“Безнең ишегалды” программасына халыктан тәкъдим җыялар

Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары Казанның Совет районында яшәүчеләр белән очрашып, аларның хәл-әхвәлен белеште. “Безнең ишегалды” республика проекты кысаларында Татарстанның барлык ишегалларын яңару көтә.

Инде хәбәр иткәенебезчә, “Бердәм Россия” партиясе депутатлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Безнең ишегалды” дигән яңа программа булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Ник дигәндә, халыктан бу мәсьәләдә мөрәҗәгатьләр күп килә. Президент исә, депутатларның бу фикерен хуплады.

– Әлеге проект республика программасы. Аның ярдәмендә Татарстандагы барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләнедереләчәк. Әлегә без шушы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлыйбыз, язып алабыз, – ди Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Росссия” фракциясе әгъзасы Лилия Маврина. – Ишегалларының булачак стандарты билгеле инде. Тәкъдимнәрне җыеп бетергәч, алар Татарстанның архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырылачак. Бер ишегалдында яшәүчеләрнең әллә ни төрле фикере бар. Уртаклыкны табарга кирәк. Әлеге эшләр әйттең дә ясап куйдың түгел, барлык ишегалларын төзекләндерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк булыр дип уйлыйбыз.

Беренче очрашу Җиңү проспекты, 212 А адресы буенча урнашкан йорт янәшәсендәге балалар мәйданчыгында узды. Бәхәсләр, тарткалашулар да булды. Берәүләргә – машина кую уырны, икенчеләргә – хоккей мәйданчыгы, балаларга исә шугалак кирәк.

– Биредәге йортлар социаль ипотека программасы белән төзелде. Йортларн күп итеп салсалар да, инфраструктура турында бөтенләй онытканнар. Йортларга илтә торган юллар тар, машина кую урыннары бөтенләй каралмаган. “Ашыгыч ярдәм” машиналары керә алмый. Ут-күз булса, нишләргә кирәк? Кеше кайда буш урын күрә, шунда машинасын калдырып китәргә мәҗбүр. Әнә шунлыктан, юллар тарая, – ди Илфат Шәмсиев. – Балалар өчен мәйданчык җитәрлек дип уйлыйм мин. Яңа ачылган 180нче гимназиядә дә футбол уйнар өчен урын бар. Безнең юллар начарайды. Шуларны карарга иде.


Фикер өстәү