“Без бүлгәләүгә каршы”. Галим Дамир Исхаковның «татбаш»лар турында фикере

Казанда Россия этнологла­ры­ның һәм антропологларының XIII конгрессы булып узды. Безгә ул беренче чиратта 2020 елда үткәреләчәк халык санын алуга бәйле булуы белән әһәмиятле. Шул уңайдан конгресс эшендә катнашкан күренекле этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир ИСХАКОВ белән әңгәмә кордык.

– Берничә ел элек редак­ция­безгә Уфадан сәер генә хат кил­гән иде. Анда автор Башкортстандагы милли вәзгыятьне – татар-баш­корт уртак никахла­ры­ның шактый күп булуын исәп­кә алып, татбаш яки баштат дигән яңа мил­­ләт булдырырга тәкъдим ит­кән иде. Ише­түебезчә, конгресс вакытында Россия Фәнннәр ака­демия­сен­дәге Этнология һәм антропология инс­титу­ты­ның фән­ни җи­тәк­чесе, Россия этнологлары һәм антропологлары бер­ләш­мәсе рәи­­се Валерий Тишков та, әлеге тәкъдимне хуплап, халык саны алу кәгазь­ләренә “татар-баш­корт” графасы кертелер, шәт, дигән.

– Дөресен әйткәндә, бу яңа нәрсә түгел. Ул элек тә әйтелгәли иде, әмма рәсмиләштерелмәгән, халыклар исем­легендә андый категория юк. Татарны кырык бишкә бүләргә уйлаган теге вакытта да мондый тө­шенчәне кертмәделәр. Ләкин чынлыкта тормышта мондый категория бар. Мәсә­лән, 1986 елны Башкортстанда бер этнологик тикшерү үт­кәрелде. Аңа тарих фәннәре докторы Владимир Пименов җитәк­челек итте. Шул тикшерү вакытында Башкортстан­дагы баш­корт­ларның өчтән бере татарлар белән уртак никахта торуы ачыкланган. Монда кызыклы моментлар ачыклана. Әйтик, көн­батыш башкорт белән татар уртак никахка кергәндә татбаш дигән яңа милләт тумый, татар дигән милләт барлыкка килә.

– Көнбатыш Башкортстанда яшәү­челәр татар бит инде.

– Башкортлар да бар. Әмма мә­дәниятләре һәм телләре бик якын булу сәбәпле, бу ике төркем бер-бер­сенә бик якыная да, татар мил­ләтенең оешуы, туплануы дә­вам итә. Хәзер шушындый төркем­не җан исәбе алу кәгазьләренә аерым графа итеп кертү турында сүз бара. “Халык саны алу вакытында, чынлап та, үзләрен ике милләткә – татарга һәм башкортка да керт­кән кешеләр булган. Хәзер шуны легальләш­термәк­челәр”, – дип аңлатты моны бер төркем этнологлар.

– Бу теләк тормышка ашса, Баш­кортстанда та­тар да, башкорт та ки­меячәк бит.

– Анысы да бар. Монда Тиш­ков­ның конструкторлык тарафдары икәнен истән чыгармаска ки­рәк. Имеш, милләтләрне үзең те­ләгәнчә, җыеп-таркатып, кушып була. Россияннар милләте булдыру өчен, башка милләтләрне урыс халкы эчендә “эретергә” кирәк, дип исәпли ул. Шул эретүнең бер ысулы – татбаш кебек шушындый арадаш төркемнәр китереп чыгару. Алар, татарга да, башкортка да каршы чыкмыйбыз; халыкны исәп­­кә алгач, соңыннан, бу ке­ше­ләрне үзегезгә кертә яки чыгара аласыз, ди. Ягъни милләтләрне Рубик кубигы кебек ясалма бер конструкция итеп карыйлар. Мин секция утырышында да, конгрес­сның йомгаклау җыелышында да бу яңа төшенчәгә каршы чыктым. Хикмәт бит мондый төркемнең булу-бул­мавында түгел. Әйе, реаль тормышта андый төр­кемнәр бар. Ләкин исәпкә алсаң, алар аерым этник массив булып чыга. Этник массив булгач, тора-бара алар­ның үз мәнфә­гатьләре барлыкка килә. Мондыйлар ике йөз, өч йөз мең кеше җые­лырга мөм­кин. Милли йөзе булган мондый шәхесләрнең балаларын нинди телдә укытачакбыз, кебек сораулар туачак. Әйтик, бу ике төркем вәкилләре дә бер үк авылда яши. Ул авылда бер генә мәктәп. Мәк­тәпне берничек тә ике өлешкә бүлә ал­мыйсың. Башкортстанга Та­тарстан хакимиятләре керә алмый. Башкортстан хакимиятләре, башкорт милли даирәләре: “Без­нең өлеш булгач, болар башкорт телендә укырга тиеш”, – дип ә­й­тергә мөмкин. Ә икенче тараф: “Татбаш булгач, барыбер бала­ларыбызның ярты өле­ше татар булып кала. Бу – татар мәдә­нияте мохите, алар татарча укырга тиеш”, – дип белдерәчәк. Шулай ясал­ма конфликт китереп чыгарачакбыз.

– Сез чыгыш ясагач, җавап бирүче булдымы?

– Росстаттан рәсми документлар килде, алар 2010 елдагы кебек эш­ләнгән, дип белдерде. Анда мондый категория юк. 2002дәге барча ка­тегория-төркемнәр бар. Ул вакытта безне 45 төркемгә бүлмәкчеләр иде. Чынлыкта бу омтылышлар расланмады. Бүле­неп чыккан төркем­нәр бик аз булды. Болар – әллә ни ишле булмаган себер татарлары, әстерхан татарлары, керәшеннәр, ногайбәк­ләр. Чынбарлыкта бүленергә те­ләү­че әстерхан татарлары 2010 елда калмады диярлек. Бик аз гына мишәр дигән төркем бар. Анда җиде йөз чамасы кеше. Бәлкем Тишков­ның телә­ген исәпкә алып, соңрак бу категорияне кертерләр. Әле бит һәр халык саны алу алдыннан исәпкә алучылар (переписчиклар) өчен методик материаллар әзерлиләр. Йомгаклау утырышында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев та, без элек булган категорияләрне тагын да вак­лауга, “эретү”гә каршы, дип әйтте. Чынлыкта Татарстан хөкү­мә­тенең карашы бу. Халыкны исәп­кә алу мәсьәләсе генә түгел, сәяси мәсьәлә бу. Болай эшлә­гәндә яңа сәяси вәз­гыять туачак. Миңа калса, татар-баш­корт дигән категория китереп чыгарсалар, бу ике арадагы аңлашыл­мау­чы­лык­ларны тагын да көчәйтә­чәк. Бәл­кем бу хәзерге шартларда Мәс­кәүдәге кайбер көчләргә файдалыдыр. Чөнки төбәкләрне эре­лән­де­рү мәсьәләсе, теоретик рә­вештә булса да, һаман көн тәр­тибендә тора.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү