Бер ишектә – ун тәрәзә. Казанда яңа күпфункцияле үзәк ачылды

Кичә Казанның Юдино бистә­сендә яшәүчеләр өчен сөенечле көн булды. Биредә күптән көте­л­гән күпфункцияле үзәк ачылды. Димәк, моннан соң кырык эшне кырык якка ташлап, шәһәр үзәгенә барырга туры килмәячәк. Барлык хезмәтләрне дә бер урында гына алырга мөмкин булачак.

Яңа ачылган үзәктә, баш­ка барлык филиаллардагы кебек үк, 181 хезмәт буенча ярдәм алып булачак. 10 “тәрәзә”дә хезмәт күр­сәтүче белгечләр көнгә 200 кешене кабул итәр дип уйлыйлар.

Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов әй­түен­чә, күп­функ­цияле үзәк ачылу бис­тә­дә яшәүне тагын да уңай­лырак итәчәк. Соңгы бер ел эчен­дә генә районда шундый өч бина ачылган. Чираттагы үзәк августта “Салават Күпере” торак комплексында үз ишекләрен ачачак.

– Барлык үзәкләргә дә кеше күп йөри. Һәм алар барлык хезмәтләр­дән дә файдалана. Моннан соң халыкка шәһәр үзәгенә барырга туры кил­мәячәк, – диде Сергей Миронов.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр кү­р­сәтә торган күп­функ­цияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, хә­зер­­ге вакытта республикада 56 филиал эшли. Шуларның 8е – Казанда. “Салават Күпе­ре”­ндәге үзәктән тыш, килә­се елда башкалада тагын өч үзәк ачы­лачак. Моннан тыш, 1 меңнән артык халкы булган авылларда күп­функ­цияле үзәкнең 281 территориаль бүлекчәсе эшли. Алар­га көненә 10 меңнәр тирәсе кеше мөрәҗәгать итә.

– Казанда да, районнарда да 181 хезмәт күрсәтелә. Халык санына карап кына хезмәтләр саны кимемәя­чәк. Теге яки бу хезмәтне алыр өчен, безгә килгәнче, колл-үзәккә мөрәҗә­гать итеп, кирәкле документлар исем­леген белешсәгез, тагын да уңайлырак булыр иде. Без документ­ларны паспорт булмаган очракта гына алып калмаска хокуклыбыз. Нин­дидер документ җитмәсә, гаризаны алып калабыз, ләкин гариза кабул ителмәскә һәм эш тукталырга мөмкинлеген кисәтә­без, – диде Ленара Мозаффарова.

Әлеге чарада Татарстан­ның мәгъ­лүмат­лаш­тыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул да бистә халкын әлеге зур вакыйга белән котлады. Котлап кына калмады, бел­гечләр белән аралашып, халыкның кайсы хезмәтләрдән ае­руча актив файдалануы белән дә кызыксынды. Паспорт, теркәү урынын алыш­тыру, салым кайтару, туу турында таныклык, ИНН алу – иң еш күрсәтелә торган хезмәтләр әнә шулар икән.

Шулай да, министр фи­керенчә, күп­функцияле үзәк эшчәнлегендә тагын да камилләштереп бетерәсе берничә пункт бар.

– Моңа кадәр кеше “документлар пакеты” белән килгәч, ниндидер кәгазь җит­мәгән очракта, бу хакта белмичә кайтып китә иде. Нәтиҗәдә, ике атнадан соң әзер документ аласы урынга, аңа онытылган кәгазь алып килергә туры килде. Бу исә кәефне төшерә һәм вакытны суза. Шуңа күрә моннан соң һәр хезмәтне анализлап, автоматлаштырырга ки­рәк булачак. Президент безнең алга куйган икенче бурыч: кеше теге яки бу хезмәт белән кайсы дәүләт органы шөгыльлә­нүен уйларга тиеш тү­гел. Боларның барысы да бер урында – биредә күрсәте­лер­гә тиеш, – диде Айрат Хәй­руллин.

Моннан тыш, җитәкче кире кайтару оч­ракла­ры­ның азрак һәм җа­вап бирү вакы­тының тизрәк булуына да ирешербез, дип өмет­ләнә.

Хезмәтләрдән беренче­ләрдән булып файдаланучы Елена Нагумановага да игътибар зур булды кичә. Баласына ИНН алырга килгән ханымга торт бүләк иттеләр. Шулай ук аны министр чә­чәк бәйләме белән дә сөен­дерде.


Фикер өстәү