Бер бәби – өч һөнәр. Әниләргә ни җитми?

Декрет ялында утыручы әниләр арасында үзенә шөгыль табып, акча эшләүчеләр байтак. Берәүләр өйдә тәм-том пешерсә, икенчеләр интернет аша кием-салым сата. Киләчәктә әлеге исемлек тагын да киңәячәк дип фаразлана. Декрет ялында утыручыларны дәүләт хисабына кирәкле дә, файдалы да эшкә өйрәтмәкчеләр.

Бу – бөтенләй дә яңалык түгел, әлбәттә. Бүген өч яшькә кадәрге бала белән өйдә утыручы яшь әниләр бушка пешекче, бухгалтер, чәчтараш кебек һөнәрләргә укый ала. Моның өчен яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик, ни кызганыч, декрет ялындагы­лар­ның күбесе бу хакта, гомумән, белми. Хәбәрдар булсалар да, артык кызыкмыйлар.

– Беренче балам белән декрет ялында утырганда мәшгульлек үзәге аша чәчтарашка укыдым, – ди Казанда яшәүче Резидә Назарова. – Тик махсус курсларга тиз генә эләгәм димә. Документларны җыеп тапшыргач та, сигез айга якын төркем җыелганны көтәргә туры килде. Декрет ялым бетә бит инде дип, мәшгульлек үзәгенә көн­аралаш шалтыратып, белгеч­ләрне тәмам йөдәтеп бетергәч ке­нә, ниһаять, укырга чакырдылар. Укулар – көндез. Димәк, кеч­кенә баланы калдырырга кеше кирәк. Курсларга алдан язылучылар арасында нәкъ менә шуның аркасында чәчтараш булу телә­геннән ваз кичкәннәр да байтак иде. Укып бетергәч, мәшгуль­лек үзәге сиңа эш табып бирәчәк, дигән сүз түгел әле. Без яшәгән йорт тирәсендә урнашкан чәчта­рашханәләрдә кеше кирәкми булып чыкты. Ә нарасый баланы калдырып ерак китеп булмый. Шуңа күрә алган бе­ле­мем­нең кирәге чыкмады.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүен­чә, халыкны, шул исәптән декрет ялында утыручы хатын-кызларны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күр­сәтү дәүләт программасы 2014 елдан бирле гамәлдә. Ул 2020 елга кадәр исәпләнгән. Рәсми мәгъ­лү­матларга караганда, 2016–2018 елларда республикада 4 меңгә якын яшь әни мәшгульлек үзәк­ләре аша яңа һөнәргә өйрәнгән. Тик алган белемнең кирәге чыкканмы, монысы билгесез.

Алга таба әлеге хатаны кабатламаска вәгъдә иткәннәр. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ил күлә­мендә өр-яңа программа гамәлгә керәчәк дип көтелә. Аның кысасында 2024 елга кадәр 230 мең яшь әнине кирәкле дә, файдалы да һөнәрләргә өйрәтү каралган. Кайда кемгә ихтыяҗ зуррак икәнен һәр төбәк үзе бил­геләячәк, ди. Программаны тормышка ашыру казнага 4,6 миллиард сумга төшәчәк. Аның 4,3 миллиарды федераль бюджеттан бү­леп бирелсә, калганы – төбәкләр карамагында. Шунысы да бар: укуларны оештырганда яшь әни­ләрнең бушрак вакытын исәпкә алырга да вәгъдә иткәннәр. Курслар күп дигәндә алты ай дәвам итәчәк. Бер әнине эшкә өйрәтү дәүләткә 58 мең 400 сумга төшәчәк. Декрет ялындагылар ел саен бер һөнәргә өйрәнә алачак дип тә фаразлана. Димәк, өч елда өч төрле эшкә өйрәнергә мөмкин.

Социаль челтәрләрнең бер­сендә “Мамы Казани” берләш­мә­сен җитәкләүче Марина Дорофеева сүзләренә караганда, декрет ялындагыларны аларның үз­лә­ренә кирәкмәгән, аннан бигрәк, хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган һө­нәрләргә өйрәтүдән файда юк.

– Яшь әниләр ашарга пешерү, өй җыештыру кебек көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, замана арбасыннан төшеп калырга тиеш түгел. Мәсәлән, бәби тапканчы ха­тын-кыз бухгалтер булып эшләгән икән, бәби үстергән арада аның әлеге өлкәдәге яңалыклардан хәбәрдар булу мөмкинлеге булырга тиеш. Югыйсә декрет ялыннан чыккан хатын-кызга сәер­сенеп карыйлар, – ди ул.

Яшел Үзәндә яшәүче Гөлнара Касыймова ярдәм читтән кил­гән­не көтеп утырмаган. Ул интернет аша чигүле кулъяулыклар сата.

– Бүген кулдан эшләнгән үзен­чәлекле бүләкләргә ихтыяҗ зур, – ди декрет ялындагы әни. – Кеч­ке­нәдән үк тегәргә, чигәргә ярата идем. Бәби тапкач, әлеге хобби табыш чыганагына әверелде. Бала белән өйдә утыру үзе бер рәхәт, дисәләр дә, үземне мөстәкыйль, гаиләдә файдалы кеше итеп хис итәсем килде. Минемчә, декрет ялында утыручыларны яңа һөнәр үзләштерүгә нәкъ менә шул хис этәрә. Төрле бәйрәмнәр – солдат озату, мәктәптә һәм балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре, туган көннәр өчен кабатланмас кулъяулыклар чигәм. Декрет ялындагыларны машина йөртү таныклыгына укыта башласалар, бик шат булыр идем.

Дәүләт программасын тормышка ашыру барышында түрә­ләр яшь әниләрнең фикеренә дә колак салмакчы. Бәлки, Гөл­на­раның да хыялы чынга ашар әле.

  • САН
    “Ромир” оешмасы үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, яшь әниләрнең 29 проценты, яхшы эш тапкан очракта, балага бер яшь тулгач, декрет ялын “өзәргә” риза. Респондентларның 8 проценты гына сабыйга өч яшь тулмыйча эшкә чыкмаячагын әйткән.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү