Бер ананың дүрт улы: Фидания апа офицерлары

Бер гаиләдә – биш полиция хез­мәткәре. Күпме бу, азмы? Өендә бер генә шушы һөнәр иясе булганнар да: “Ни бәйрә­ме, ни ялы юк, тынгысызлыгы барыңа җитә, өстәвенә рәх­мәт­сез дә һөнәр бу”, – дип зарланган чакта моның ка­дәр полиция хезмәткәре­нә түзгән Фидания апага сокланыр­сың да, гаҗәпләнерсең дә… Дөрес, бүген инде барысы да эшләми (ә бит өчәрләп, дүртәр­ләп эшләгән еллары да булган). 55 ел бергә матур гомер кичер­гән хәләле Салих­җан абый да, ике улы да лаеклы ялда.

Гаилә башлыгы Салихҗан абый үткән гасырның сиксән-тук­санын­чы елларында, участок инспекторы буларак, район күлә­мендә аз макталмады. Уллары да эчке эшләр бүлегендә эшли башлагач, династия буларак, башкаларга үрнәк булдылар.

Салихҗан абыйның милиционер булып китүе дә һич көтмәгәндә була. Бүген исеме район картасыннан югалган Тәрхан авылында туып үскән егет 1958 елның кө­зендә армиягә китә. Украинадагы танк частена эләгә. Өч елдан артык танк командиры булып хезмәт итеп, туган якларына кайта. Бил­геләнергә дип хәрби комиссариатка баргач, ул чактагы хәрби комиссар: “Районга милиционерлар кирәк. Бөтен данныйларың да туры килә”, – дип, ризалыгын да сорап тормастан, милиция башлыгы Горшковка шалтырата… Кичәге солдатның язмышы әнә шулай бер минутта хәл ителә.

Өч ай Саранскида курсларда укып кайтканнан соң, Салихҗанны берничә авылга участок инспекторы итеп бил­гелиләр. Шул көннән башлап, лаеклы ялга киткәнче – 30 ел инспектор булып эшли ул. Бары тик участогы гына үзгәрә.

– Берничә авыл, берничә колхоз, авыл Советы белән эшләргә туры килде, барысы белән аңла­шып эшли алдым. Кешеләрне дә каһәрләмәдем, җи­тәкчеләр белән дә аңлашып эшлә­дек, эшем дә әйбәт барды… – дип шөкер итә ул бүген.

– Мин аңа гел, улларыбыз үсә, кешеләргә начарлык эшли күрмә, балаларга авырлык булып кайтыр, зыян китерүләре бар, дип әйтә идем. Рәхмәт, тыңлады, – дип сүзгә кушыла җәмәгате Фидания апа.
Фидания апа – Сәрдек кызы. Лаек­лы ялга чыкканчы Чепья көн­күреш комбинатында 37 ел тегүче булып эшләгән. Салихҗан абый белән дә шунда эшләгән елларында танышалар. “Халык арасында күп йөргәч, очрашканбыздыр инде, күрдем дә, ошады да ул миңа”, – ди Салихҗан абый. Фиданияне сайлавына ул гомере буе сөенәчәк әле (һәм бу сөенеч ике яклы, икесе өчен дә уртак). Мәрхүмә әнисе Галия апа да киленен яратып кабул итә. “Бик бәхетле килен булырсың. Син килгән көнне авылга ут бирделәр”, – дип каршылый ул аны (шул көнне авылда беренче тапкыр электр уты кабына).

– Әниегезнең фаразлары чынга аштымы соң? – дим.
– Әйе, нәкъ шулай булды. Мин Салихҗан белән бик бәхетле булдым. Рәхмәт аңа, гомере буе мине кайгыртып яшәде. Ул электән хатын-кызга хөрмәтле, әни җанлы егет булып үс­кән. Әни миңа аның армиядән язган хат­ларын укыткан иде: анда һәр юл “әни бәгърем, әни матурым” дип башлана…

– Шулай булмыйча, мин әни­нең бер бөртек баласы идем бит, – ди Са­лихҗан абый. – Әти 1940 елны армиягә киткән, шуннан кайтмады, сугышта ятып калды. Әни мине берьялгызы үстерде. Аңа ул елларда тормыш алып бару ничек авыр булганын искә алсам, әле дә тыныч кына сөйли алмыйм, әле дә күзләргә яшь тула. Их, ул чор әни­ләрен бер генә көнгә шушы тормышка кайтарып яшәтергә иде, дим. Бу рәхәт­лекләрне күрми, бик иртә киттеләр шул… Әнием искиткеч тырыш булды. Мин ар­миядә чакта да сыерны бетермәде ул. Кешедән ким яшәмәс өчен бик тырышты. Фиданияне дә үз баласы кебек якын итте. Әниле-кызлы булып, бик тату, аңлашып яшә­деләр…

Өйләнешкәч, шушы нигездә барысы бергә ундүрт ел яши әле алар. Өч уллары да шунда туа.
– Ул чакта бит юл юк, бөтенебез, бигрәк тә язын-көзен, иртән, пычрак ерып, Чепьяга киләбез, кич бергә кайтабыз… Без – эшкә, ике бала шулай ничә еллар мәктәпкә йөрде. Болай булмый диештек тә, өй салып, 1977 елда Чепьяга кү­чендек. Әни бу өйдә бер еллап кына яшәп калды…

Үз гомерендә дүрт өй сала Са­лихҗан абыйлар (дөрес, соңгы­сында – Илдарларын башка чыгарырга д­и­гәнендә инде уллары да тырыша). Аннан тыш та төзелешсез торырга туры килми. Әтисезлек аша килгән тәвәк­кәллек дигәнең тормышта югалып калмаска яр­дәм итә.

Гаилә тормышын ямьләп бер-бер артлы туган уллары бер-бер артлы урта мәктәп тәмамлый башлый. Тә­мам­лаган берсе язмышын милиция бе­лән бәйли. Юк, әти-әниләренең те­ләге буенча түгел. Үзләре шулай теләгәнгә. Инсаф, Илдар, Алмазлары армия сафларында хезмәт итеп кайталар да, сүз берләшкәндәй, эчке эшләр бү­леге системасын сайлыйлар. Кеч­кенәдән әтисенең, абыйларының фуражкаларын, формаларын киеп мәш килгән Азат та, урта мәктәп тәмамла­гач, МВД каршындагы юридик уку йортына укырга керә. Билгеле инде, әти кеше берсенә дә каршы килми (бәлки әле эчтән генә сөенгәндер, горурлангандыр да). Монысына аптырыйсы да түгелдер. Ә менә әниләре…
– Юк, үзләре теләгәч, мин дә каршы килмәдем. Исән-сау эш­ләсен­нәр, дип кенә теләдем, – ди бүген Фидания апа.

Ә бит ана йөрәгенең меңнәрчә телемгә бүлгәләнердәй чаклары аз булмый. Балтачта эшләп чыныгу алган егетләр бер-бер артлы Казанга юл тота. Анда эшләгән елларында төрле хәлләр була. Бу урында Алмазларының биш тапкыр: икесендә – өчәр ай, өчесендә яртышар ел “утлы нокта”лар­да булуын әйтү дә җитәдер. Ике тапкыр Чечняда, берәр тапкыр Кабарда-Балкарда, Ингу­ше­тиядә, Дагыс­танда вакытлыча хәрби хезмәт үтә ул. Республика эчке эшләр хезмәт­кәрләре составында махсус командировкаларда була. Егет чакта гына түгел, өйләнгәч тә, син инде тәрти­бен беләсең, дип, йә тәҗ­ри­бәң зур, дип, аны җибәрәләр. Бер­сендә юкса: “Хатыным Ләйсәннең бала табар чагы җит­кән, бармыйм”, – дисә, калдырган да булырлар иде дә… Юк шул, башка тәр­бия алган егет каршы килми. Ләйсәне дә: “Мин синсез нишләр­мен?” – дими… Рәлинә әти­се еракта чакта туа…

Шөкер, ул авыр чаклар артта кала. Бүген дүрт егетнең икесе инде хез­мәтләре буенча лаеклы ялда, берсе – подполковник, икесе – майор, берсе капитан дәрәҗәсен­дә, дүртесе дә гаи­ләле, икешәр бала үстерәләр. “Инде ике оныгыбыз үзләре башлы-күзле”, – дип сөенә өлкән Сабировлар.

– Улларыбыз бик тәртипле булды, Аллага шөкер, дүртесенә дә тәртипле, уңган-булган хатыннар туры килде. Мин кода-кодагый­ларга бик рәхмәтле, шундый акыллы кызлар үстергәннәр, аларны гаилә тормышына әзерләгән­нәр, – ди Фидания апа. – Киленнәрем Лениза, Рәзифә, Ләйсән, Гөлгенә ми­ңа кызларым кебек. Дүртесе үзара да бик дус, бертуганнар кебек, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Монысы өчен дә бик сөенәбез…
– Улларыгызның стажлары азрак булса да, дәрәҗәләре буенча сезне үткәннәр бит, – дим элекке милиция капитаны Салихҗан абый Сабировка.

– Әйе шул, – дип, балкып, бик тә ка­нәгать елмая ул. – Безнең чорда йолдызларны бик саранланып кына бирделәр. Капитанны да бөтен кешегә бирмәделәр…

Ике капитан, ике майор, бер подполковник белән идарә иткән Фидания апа йөзендә дә бәхет чаткылары иде бу вакытта…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү