“Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге “Безнең ишегалды” программасы әзерли

Киләсе атнада “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Югары Советына депутатлыкка кандидатларның республика шәһәрләре һәм бистәләрендә күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулары башланып китә.

Ишек алларын яңарту һәм уңайлы шартлар булдыру зарурлыгы турындагы башлангыч белән “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Дәүләт Советындагы фракция вәкилләре апрель аенда ук чыккан иде. Депутатлар әйтүенчә, очрашулар вакытында халыктан шундый мөрәҗәгать тә кабул ителгән.

– Татарстан Президенты әлеге башлагычны хуплап, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары алдына “Безнең ишегалды” программасын әзерләү бурычы куйган иде. Бүген күпкатлы йортларның ишек алларында уңайлы шартлар булдыру өчен халык белән очрашулар вакытында әйтелгән фикер-тәкъдимнәрне җыябыз, – ди “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 15 июльдә “Безнең ишегалды” программасын әзерләү буенча узган киңәшмәсендә төзелгән эшче төркем барлык әзерлек эшләрен игътибар үзәгендә тотачак, – ди эшче төркеме җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы секретаре, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Лилия Маврина.

“Программаны тормышка ашыру буенча барлык эшләр халык фикерен исәпкә алып башкарылачак. Безнең өчен мөмкин кадәр күбрәк ишек алларын колачлау мөһим. Халык тарафыннан әйтелгән фикер-тәкъдимнәрне сентябрь аенда ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җиткерергә кирәк”, – ди Юрий Камалтынов.

Министрлык тарафыннан җиткерелгән күрсәтмә нигезендә, Техник инвентаризация бюросы республикадагы барлык күпкатлы йортлары ишек алларының паспортын әзерләячәк. Бер үк вакытта ишек алларында башкарылырга тиешле эшләр һәм чыгымнарның күләме исәпләнә.

Билгеле, мондый масштабтагы үзгәрешләр җиңел генә башкарылмый. Биш ел эчендә республиканың төрле шәһәрләре һәм бистәләрендәге 9 меңнән артык ишек алдын тулы тәртипкә китерү нияте бар.


Фикер өстәү