемени? Аннан менеджментлыкка укыдым. Укыганның файдасы зур. Балаларыма да, югары белем алыгыз, дип еш әйтәм. Тик менә авыл җирендә хезмәт хакы аз булгач, башка шөгыльләр дә табарга туры килә. Туйлар, мәҗлесләр алып барам, сату эше белән дә шөгыльләнәм. Башкача акча җит­кереп булмый.

Ләйсән Гайсина (Уфа):

– Югары белем алырга кирәк дип саныйм. Шәхсән үзебезнең гаилә мисалында мин моңа тәгаен инандым. Балалар бакчасында эшлим. Эшкә техникум тәмамлаганнан соң урнашкан идем. Ләкин берничә ел эшлә­гәннән соң, югары белем алырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки хезмәт хакында шактый аерма бар иде. Шуннан соң читтән торып белем алдым. Шуны искә алып, хезмәт хакымны да арттырдылар. Ирем дә эшен бик ярата, тәҗрибәсе дә шактый. Аның белән бер вакытта эшкә урнашканнар һаман “юга­ры”га үр­мәли. Ләкин безнекенең бернинди дә белеме булмагач, хез­мәтендә күтәрелеш юк иде. Җи­тәкчеләре хөрмәт итә, эшен бәяли, тик гел гади хезмәткәр булып йөрде. Моннан дүрт ел элек үз профессиясе буенча читтән торып укырга керде. Быел дип­лом алды. Һәм шунда ук эшендә югарырак вазифага билгеләде­ләр, хезмәт хакы да унбиш мең сумга артты.

Рәзинә Абдуллина, элеккеге укытучы:

– Укытучылыкка укыдым. Озак еллар буе балаларга белем бирдем. Әмма ярату белән генә булмый, тәмле ашыйсы да, матур киенәсе дә килә бит. Гаиләне дә туендырырга кирәк. Шуңа күрә заводка эшкә урнаштым. Хәзер яхшы хезмәт хакы алам. Акча булгач, кәеф тә яхшы. Икенче яктан, мәктәптә балалар белән эшләү дә авыр. Заводта гади генә эшче булсам да, теләсә кем белән культуралы итеп сөйләшә алам. Әлбәттә, бу – югары белем алу нәтиҗәсе.

Ильмир Гарифуллин, фермер:

– Югары белем алу-алмау кайсы өлкәдә эшләвеңә карый торгандыр дип уйлыйм. Менә мин техникум тәмамладым. Механизаторлыкка укыган идем. Бүген үз эшем бар. Сөтчелек тармагы буенча эш алып барам. Яхшы табыш алам. Авыл хуҗа­лыгы буенча барлык техниканы сатып алдым. Зур йортыбыз, берничә машинабыз бар. Шулай булгач, белемсез дә яхшы яшәп була дип уйлыйм. Иң мөһиме, көчле холык, тырышлык һәм сәламәтлек булсын. Ә инде офис тирәсендә, хөкүмәт эшендә эшләүчеләргә югары белемсез булмый.


Фикер өстәү