Бал кортлары ник кырыла? Сәбәбе ашламада булырга мөмкин

Татарстан Республикасында бал кортларының күпләп үлүендә төп сәбәп – умартачылар һәм аграрийлар арасында элемтәләр булмау дип саный КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гамәли экология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Малик Мөкминов.

«Кызганыч ки, игенчелек өлкәсендә умартачылар һәм аграрийлар арасында элемтәләрнең булмавы бал кортлары үлемендә төп сәбәп булып тора. Кырларны эшкәртү вакыты килештерелми, теге яки бу агулы химикатны куллану кагыйдәләре бозылуы да ихтимал. Умартачылар еш кына чәчүлекләрне эшкәртү турындагы мәгълүматны вакытында алмый», — диде Мөкминов.

Шулай ук әлеге проблеманың барлыкка килү вакытын да исәпкә алырга кирәк. Хәзерге вакытта корт гаиләләренең максималь үсеше күзәтелә, алар бал җитештерү өчен актив рәвештә нектар җыя. Икенче яктан, авыл хуҗалыгы культураларын төрле пестицид һәм гербицидлар белән эшкәртәләр, дип хәбәр итте эксперт.

Бал кортларының күпләп үлү сәбәбен серкә, балавыз һ.б. умартачылык продуктларына лаборатор сынаулар үткәргәннән соң гына белеп булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Корт гаиләсенең үлеме – бездә баллы үсемлекләрнең чәчәк ату чоры шактый кыска булганлыктан, умартачы өчен һәрвакытта да зур бәхетсезлек», — дип сүзен йомгаклады Мөкминов.


Фикер өстәү